Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 1. Саматның дистә елдан артык күрмәгән туган авылына кайтуына иң куанганы апасы Сәрвиназ булгандыр, мөгаен. Күрешмәгәннәренә күпме гомер бит! Әйтергә генә ансат: ун ел вакыт сизелми дә узып киткән. Шул еллар эчендә арада йөргән сәлам хатлары гына сагынуны баса аламыни?! Самат кайтып керүгә берәр сәгать уздымы, юкмы, Сәрвиназ мич тирәсендә кайнаша башлады. Борынны кытыклап, пешкән камыр һәм май исе таралды. Хуҗабикә кунакны хәзинәдә булганы белән, кулыннан килгәнчә сыйларга җыена. Сәрвиназ, әйтмичә калмагаем, дип курыккандай, сорау арты сорау бирде: – Син бер баштан кайтып керсәң, ай күрде кояш алды, дигәндәй, икенче баштан чыгып та китәрсең. Уңайсыз булса да сорап куйыйм әле, отпускыга кайтуыңмы, әллә атна-ун көнгә ял гына алдыңмы? – Бөтенләйгә кайттым, апа, кабат китмәскә, – дип җавап бирде Самат. Җизнәсе белән апасы аның сүзенә ышанып бетмәде булса кирәк, үзара карашып алдылар. Энеләренең шулай бернинди хәбәрсез генә кайтып төшүе һәм инде «бөтенләйгә кайттым» диюе ышандырырлык түгел иде. Рәфыйк, каенишенең сүзләрен аныклауны кирәк санап: – Алай да, күпмегә кайттың соң? – дип сорап куйды. – Әйтәм бит, бөтенләйгә, – дип, гади генә җавап бирде Самат. – Әгәр чыннан да шулай икән, бик яхшы, – дип, Сәрвиназ да сүзгә кушылды. Гел чит җирләрдә генә йөрергә димәгән! – Әйе, әйе, өй киң, үзебездә яшәрсең, сыярбыз… Өйләнеп җибәрерсең. Аннан башлы-күзле булгач, үз нигезеңне дә корырсың. Бөтенләйгә кайткансың икән – безгә шатлык кына. – Монда да эш бетмәгән. Берәр җиргә урнашырсың. Йөкне тартучы булганда, камыт табыла ул. Син, Төмәнгә чыгып киткәнче, кайда эшләгән идең әле?... Самат уңайсызлана калды. Аның үткән тормышын искә төшерәсе килми иде. Сәбәпләре бар. Апасы да бу халәтен тиз аңлап алды, иркенләп сөйли генә башлаган ирен ярты сүздән туктатырга ашыкты: – Армиягә киткәнче милициядә йөргән иде бит. Белмәгәнгә салышып утырма инде син дә. Хәзер милиция ягына әйләнеп тә карамас, Алла боерса! Рәфыйк та сүзен үлчәмичәрәк әйтеп, каенишенең авырткан җиренә кагылуын аңлады булса кирәк, ялгышын төзәтергә ашыкты: – Болай гына соравым. Милициягә бар, дип әйтүем түгел. Кәнишне, аннан башка да эш бетмәгән. Аннан соң, ул милициядә йөрүчеләрне халык та яратмый бит. Кулларыннан бер эш тә килмәгән җыен әтрәк-әләм шунда бара… Апасы белән җизнәсенең шулай үзе өчен җан атып сөйләшүләре ошады Саматка. Әнә бит, бөтенләйгә кайттым, дип әйтүе булды, инде эш тә барлый башладылар. Шуңадыр, ул якыннарын тынычландырырга ашыкты: – Юкка борчылмагыз, минем һөнәрем бар. Шуның буенча эш табармын, дип уйлыйм. Төмәндә тик ятмадым мин. Читтән торып институт тәмамладым. Диплом алдым. Самат чемоданыннан бер төргәк чыгарды да, аннан зәңгәр тышлы документ алып, җизнәсенә сузды: – Укытучылыкка укыдым, география белгечлеге буенча… Җавап көтелмәгәнрәк булды. – Нәселебездә укытучылар юк иде бит, каян башыңа килеп, шундый профессия сайладың соң? Самат апасына барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп тормады. Бары тик: – Шулай туры килде инде, апа. Ләкин мин андый һөнәр сайлавыма тамчы да үкенмим, – дип куйды. Апасын борчыган тагын бер нәрсә бар икән әле. Ул, җаен туры китереп, шул турыда да сүз катты. – Самат, утызны тутырдың бит инде, тормыш кору турында уйлап караганың юкмы? Тиңдәшләрең, әнә, күптән башлы-күзле булып, балалар үстерә… Апасының әлеге сүзләренә каршы Самат ничек тә җавап бирергә белмәде. Уйлаштыргалый инде ул турыда, уйламады түгел. Тик, ничектер, һаман шәхси тормышын җайларга мөмкинлек чыкмый бит әле. Берара өйләнергә ныклап талпынып та карады әле. Кәләш буласы кыз да ошамастай түгел иде үзе. Һәр яктан килгән. Бер-берсен яратышалар иде сыман. Валя – Украинадан. Тик ул, башта ук, һаман үз ягына тартты. Туры мәгънәсендә дә, кайвакыт читләтеп тә, өйләнешкәч безнең якка – Украинага кайтырбыз инде, дип ишарәли иде кызыкай. Ул, Саматның әти-әниләренең инде күптән гүр ияләре булуын белгәч: "Синең Татарстанда барыбер көтәр кешең юк!" – дип кистереп әйтә иде. Тик Саматның туган якларыннан аерылып, "җәһәннәм кочагына" китәсе килми, киресенчә,