Беренче көнне үк Әбүзәрне шәфкать туташы карады. Ниләр борчыганын, нинди дарулар эчкәне...
Беренче көнне үк Әбүзәрне шәфкать туташы карады. Ниләр борчыганын, нинди дарулар эчкәнен сорады. Ниндидер киңәшләр бирде. Җитди кыяфәтле "сиделка" рәсми тавыш белән бәдрәфне, ашханәне күрсәтеп, мондагы тәртип белән таныштырып йөрде. Иркен генә залда телевизор карап, гәпләшеп утырган карт-корылар аның артыннан кызыксынып карап калдылар. Балалары булып та, карт көннәрендә аларга кирәкмәгән яки ялгыз калган ятим карт-коры... Нурсыз, өметсез күзләр... Тиз генә чыгып китә алмаячагын аңласа да, карт үзен монда экскурсиягә килгәндәй тойды. Үзенә сөйләгәннәрне ул таркау гына тыңлады, әйтерсең лә мондагы тәртип аңа кагылмый, гүя ул тиздән китәсе. Шулай да, бүлмәдәшләре белән кул биреп, күреште, танышты. Сиксәнне куган ике карт әкрен булса да әле үз аякларына басалар, үз-үзләрен йөртәләр иде. Тәрәзә янында ыңгырашып яткан ябык гәүдәле, саргылт чырайлы карт кына урыныннан кузгалмады. Кичен ашарга ботка белән балык кисәге, кесәл бирделәр. Картның ашавы аз иде. Замананың төрле вакытын, ачлыгын-туклыгын татыган карт ризык талымлап тора торганнардан түгел. Инде ризык аның гәүдәсенә, буын-мускулларына көч-куәт бирер өчен түгел, ә бары тик чыкмаган җанын тотып торыр өчен генә, чамалы гына кирәк иде. Ашханәгә атлап бара алмаган Габдуллага ашарга иң соңыннан, суынгач кына китерделәр. Сиделка, аның мендәрен күтәреп, утыртып тормас өчен, яткан килеш тиз-тиз генә авызына каптырды да, өстенә түгә-түгә эчереп, китеп барды. Ике карт, "кызлар янына кич чыгабыз" дип, телевизор карарга киткәч, Әбүзәр белән Габдулла бүлмәдә икәү генә калдылар. Гаптуш монда сигез ай элек авылдан килгән. Бердәнбер улы авариягә очрап һәлак булгач, аның кайгысыннан карчыгы да озак тормаган... Менә аяклары йөрмәве бик кыен шул. Кеше күзенә тилмереп карап яту бик авыр. Им-том белән шөгыльләнгән карчыгы аша шифалы тамыр-үләннәрне ярыйсы гына белгән Әбүзәр, шулай итсәң, болай итсәң файдасы булмасмы, дип киңәшләр биреп карады. Тик биредә, картлар йортында, кемдер берәүнең Гаптуш өчен үлән-тамырлар җыеп, аларның төнәтмәсен әзерләве икеле иде. Моны икесе дә ачык аңлаган картлар, уйдагысын әйтмичә, тынып калдылар. Шулай да Әбүзәр Гаптушны өметләндерергә тырышты. Басарсың әле аягыңа бервакыт, янәсе. Вакыт-вакыт торып утыра алгангамы, нигәдер Гаптушны икенче катка, йөри алмаучы картлар янына күчермиләр иде. Ул катны мондагылар ачынып та, шаярып та "сират күпере" дип йөртәләр. Аннан кире кайтучы юк. Тормыш белән бәйләнгән җепне өзә барган, сүнә барган сырхау картларны анда юньләп караучы да юк. Үз йомышына да чыга алмаган Гаптуш карттан ис килә иде. Әбүзәр аңа "үрдәк" китереп бирде, чыгарып түкте. Бу дөньяда үзен күптән артык санаган Гаптуш карт, үзе кебек үк ятим Әбүзәрне якын күреп, йөрәген ачты. Кешегә кайчак әллә ни дә кирәкми. Аңлаучы кирәк. Эчеңә сыймаганны бушатырга тыңлаучы кирәк. Шул кичтән башлап, алар ачылып сөйләшә торган булдылар. Гаптуш карт үзенекен сөйләде, Әбүзәр − үзенекен. Бер ил, бер буын кешеләре, икесенең дә язмышы охшаш иде. Икесе дә сугыш алдыннан туып, аның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган. Икесе дә, аталары берсе − сугышта һәлак булып, берсе − хәбәрсез югалып, ятим үскәннәр. Әбүзәр карт хәтеренә зарланса да, күрше малайларының өстәлендә ашаганнан соң кала торган икмәк кисәкләрен әле булса оныта алмый. Ә ул үскәндә ашаганнан соң өстәлдә бервакытта да ипи ятып калмый иде. Сеңлесе Халисә белән икесен, ач-ялангач булса да, әниләре үтермәде, саклады, үстерде. Атасыннан калган чикмәнне ертып кайткач, анасы бервакыт утырып елады. Басуда башак җыйганда кесәсеннән бер уч башак чыкканы өчен, персидәтел унике яшьлек малайны камчы белән кыйнады. Кайчандыр ата-баба җире булган, көчләп тартып алынып, колхоз басуларына әйләндерелгән җирдә Әбүзәр күпләр белән бергә бушлай кара тир түкте.