Саҗидәгә шул җитә калды. Күрсәтмәскә тырышып кына яулык очы белән күзләрен сөрткән хаты...
Саҗидәгә шул җитә калды. Күрсәтмәскә тырышып кына яулык очы белән күзләрен сөрткән хатынны Рәфил иңнәреннән кочып ук алды: — Эх, Саҗидә апа! Шул вакытта син мине төрмәгә утырткан булсаң, минем белән ни булыр иде, белмим. Юкка чыгар идем, юлдан язар идем, бәлки. Ә син мине кызгандың... Рәхмәт сиңа, Саҗидә апа! Саҗидә яшьләрен яшерүне кирәк тә санамады. Тик бу тамчылар күбрәк сөенеч яшьләре иде... Ун көнгә кайткан Рәфил, үзенең буш өенә кереп кенә чыкты да, Саҗидә апасында яшәде. Саҗидә ярдәме белән Рәфил, карт-корыны җыеп, әтисе-әнисе рухына Коръән укытты. Әти-әнисенең каберләрен рәтләп, бераз бушангач, Рәфил, өр-яңа такта китертеп, Саҗидәнең төзелеп бетмәгән мунча алдын юнәтеп бирде. Рәфилне Саҗидә елый-елый, дога-фатиха белән озатты. Егет икенче елга гаиләсе белән кайтырга вәгъдә биреп, ерак юлга кузгалды. Аңлапмы-аңламыйчамы чәчкән изгелегеңнең орлыгы бервакыт гүзәл гөл булып шытып чыга икән шул...