хәбәрне китергән өчен... Ничек чыгып китәргә белмичә торган Рауза күз кырые белән генә ...
хәбәрне китергән өчен... Ничек чыгып китәргә белмичә торган Рауза күз кырые белән генә Хәбирнең башын койма баганасына терәп, тын калганын күрде. "Үз-үзенә бер-бер хәл кылмагае!..." – шикле уй йөгерде Раузаның башына. Тик унҗиде яшьлек кызның зиһененә Хәбирне юатырык бер сүз дә килмәде. Ул әле алданмаган, үзе дә беркемне дә алдамаган садә күңелле кыз иде. Кыз, курка-курка гына урыныннан торып, капка ягына борылды. Аның аяк тавышын ишетеп, Хәбир, йокысыннан уянган кебек башын күтәрде. Ул апасы артыннан бастырып үсеп килгән зифа буйлы Раузага текәлде. Сагышмы, ачынумы, тагын әллә ниләр чагылган күзләрендә бу минутта үзенә генә билгеле булган катгый карар туды. Капка биген күтәргән Раузаны кысып беләгеннән тотты да: "Ә туй булачак! Син риза булсаң! Чык миңа...", – диде. Рауза, егеткә төбәлеп, телсез калды... Шулай, апасы өчен хәзерләнгән туй Рауза белән Хәбир туена әйләнде. Кеше, гайбәт белән гыйбрәтне кушып, сөйләде-сөйләде дә тынычланды. Рауза белән Хәбир бергә яшәп киттеләр. Җизнәсе санаган кешегә шулай көтмәгәндә тормышка чыгып куйганына Рауза кайчак үзе дә аптырады. Дәртле, яшь күңелендә үзенең тормышын икенчерәк күзаллый иде ул. Моңа хәтле яратып йөргән кешесе булмаса да, сөеп-сөелеп, тиң күргән парына чыгарга хыяллана иде... Ике балалары туып, тормыш йөген бергә-бергә җигелеп тарта торгач, Раузаның күндәм күңеле бу тәүге мәхәббәтеннән алданган, күңеле яраланган егетне кабул итте. Иренә карата йөрәгендә мәхәббәт бөреләре бөреләнде. Тик, дистә елга якын ире белән яшәп тә, Рауза аны аңлый алмады. Оныттымы икән ул Миңнисаны? Ул бит Раузага Миңнисага үч иткән кебек кенә өйләнде. Әллә һаман яратамы? Миңниса гына үзен оныттырмады. Кунакка кайткан арада да, сеңлесенә килгәләп, ярасына тоз салып чыгып киткәләде. Казахстанга бергә качып киткән егеткә үзе теләп чыкса да, тормышлары барып чыкмады. Сүзгә нинди үткер, чая булса да аракыга сабышкан ирен эчүдән туктата алмады. "Кичерегез мине, әти-әни. Мин ялгыштым", – дип, бусагаларына кайтып егылган кызларын ата-анасы кичерделәр. Миңниса, иреннән аерылып, якындагы шәһәргә эшкә урнашты. Бер яктан апасын кызганса, икенче яктан Раузаның күңеленә үз гаиләсе, үз бәхете өчен борчылу, шомлану хисе үрләде. Бер яктан тамыр тарта, кан тарта, апасы белән туганлыкны онытмыйча, тату яшисе килә. Икенче яктан Миңниса, еш кына килеп, күңел яраларын кузгатып китә. Инде Рауза күптән ир хатыны. Аңа Хәбирдән башка беркем дә кирәкми. Ул инде иреннән, ике сөекле баласыннан башка тормышын күз алдына китерә алмый. Ә хатасын соң аңлаган апасы, килеп, тормышын бозарга теләгәндәй йөри. Хәбирнең генә ни уйлаганын белеп булмый. Шул мыштымлыгы белән үзәкләренә үтә генә бит хатынының... ...Тышта тәмәке тартып утырган ирен көтеп уйланып ята торгач йоклап киткән Рауза йокы аралаш, янына иренең килеп ятканын тойды да, аңа табан аркасы белән сыеныбрак ятты. Иренең ишек алдында утырганы бу юлы Раузага шундый озак күренде. Көтә торгач, йоклап та киткән. Вакыт күпме икән? Раузаның хәтеренә кинәт Миңниса килгәне исенә төште. Әллә килмәдеме, төшендә генә күрдеме? Юк, төшендә түгел икән. Хәбир, хатынының өстендәге юрганны көйләп яба-яба: "Тынычлан, Рауза. Мин бая Миңнисага әйтәсемне әйттем. Килсәң, туган булып кил, башкача безнең тынычлыкны бозып йөрмә, дидем. Синнән башка миңа беркем дә кирәкми, хатыным". Иренә тагын да ныграк сыенып яткан Рауза, мыш-мыш килеп йоклаган балаларын тыңлый-тыңлый изрәп киткәндә, тәрәзәдән аның тыныч йөзенә якты таң нурлары үрләде.