тегесе-монысы: суалчаны, кабып җибәрә торган орлык-кибәк, борчак-солы да очрый.
тегесе-монысы: суалчаны, кабып җибәрә торган орлык-кибәк, борчак-солы да очрый. Әллә нинди рәхәт уйларга, якты хыялларга чумып, аяк астындагы сазны сытып, балчыкны изеп, егет атлый. Ул ерактагы зәңгәрсу урманнарга, фирүзәдәй күккә, баш очыннан очып киткән кошларга күз сала, аның җаны сәгадәтле мизгелләр белән тулган. Җәүдәт шушы минутларда янында Җүәйрәнең булуын бик тели, менә аның кебек саз чәчрәтеп яланаяк атласын иде ул! Юк, юк! Яланаяк түгел, аңа матур аякларын, гүзәл балтырларын пычратырга ярамый!! Юк, ярамый!!! Ул аны шушы юл буйлап, бер генә балчык кисәге дә тидермичә, күтәреп кенә алып барыр иде. Күтәреп кенә… Ә аннан соң яшел үлән өстенә алып барып салыр иде. Әйе, салыр иде… Юк, ярамый! Яңгырдан соң үлән юеш була, Җүәйрәнең чылануы һәм туңуы бар. Салкын тидерүе дә ерак түгел… Кояш! Тизрәк киптер яшел үләннәреңне… Мин алар өстенә Җүәйрәне алып киләм. Җил! Кызурак һәм катырак, үткенрәк һәм кискенрәк ис… Кой үләннәрдән салкын елтыр чыкларны! Беләсеңме, алар өстендә аунарга Җүәйрә килә… – Әй!! Ну, хыялый!!! – дип көлеп җибәрә үз-үзеннән Җәүдәт. – Җүәйрә, имеш… Ә кайда соң монда Җүәйрә? Кил, Җүәйрә, кил, әйдә! Шулвакыт кемдер арттан шым гына килә дә аның күзләрен ике кулы белән томалап ала. – Кем, әйт?! – ди ул. Үзе чырык-чырык көлә. Кызлар тавышы бу. Чыпчыкмыни, чукынчык! Чып-чын чыпчык менә! Очып кына китми… Кыз шактый озын буйлы. Димәк, Җүәйрә түгел бу. Ул – урта буйлы, кулы да болай ук олы түгел. Бу кытыршы уч төпле кул, ә Җүәйрәнең уч төбе юка, тигез, йомшак, әллә ничек бәрхет япкан сыман. Бу кулдан дару, нашатырь спирты, тагын әллә нинди бүлнис исләре аңкый, Җүәйрәнекеннән – исле сабын һәм бераз ислемай исе килә. – Ал кулыңны, чукынган! – дип куя өметсезләнгән Җәүдәт. – Чукынмаган, мөселман мин, – дип үрти аны Зина. – Чукынган мөселман инде син! – Ә син үзең мөселманмы? – Мин – атеист. Мәктәптә дин – сафсата, сөрем дип өйрәтәләр. Сөремгә ышаналар димени?! – Бисмилланы беләсеңме соң? – Әнием өйрәтте… – Мине дә әбием… Алар беркавым сүзсез генә барды. Зина да, тапочкаларын салып, яланаяк атлый икән. – Кая ашыгасың болай, Зина? – Башны алдым да синең арттан чаптым! – Җүәйрәдән берәр записка бармы әллә? Кыз турсайды. – Җитәр! Җүәйрә «әйрән»ен ташып йөрергә мин бала-чага түгел!! Егет аптырап ук калды. – Туктале, тукта! – Туктамыйм… – Нигә әле син юктан тавыш чыгарырга маташасың? Җүәйрәгә ни үчең бар синең? – Саташасың син, Җәүдәт! – диде Зина кискен генә. – Ничек саташам? – Җүәйрә сине яратмый… – Ә син аны каян беләсең? – Беләм инде! – Йә, аңлат!! – диде Җәүдәт кинәт кенә Зинага борылып һәм ике җилкәсен кысып тоткан хәлдә аның йөзен үзенә борып. – Ай! – дип кычкырды авыртуга чыдый-түзә алмаган Зина. – Йә, аңлат! Сөйлә, әйт, – диде егет, кычкырудан пышылдауга кадәр күчеп. «Җүәйрә сине яратмый» сүзе аның өчен үлемнән дә хәтәр иде. Үлемнән дә… – Аның янына Казаннан бер егет кайтып йөри, – диде Зина, аның күзләренә туры карап. Юк! Зинаның зәңгәр күзләре алдамый иде. Димәк, нидер бар. Әйтәм аны Җүәйрә соңгы вакытларда клубта сирәк күренә, аның янына кинобудкага да кереп чыкмый. Керсә дә озак тормый, очып керә дә пырхылдап очып чыгып та китә. Кычыткан чыпчыгымыни! Егетнең күңелен тоташ шик корты кимерә иде. Дөрес, Зина кырысрак, ордым-бәрдемрәк, вакыт-вакыт тупасрак һәм әрсез дә, әмма белә Җәүдәт, бик яхшы белә: бу кыз ялганны сөйми, һәрвакыт диярлек дөресен сөйли. Ул Казан стилягасы без авыл мокытларыннан көлеп йөриме әллә? Кала катасы сала чабатасыннан көләргә, мыскыл итәргә ярата ул! Алар гына әллә кем… Шул авыр сүздән соң Җәүдәт, кире борылып, авылга җилдерергә теләгән иде, әмма үз-үзен туктата алды. Ашыкма әле! Әтәй әйтмешли: «Сабыррак бул, сабыррак». «Ашыккан ашка пешкән», – диләр ич. Ә сабыр төбе – сары алтын, ди.