уй-хыяллары, теләк-омтылышлары булырга мөмкин. Ә мескеннең? «Мескенне кем сөйсен», – ди...
уй-хыяллары, теләк-омтылышлары булырга мөмкин. Ә мескеннең? «Мескенне кем сөйсен», – ди халык. Иң аламасы – мескенне сөймәүләре дә түгел, ә мескеннең кемнедер сөя алмавы. Унбер балалы гаиләдә иң беренчесе булып туган Җәүдәт балигъ була башлауга ук үз алдына бер шәхси бурыч куйды: – Мескен булмаска! Мескеннәр – ярымколлар алар, эш атлары, алашалар, көтүче чыбыркысыннан калтырап торган куркак күзле сарыклар… Сигезенче классны тәмамлауга, Җәүдәт ат җигә башлады. Улының яшьли үз җилкәсенә авыр йөк салырга тырышуы сугыш чорларында тылда эшләп изелгән-сытылган коточкыч – төнге төшләргә дә кермәслек михнәтләр, ачлык-ялангачлык, дорфалык-салкынлык, тәнеңнең җелеген ялап яткан кышкы суыклар күргән әнисенә бер дә ошап бетмәде: – Ат җене кагылган мәллә сиңа, улым? Алда озын-ерак гомерең… Җитешер идең әле… Ана – ана инде! Башта Ана, тагын Ана, аннан соң да – Ана, шуннан гына Ата. – Җиксен! – диде әтисе, улы өчен үзе җавап биреп. – Эшләп кеше үлми. Бигрәк тә үзеңә ошаган хезмәткә күңел салсаң, эшеңне яратып эшләсәң. Тик эш – җик күрү, җыклану булмасын. Менә нәрсә бит, әнисе: «Җиккән атларда җилдәй җилдерү – чын егетләр эше!» – И хыялый, хыялый! – дип көлде әнисе иренә карап. – Урманда һәр агач белән сөйләшеп йөреп, тач хыялыйга әйләнеп беттең бугай инде син, әтиләре!! Алар әнә шулай бер-берсенә төрттереп сөйләшкәндә, Җәүдәт әти-әнисен үзләренә сиздерми, читтән генә күзәтергә ярата. Их! Аның ата-анасы бер-берсен сөеп кенә калмый, хәтта үзара сокланышып та яшиләр икән бит! Бу инде «яратам», диеп кенә йөрү түгел, бу әллә нәрсә. Ошбу хәл Җәүдәтнең башына кереп тә җитми. Ул аны аңлап та бетерә алмый, әмма хис-тоем белән сизенә: «Соклану, үзара сокланышу – бу ничектер тоташ яну, мәңгелеккә якынлашу…» Сокланамы ул Җүәйрәсенә карап? Соклана бугай… Тик шулай да ниләрдә күренә соң аның соклануы? Аның гүзәл йөзен күреп, җаны белән эреп китүендәме? Әллә очрашуга матур буй-сыны белән дәртле атлап килүендәме? Бәлки, ул аның сыгылмалы нечкә биленә, йомрыланып килгән беләкләренә карап сокланадыр??? Юктыр… Ул бит аның гаҗәпсенүдән ачылып киткән чия иреннәрен күрсә, биһуш кала, аяк астында җир чайкалып китә, башына нигәдер кан сава башлый, күз аллары томалана, менә-менә егылып китәм дигәндә, кыз аңа кулларын суза, каядыр җитәкләп алып китә. Бәлки… Мондый хәл-халәткә тап булгач, ул үзе сиздермәстән генә Җүәйрәнең нәфис кулларын ике кытыршы уч төбенә аладыр да аны читкәрәк алып китәдер. Үтерсеннәр, суйсыннар – ул моны соңыннан һич кенә дә хәтерли алмый. Андый вакытларда баш миенең хәтер буразналары йомыла-ябыла бугай… Ә беркөнне… Беркөнне Җүәйрә очрашуга әнисенең муенсасын тагып килгән иде. Аның алтынсу-түгәрәк төймәләре кояш нурларында елык-елык килеп тора, гүя һәрберсендә берәр учак яна. Мондый муенсаларны элек татар ханнары, татар морзалары, татар сәүдәгәрләренең хатыннары гына тагып йөргән. Әлеге муенса Җүәйрәнең нәфис ак муенына шулкадәр килешә иде, Җәүдәт сокланудан телсез үк калды. – Йә? – диде кыз, аның муенсага текәлеп-терәлеп катуын күреп. – Ә?! – диде аңгыраеп калган яшь егет. – Кәлшә белән кәбестә. Үтерә шушы сүзе белән Җүәйрә Җәүдәтне, кәҗә бәтие, юк, бакчага кәбестә яфрагы кимерергә кергән карак кәҗә хәлендә калдыра. Ничек такмаклыйлар әле алар «Кәҗә бәтие»н? Кәҗә менгән печәнлеккә сәбәп белән, Гали аңа төрткән, диләр, сәнәк белән. Авыртудан мескен кәҗә и акырган, И бакырган… Егылып төшкән, ди, ахырдан… Ташка төшеп сынган икән тояклары, Шул вакыттан йөрмәс булган аяклары. Менми икән хәзер кәҗә печәнлеккә, Ята, диләр, мескенлектә, үшәнлектә. Бу бәетне бетерергә сәбәп таптык: Ул Галинең «шук» сәнәген селтәп аттык! Һәй Җәүдәт! Бу бәетнең беренче ике юлын ишетүгә, калганнарын син үзең уйлап чыгардың бит. Махсус яздың син аны, Җүәйрәгә укырга һәм аны көлдерергә теләп яздың. «Кызлар ярыктан да көләләр», – ди, ә Җүәйрә кәефе шәп, күңеле күтәренке булганда, җеп кигезә торган энә күзен күрүгә дә көлә иде. Ну, аның көлүе! Беркемнекенә дә охшамаган!!