– Менә-менә! Хәзер кызга күпмедер рәхәт иде, ул да сөенү кичереп алды: «Көнләшә Җәүдәт,...
– Менә-менә! Хәзер кызга күпмедер рәхәт иде, ул да сөенү кичереп алды: «Көнләшә Җәүдәт, димәк, аны ярата!» Авылның ике очында торучы кыз белән егет буларак, алар бер-берсенә кереп йөргән башка адәмнәрне күрмиләр, күп вакытта белмиләр дә, ара ике-өч чакрымга сузыла ич. Шулай булгач, Казан егете турында Җәүдәткә Зина әйткән яисә үзеннән тагын ниләрдер өстәп сөйләгән. Ах, Зина, Зина! Менә дус кыз, күрше дип йөр сине. Безгә кунак кайтуга, Түбән очка әләкләргә йөгергәнсең… – Казан егете турында Зина әйттеме? – дип сорады ул Җәүдәттән. – Зи-на… Ә болай сүз исеме белән бергә йөрми. – Ә син ул егетнең кем икәнен беләсеңме соң? – Нигә мин аны белергә тиеш ди? Ниемә ул миңа? – Егетнең тавышы ачулы яңгырады. – Соң, алар абый белән университетта бер курста укыйлар ич! Үзе ул Дәрвишләр бистәсеннән… Әти-әни белән үз йортларында тора. – Син нәрсә – информбюромы әллә? – Боларны миңа гына түгел, әтием белән әниемә абыем сөйләде. – Шуннан? – Беләсеңме нәрсә? – дип чытлыкланды кыз. – Белмим! – Ул егет мине үзләренә кунакка чакырды… Җәүдәтнең тыны кысылды. – Нигә? – дип кенә сорый алды ул. – Менә инде! Казанны күреп китәрсең, ди… – Казанны күреп китәрсең дә аннан ул егет белән йөреп китәрсең! Юраганы юш килде Җәүдәтнең, Казан егете кайсыдыр ягы белән Җүәйрәне сихерләгән иде инде. Вакыйгалар куера башлады… Урманда урлап агач кискәндә, Җәүдәтнең әтисе Җүәйрәнең атасын бурлыкта тоткан. Алар якалашуга кадәр барып җиткәннәр. Дөресрәге, Арыслан Куянны чөеп кенә аткан… Менә шулай «чүп өстенә чүмәлә» килеп чыкты… Ә беркөнне… Җүәйрә, теге егеткә ияреп, Казанны күрергә китте. Зина шундук аны эзләп тапты да: – Җүәйрәң Казан егетенә кияүгә чыккан! – диде. Дөнья караңгыланды. Кояшны албасты болыт басты. Күкрәктә нидер чемер-чемер килә. Баш әйләнә… Вакыйгалар куера төште… (Дәвамы бар.)