Машинадан төштеләр, күрештеләр. Кәрим капка янәшәсендәге утыргычка барып утырды, кесәсе...
Машинадан төштеләр, күрештеләр. Кәрим капка янәшәсендәге утыргычка барып утырды, кесәсеннән сигарет чыгарып кабызды, Баһауга да бер сигарет тәкъдим итте. Тегесе, ашыкмыйча гына кабызып, үзенә күрә бер ләззәт белән, тирән итеп суыргач, эре генә сорап куйды: – Нәрсә, егетләр, кунакка-мазарга килдегезме, әллә берәр йомышыгыз бармы? Кәрим ашыкмады. Фикерен туплый иде булса кирәк. Бу очракта, Баһауның авылдашы буларак, сүзне үзе башларга тиешлеген яхшы белә егет. – Кунакка йөрер вакытмыни, Баһау абый, – диде ул әдәплелек саклап. – Кызу эш өсте бит. Менә район кешесе белән килдем әле. Бер тирәдәрәк эшлибез. Криминаль милициядән тикшерүче ул. Сезнең авылның Шакирҗанов Сабирҗан язмышы белән кызыксынам, дигәч, по пути утыртып алып кайттым. Үзе дә сизмәстән, рольгә кереп китеп, бала-чага кебек, шулай алдау юлына баскан Кәрим эченнән генә уңайсызланып куйды. Ләкин ялган никадәр генә беркатлы булмасын, Баһау чын күңелдән ышанды, бичара. Хокук саклау органнарыннан махсус эш белән килүче тикшерүче «попутный»ларга гына утырып йөрмәвен уйлап та карамый иде әле ул. Баһау «криминал» сүзен бик үк аңламаса да, милицияне өнәп бетерми, ахрысы. Ул Саматка текәлеп, тишәрдәй булып карады. Баштанаяк күздән кичерде. Аннан исе китмәгәндәй генә сорап куйды: – Нәрсә кызыксындыра соң сезне? Шакирҗанов Сабирҗан – минем әти. 1952 елда кышкы буранда адашып үлгән. Әле күптән түгел, урман диләнкесен чистартканда, сөякләрен таптылар. Зиратка илтеп күмдек үзен. Чират Саматка җитте. Ул тагын бер мәртәбә Баһауга текәлеп карады. Кайда күргәне бар соң бу төксе кешене? Кайдадыр очрашканы, хәтта сөйләшкәне дә бар иде сыман. Бутала гына микән? – Әнә шул табылган сөякләр мәсьәләсендә килгән идем мин, абый кеше, – дип башлады сүзен Самат. – Сезнең Тирәкледән хат килде. Аноним хат. Табылдык сөякләрне, кемнеке икәнлеген төгәл ачыкламыйча, ягъни экспертиза үткәрмичә генә күмгәннәр… Баһау бердән кабынып китте: – Ә нәрсәсен ачыклыйсы аның? Барысы да ап-ачык! Шул тирәдән балта табылган. Ул балтаның әтинеке икәнлеген авылдагы бөтен кеше раслап тора. Нәрсәсен ачыклыйсы инде тагын?... – Төгәл ачыкламыйча булмый, Баһау абый, закон шулай таләп итә, – дип кырт туктатты аны кабат сүзгә кушылган Кәрим. – Әтиегез югалганда сезгә ничә яшь иде? Монысын Самат сорады. – Мин кырык алтынчы елгы. Биш-алты яшь булгандыр. – Син әтиеңнең ул балтасын хәтерлисеңме соң? Баһау нәрсәдер исенә төшерергә тырышкандай күзләрен кыскалады. – Юк, хәтерләмим шул. Әйтеп торам ич, мин ул вакытта бик кечкенә идем, дип. – Ул бит гадәти балта гына булмаган, бизәкләп эшләнгән матур балта булган. Биш-алты яшьлек бала андый нәрсәне истә калдырырга тиеш иде, минемчә. Мондый «допрос» Баһауны туйдырды булса кирәк. Ул янә кабынып китте: – Сез нишләмәкче буласыз соң? Каберне кабат ачып, экспертиза үткәрергә уйлыйсызмы? Тик моңа мин дә, әни дә каршы. Әни мескен, әти югалгач, ничә еллар буе кайгырып, күз яше сыкты. Инде менә сөякләре табылып, кешечә гүргә иңдерелгәч, тынычланып яши башлаган иде. Сез килеп монда… – Без бит сөякләрнең чыннан да әтиеңнеке икәнен исбатларга гына тырышабыз түгелме соң? Аныкы икән, бик яхшы. Тик ул илленче елларда кышкы бураннарда адашып үлүчеләр шактый булган, дип сөйлиләр. Әгәр әтиеңнеке дип, чит кеше калдыкларын күмеп куйган булсагыз, әтиеңнең рухы тынычлык табар микән? Менә шуны ачыкларга кирәк тә инде, Баһау абый. Моңа бары тик әтиеңнең фотосы һәм кабергә күмелгән скелетның баш сөяге генә кирәк. Калганын экспертиза әйтә дә бирә. Закон – закон инде ул, аңа буйсынмыйча ярамый, Баһаветдин абый. Баһау Кәримнән тагын бер сигарет сорап алды. Аны озаклап бармаклары арасында бөтергәләгәч, тартмыйча, кире уйлап, колак артына кыстырды. Урыныннан кузгалып: – Әни белән киңәшләшмичә булмас, хәзер әнине чакырып чыгам. Ул сезгә төгәлрәк сөйләр, – дип, Баһау капкадан кереп югалды. Әйдәгез, өйгә керегез, чәй артында сөйләшербез, димәде, ә әнине чакырам, диде. Вәт син аны, кунакчыл кеше түгел икәнлеге әллә каян күренә. Авыл халкы, гадәттә, килгән кешене өйгә чакыра торган була, югыйсә, ә бу…