Дөньяда Җүәйрәчә көлүче башка кеше дә юк һәм булмас та! Чөнки ул нәкъ менә «Җүәйрәчә» г...
Дөньяда Җүәйрәчә көлүче башка кеше дә юк һәм булмас та! Чөнки ул нәкъ менә «Җүәйрәчә» генә көлә белә. Әлеге көлү күңеленә әллә нинди дәртле ут сала, йөрәкне кызурак тибәргә мәҗбүр итә, әллә кайдан дәрмани куәт, көч-егәр китерә. Шулвакыт Җәүдәтнең ниндидер бер батырлык эшлисе килә, һәм ул, тиендәй җиңел-җитез кыланып, иң озын агачның башына менеп китә. – Аһ! – дип кычкыра Җүәйрә көлүеннән туктап һәм Җәүдәтнең агач башына менү кебек сәер гадәтенә шаккатып, бераз пошаманга төшеп, хәтта шомланып. Ә егеткә нәрсә: йөзенә юләр кыяфәт чыгарып, агачның иң очында исрәеп-исәрләнеп утыра бирә. Менә шунда Җүәйрә аңа «Җәүдәт бәете»н укый: Җәүдәт менгән бу агачка бер сәбәпсез, Җүәйрәсе килеп җиткән, ди, сәнәксез. Һәм Җәүдәтне алган болыт урап-чолгап, Җүәйрәсе кычкырган, ди, кулын болгап: Кош түгелсеңдер, Җәүдәт, төш агачтан, Агач башында яшәгән – үләр ачтан… Үлә дә китә инде егет шушы үз исемендәге бәеткә. Нәрсәсенә? Кай ягына? Ни сүзләренә??? Бер генә сүзенә: «Җүәйрәсе» дигәненә… «Җүәйрәсе…» – егет өчен бу нинди татлы исем! «Җүәйрәсе…» – бу бит «Мин – синеке!» дигән сүз… «Мин дә синеке!!» – дип кычкырасы килә Җәүдәтнең. «Җүәйрәсе…» – бу сүздән Җәүдәтнең йөгереп китәсе килә… Чәчәкле болын буйлап… Юк, очасы килә… Ак болытлар арасыннан… Күктәге бик-бик ерактагы Киек каз юлы буйлап очасы килә! И-и-иһ! Әтисе кебек ул да хыялый бугай. Әнисе, әнә, кырысрак. Юк ла! Ул да кырыс күңелле, бәгырьсез кеше түгел. Әнисе сугыш елларында «Лаеш шулпасы»н күбрәк эчкән дә «Нужа агай»ны күбрәк күтәргән. Менә хәзер дә аның өстендә унбер бала, әтисе әйтмешли: «үрдәк бәбкәләре» – малайлар һәм «чебешләр» – кызлар… «Җүәйрәсе» «Җәүдәт бәете»н укып бетерүгә, егет ипләп кенә агачтан төшә башлый. Агач башына менү җиңел, төшү – авыр. Гомер буе теге кинодагы Тарзан кебек агачтан агачка сикергән, агач башларына үрмәләгән Җәүдәт моны яхшы белә. Әйе шул, зурлар да, тәҗрибәле кешеләр дә шулай диләр: югары менү – җиңел, түбән төшү – авыр… Тарзан дигәч тә… Теге кино дигәч тә… Бүген бит клубта кино була, ә анда Җәүдәт кичләрен киномеханик ярдәмчесе булып эшли. Аңа нәрсә: киномеханик абзый билет сатып, тамашачыларны залга кертеп торган арада, дисктагы пленкаларны кире әйләндерәсе дә, киноаппаратка берсен куеп, кино күрсәтергә әзерлисе һәм вакыты җиткәч төймәгә басып фильмны җибәрәсе. Нигәдер «перематать» сүзен ярата ул, чөнки киномеханик абзый аңа беренче эш итеп нәкъ менә шуны әйтә: – Бар, Җәүдәт, ленталарны перематать итеп куй! «Перематать» – кино күрсәткәч, пленкаларны кирегә әйләндереп кую, һәм бу эшне Җәүдәт әллә нинди бер һәвәслек белән башкара, үзен бер башка үсеп киткәндәй тоя башлый. Әнә бит: кемнәрдер акча түләп, этелә-төртелә клубка кереп бара, ә ул бик «важный» гына кыяфәт белән ленталарны «перематывать» итә. Аңа ни… Ә киноны бик ярата Җәүдәт… Әле бәләкәй генә чагында да ул, әти-әнисенә ияреп, «Тарзан»ны карарга барды. Соңыннан инде, кич алардан качкалап, үзе кино карарга йөрде. Дөрес, кесәсендә тишек бер тиене дә юк иде. Ничек кинога керергә? Кыяр башлы урыс киномеханик акчасыз кертми. Менә шунда алар иске мәчеттән клуб итеп үзгәртелгән бинаның икенче катындагы залга тәрәзә аша кермәкче булалар, чөнки әлеге тәрәзәнең бер өлгесе алынып куелган була. Менә шул «ярык»тан «выжт!» клуб эченә һәм эскәмияләрдә утыручы абый-апалар арасына чүмәшәсең. Бервакыт киномеханик – кыяр башлы урыс егете – әлеге ярык-арадан керергә маташучы Җәүдәтне сугып та төшерде. Дуңгыз баласы урынына чинап-акырып, клубның тышкы диварына ышкылып, күлмәк-ыштаннарын ертып, барып төшкән иде ул. Шуннан ике-өч ай кино дип клуб тирәсендә йөрмәде Җәүдәт. Соңыннан кыярбашка үч итеп тыштагы электродвижокка бер уч ком салды. Ә бүген… Ул үзе кино күрсәтә. Киноны алар Җүәйрә белән бергә кинобудкадан гына карыйлар. (Дәвамы бар.)