Суган толымнары үрәм (хикәя)
Суган толымнары үрәм (хикәя) Әлфирә ГАЛИЕВА 1. Таң әле сызылып кына килә. Чоландагы бүрәнә ярыгыннан кысылып кына кергән сүрән таң яктылыгында бер хатын суган толымы үрә. Әйе, нәкъ чәч толымын үргән кебек матурлап үрә. Кайда ничектер, бу якларда халык кышкылыкка суганны толымлап үреп саклый. Караңгы чолан идәнендә аунап яткан суганнарга абына-сөртенә, йокысы туймаганнан авызын ача-яба, яшь кыз хатын янына килеп басты. Карасана, хан кызының ефәк чәч толымына охшаган алтынсу суган толымнары караңгы чоланны яктыртып бизәп торалар ләбаса. Алар мизгел эчендә кабынып сүнгән шырпы кебек түгел, ә һәрдаим яктылык сирпиләр... – Әни, бигрәк матур үрәсең суган толымнарын... Тәкыя үргән кебек... Кычкырып «Фатиха» укыган карт хатын кызның нәфис тавышын ишетмәде. Әнисен бик-бик кочасы килсә дә, суган шыгырдавы илә дога аһәңен бозасы килмичә, кыз ишеккә чигенде... Чоланның аскы ниргәсеннән вә коргаксыган бүрәнә ярыкларыннан сыек яктылыкка койрык кебек тагылган җил ыжгыра. Их, шул ачы җил малаеның кочагыннан йолып алсын иде Фәрит хатынны, җылы юрганга төрсен иде! Ә бит кайчандыр Фәрит, колхоз дворында ат караучы гына булып эшләсә дә, Гайшәнең йөргән юлларына чәчәк түши, йолдыз сибә иде. Ә бүген исә хатынның йөзендә җелегенә төшкән ялгызлык, чарасызлык, тирән бәхетсезлек ярылып ята... – Әни димен, ишетмисең бер дә, суган толымнарың искиткеч матур килеп чыга... Кояшта кара янган мең җыерчыклы йөз әй көлгән булды, әй елмайган булды, ә көлү-елмаюыңда бер кочак нур түгел, яшькелт-кара үт күренде. Кыз, чыңгылдаган суганнар тавышын җиңәргә тырышып, ярып салды: – Әнием, кулларың арыгандыр, ял ит бераз. Җиз самоварга ут үрләттем. Яңа киндер ашъяулыкны җәям. Чәйләп алгач, мине дә суган толымнары үрергә өйрәтерсең... Әнисе шулхәтле ялт-йолт эшли ки, чолан идәнендә аунап яткан суган сафлары күзгә күренеп сирәгәя бара иде. Кызны тыңлап та тормады... Әнисенең хәлен чамалаган кыз дәшми генә шул тирәгә чүгәләде, «зур гамәл кылам» кыяфәте белән иң матур суганнарны үз тирәсенә тартып китерә башлады. Хатын ботак-чатаклы кулы белән кызның касыгына каты гына тиеп алды: – Толымыңа барысын да сыйдыр, сайлап утырма! – Вакларын, гарипләрен кушып үрсәң, толым матур булмый бит! – Аларын кая куясың? Типкәләп йөртәсеңме? Үремгә куш! – Ташлармын! – Ташламыйча тор! Толымга шундый оста яшерә бел, беркем шикләнерлек булмасын. Менә шулай кертеп җибәр! Хатын түгәрәк суган янына китек суганны шома гына үреп куйды... – Әни, теге үргән суган толымнарың иллә дә матур! Минем дә шулай үрәсем килә! – Кызым, тыңла, ул толымнарда да гарипләре күп. Авыр йөк булса да, җайлап-майлап кертеп җибәрдем. Адәм баласына ямьсезне матур итеп күрсәтү фарыз. Күнегә икән адәм баласы... Әбием дә, әнием дә ни күрәсен күрделәр, ләкин толымнарын матур үрделәр. Суган толымнары күзләрне чагылдыра иде. Тормышларында да беркем берни сизәрлек итмәделәр... Хатын ярылып суган исе килеп торган куллары белән кызының ефәк чәчләрен сыйпады. Бу кытыршы кулларда бер подаука сер бар дип уйлыймы инде кычыткан чыпчыгы. «Фу-у-у, суган исе!» – дип борынын җыерган булды, әнисенең кулын йомшак кына этеп җибәргән булды... – Аягыңа уралган борчуларны толымга ураган кебек ыспай гына яшерә бел, балам! – Бөтен кешегә борчулар уралмыйдыр ул? Әнә бит, күрше Разыя апаларда барысы да яхшы. Галимә апа айнымас сырхау белән яши, ул да зарланмый. Акай күзле Ранас хатыны да биек үкчә киеп фермага бара. – Бер хәдистә болай диелгән: «Аллаһы Коръәндә бу дөньяда һәр кешегә һичшиксез сынау киләчәген вәгъдә итә – бу Аллаһының кануны». Разыя да, Галимә дә, Ранас хатыны да әллә кайчан әҗәлсез үлделәр инде... Һәр кешенең кисмәге тулган. Суган толымнарын матур үрә беләләр, шул гына! – Син мине куркытасың! – Сынауларда сынмас өчен бер Аллаһыга таян. Акыл алырсың әле бер... Тормышта нәфис чәчәк түгел, шайтан таягы булырга кирәк! Карлыккан тавыштан кыз сискәнеп китте.