Рауза, өй алдында эленеп торган фуфайканы иренең иңнәренә ташлады да, аның янына терәле...
Рауза, өй алдында эленеп торган фуфайканы иренең иңнәренә ташлады да, аның янына терәлеп килеп утырды. Хатынның ире белән ачылып сөйләшәсе, күңелен бушатасы килә иде. Тик ул Миңниса турында сүз башласа да, ире, аңа, бар кереп ят, өшерсең, диюдән башка сүз әйтмәде. Рауза Хәбирнең тавышыннан аның кәефен аңларга тырышты. Ни уйлый ул бу чакырылмаган кичке кунак турында? Әлегәчә йөрәге янамы Миңниса өчен? Раузага иренең күкрәгеннән тәмәке очкыннары түгел, ә йөрәк утының кузлары коела кебек тоелды... Ни уйлыйсың син, Хәбир? Нигә дәшмисең? Йөрәгең әле дә янамы?... Ничек аңларга сине?... Хатын, баш очындагы болытлар каплаган күккә бераз карап утырды да, авыр көрсенеп, өйгә атлады. Балаларын чишендереп, назлый-назлый урыннарына яткырганда Раузаның күңеле урынына кайтты кебек. "Әлдә сез бар, бәбкәчләрем! Йөрмәсеннәр безнең күктә бәбкә алырга йөргән козгын кебек..." Хатын, кече яктагы утны гына калдырды да, иренең тыштан кергәнен көтә-көтә, урын җәйде. Апасы килеп кәефен кырып киткәннән соң, аның күзенә йокы кермәде. Хәтеренә үткәннәрдән, кино кадрлары кебек, бер-бер артлы мизгелләр калкып чыкты... ...Әтисе-әнисеннән качып кына бер ел очрашып йөргән Миңниса белән Хәбирнең туйлары фәлән көндә була икән, дигән хәбәр чыккач, авыл халкы бер тын гөрләп алды. Кемдер, күптән вакыт, бик пар килгәннәр, диде. Кемдер тыныч холыклы, аз сүзле Хәбирнең бу тирә-яктагы бар егетнең дә башын әйләндергән чибәр, чая кыз белән ныклап тормыш корачагына икеләнде. Ни булса, шул булды, ата-ана, үзара килешеп, туйга әзерләнделәр. Сандыктан бирнәләр чыгарылды. Чигүле мендәрләр, кукраеп, түр башына кунаклады. Чакырыласы кунаклар чакырылды. Суясы мал суелды. Сый-хөрмәтләр әзерләнде. Бүләкләр алынды. Никах кылыр өчен, күрше авылдан мулла бабай алдан белешеп куелды. Гармунчы егет, гармунының телләренә баскалап, аны тикшереп, әзерләп куйды. Кияү егет, алдан барып, килен төшерергә тарантас белеште. Уйнаклап торган акбузатның ялларына эләргә чигүле тастымаллар хәзерләнде. Бәйрәм тансыклаган авыл халкы, яхшырак киемнәрен чыгарып, тузанын какты. Күңелләрне җилкендереп, көткән туй көне килеп тә җитте. Тик кызын бирергә әзерләнеп мәш килеп йөргән Рәхилә генә иртән сәндерәдә Миңнисасын тапмады... Апасы белән бергә йоклаган Рауза, борынын мышык-мышык китереп, Миңнисаның төнлә бер егет белән чыгып качканын сөйләде. Чәчләре үрә торган Рәхилә, курка-курка гына кереп бу хәбәрне иренә әйткәч, Мәснәви карт ак ыштаннан гына үзе сәндерәгә менеп карады. Миңниса беркайда да юк иде. Күп кенә егетләрнең башын әйләндереп йөргән чая Миңнисаның башын туй алдыннан егетләрнең берсе тагын да ныграк әйләндерде, булса кирәк. Ул, күрше авылның бер чибәр егетенә ияреп, Казахстанга чыгып киткән иде. Аптыраудан, оялудан ушы китеп, җир тишегенә керергә әзер йөргән Рәхилә Раузаны тизрәк кияү йортына йөгертте: "Килсен тизрәк. Сөйләшәсе сүз бар!" Рауза барып кергәндә, Хәбир, иртән иртүк торып, җиңелчә киемнән генә, ишек алларын җыешырып, туйга әзерләнеп йөри иде. Булачак балдызын күреп, аның аяктан егарлык яңалыгын белмәгән егет киң елмайды: "Әә, балдызкай, килдеңме?" Кызның күңелендә бу пәһлевандай биек, киң җилкәле, күндәм йөзле егеткә карап, кызгану тойгысы уянды. Ничек апасы шундый егетне ташлап китә алды?! Җитмәсә, туй көнендә! Нигә аңа чыгарга теләге булмагач, алдан әйтмәгән? Нигә алдап йөрткән? Ничек әйтергә инде бу яман хәбәрне җизни санап та, җизни булмаячак кешегә?! Хәбир чырае качкан кызга бераз гаҗәпләнеп карап торды да, аны: "Ни булды? Әйдә сөйлә", – дип, үзе янына болдырга тартып утыртты. "Апа качты...". Хәбирнең мөлаем елмаюы сыпырып алгандай эреп юкка чыкты. Ул, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, алдына бераз тын гына карап утырды да, кинәт сикереп торды. Егет, яраланган ерткычтай тавыш чыгарып, бар көченә селтәнеп, бала башыдай йодрыгы белән койма тактасына китереп сукты. Киң генә такта шартлап ярылды. Болдыр идәненә сеңәрдәй булып, башын куллары белән кысып утырган Рауза егеткә карашын күтәреп карарга курыкты. Никтер ул Хәбир алдында үзен дә гаепле тойды. Апасын сакламаган өчен... Шушы яман