Наташа поездга утырып, Казанга китә. Врачтан алган кәгазьләрне күргәч, Казан военкоматы...
Наташа поездга утырып, Казанга китә. Врачтан алган кәгазьләрне күргәч, Казан военкоматында Наташага ике бүлмәле фатирга ордер бирәләр. Үзләре башларын чайкыйлар. Үз фатирына үз аякларында менә алмый Алик. Аны күтәреп менеп, идәндә яткан матраска утырталар. Өйдә әле бер нәрсә алынмаган. Наташа бернәрсәгә өлгерә алмый. Йә тегендә, йә монда чаба. Нәкъ бер ай тора бу фатирда Алик. Ә бит аңа дөрес диагноз куелып, операция вакытында ясалган булса, ул исән каласы булган. Аңа гомумән көньяк кояшы ярамаган. Шешне ул тагын да үстергән генә. Җирләгәннән соң Наташаның төшенә бер дә кермәгән Алик. Ә Ильяска керә икән. «Улым, нихәл?» — дип кулын суза ди. Менә хәзер дә: «әтине төштә күрдем», — дип чылтыраткан Ильяс. Һәр үлем үкенечле була диләр. Бигрәк тә яшь кеше китсә. Наташа да үзен битәрли. Яхшы табиб табып, ире белән үзе сырхауханәгә йөрмәвенә. Гарнизон табибының сүзләренә ышанып, ирен югалтканына. Хатын-кызның бәхете чәчәк кебек. Бер сулгач ул инде яңадан яшәрми. Бик сирәк кенә кырыйдан ботаклар чыгарып, яшәргә омтыла ул. Ә гортензия шиңми, кибә генә. Кипкән чәчәк бүтән инде ул. Наташа миңа үзе дә шул япон гөлен хәтерләтте.