Сөйкемле сөяк (повесть-поэма)
Сөйкемле сөяк (повесть-поэма) Рафаэль СИБАТ 3. Үрмәкүч чебенгә шәл бәйли… Чебен генә моны шәйләми… Җүәйрәнең хат-запискаларын Җәүдәткә ташып йөргән Зина үзе дә беркөнне егеткә чын-чынлап гашыйк булды. Гашыйк! – и вәссәлам… Зина, унынчы классны тәмамлаганнан соң, медпунктта җыештыручы һәм ярдәмче шәфкать туташы булып эшли иде. Саргылт чәчле, зәп-зәңгәр күзле, җитен орлыгыдай тере, хәрәкәтчән, тиктормас, ифрат зур энергиягә ия, бераз тупасрак, бераз шаянрак, бераз әрсезрәк, озын буйлы кыз бала ул. Җәүдәттән ике яшькә зур; аларның кечкенә генә өйләре Җүәйрәләрнекенә тиеп кенә тора диярлек. Зинаның әнисе Нина Петровна, медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән Шөнгә эшкә җибәрелгән һәм шул авыл егете шоферга кияүгә чыккан. Бердәнбер кызлары тугач, аңа Зина дип исем биргәннәр. Моны Нина Петровна шулай теләгәндер инде, дип уйлаган авыл халкы нык кына ялгышты. Юк, кызына бу исемне Шөн егете үзе кушкан икән, чөнки армиядә хезмәт иткәндә аның Зина исемле бик яратып йөргән кызы булган. Шулай инде: һәр татарның өстәмә урыс исеме булган заман бит! Шөн шоферы үз кызын бик яратты, аңа ни теләсә шуны алып бирде, теләгәнчә азындырды, авылда чибәр кызыннан башка бернине, беркемне дә күрмәде. Хәер, аларның башка балалары да булмады. Бер бала – азыныр, ике бала – бакчада казыныр, өч бала – ата-ана, бер-берсе, дип сызланыр, – диләр ич. Бердәнбер булган Зина да «алыбузды». «Алыбузды» – халык сүзе, үз кирәген генә алып узды дигән сүздән. «Тәртә арасыннан чыгу» инде бу… Тугызынчы классны тәмамлауга, колхозда ат җигә башлаган Җәүдәт тагын да үсеп, киңәеп-ныгып, ирләрчә эреләнеп, чын егеткә әйләнеп китте. Аның тавышында яшь әтәч фальцетыннан бигрәк баритон, хәтта баска якын аваз ишетелә иде инде. Хәрәкәтләре салмак, кыланмышлары ялкаурак кебек күренсә дә, унҗиде яше тулып килгән егеттә көч-егәр, таза куәт ачык сизелә иде шул. Нократ ярына килеп туктаган каен, нарат, чыршы, усак бүрәнәләрен бер башыннан җилкетеп кенә йөри, ә икенче башыннан һәрвакыт ике егет-җилкенчәк күтәреп маташыр. Әле җирдән аерып, күтәреп ала алсалар… Ул бүрәнәләр – утынлыкка да, төзелеш эшенә ярый торганнары бар – югарыдан агып төшә. Нократ давыл вакытында тынычсызлана башлауга, ак яллы зуп-зур дулкыннар әлеге агачларны саллардан йолкып алалар; вакыт-вакыт алар Иделне тутырып агып килә, хәтта кармак салырга да куркып торырсың! Яңгырлы көн иде… Җәүдәт кармакларын алды да Нократ буена балык каптырырга китте. Яңгыр вакытында, бигрәк тә яңгырдан соң балык чиртүчән бит. Ул бүген ат җикмәде, чөнки кыр-басулар суга туенган, салам өям дип кермәле түгел, ә Җәүдәт салам эскерте өючеләргә аты белән анда-монда калган өемчекләрне ташый иде. Авылны чыгуга, ул ботинкаларын аягыннан салды да, үзенең балыкчы сумкасына салып куйды һәм яланаяк килеш кенә китте. Яланаяклы малай чакны исенә төшерә, һәр яңгырдан соң алар менә шулай саз-балчыктан «ипи басалар» иде, хәтта аяклары чебиләнеп бетә. Ә аларга ни?! Балчыктан барлыкка килгән балчыкка тартылыр, ди. Әнә, кызлар балчыктан әвәләп мәмәй пешерәләр: балчык коймаклар, балчык кабартмалар, балчык пилмәннәр, балчык бәлешләр… Яңгыр инде туктаган… Болытлар өере Алабуга якларына үрмәләп бара. Шул якларда күк күкрәүләрнең ерак-тонык гөрелтеләре ишетелә. Күккә биниһая олуг җәя эленгән. Ул – төрле-төрле төсләрдәге салават күпере. Әлеге серле күренеш яшьлекнең үзе төсле үк бик кыска гомерле: балкып күренер дә эреп юкка да чыгар… Яңгырдан соң кешеләр күңеленә талгын бер рәхәтлек иңә, борчулар кими төшә, бәндә җаны күпмедер иркенлек-киңлек ала, дөнья мәшәкатьләре азая төшкән кебек тоела, кеше үзенең ялга да хокукы барын ачыктан-ачык сиземли: сирәк ашала торган берәр ризык әзерли, мунчасын яга, керен юа, иң мөһим дип санаган эшләрен дә икенче көнгә калдыра яисә, киресенчә, кул тимичә көтеп яткан эшләрен эшләп ата. Яңгырдан соң бала-чага, каз-үрдәк җыентык суларда, нәни күлләвекләрдә пычтырдый. Аларга рәхәт: балаларга кызык, каз-үрдәккә су аз көннәрдән соң капка төбендәге яисә тыкрыктагы «күл»дә су коенып алу үзе үк ләззәт! Әле бит бу суларда