Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 5. Кәрим, районга кайтуга, милиция начальнигы майор Вафин Рашат янына сугылды. Бераз һавалырак бу кеше белән бик якын дуслар булмасалар да, җитәкче белән хезмәткәр буларак, алар яхшы мөнәсәбәттә. Начальник яңарак кына каяндыр кайтып кергән булса кирәк, маңгаенда кызарып фуражка эзе калган, пеләшләнә башлаган баш түбәсендәге сирәк чәчләре тирләп укмашкан. – Йә, эшләр ничек бара, Кәрим Кыямович? – дип башлады сүзен Рашат Рамазанович. – Әкрен генә тәгәри. Әллә ни алга киткән дә юк, артта да калмыйбыз, дигәндәй… Тик Кәримнең сүзләрен Вафин бүлде: – Менә анысы бик үк яхшы түгел, парин. Алга китеш юк, дигәннән әйтүем. Алга китмәү шул бер урында таптану түгелме соң ул? Ә безнең эштә, үзең беләсең, бер урында тору берни дә эшләмәү белән бер. Хәрәкәт кирәк, хәрәкәт, капитан Мусин. – Рашат Рамазанович, сезгә керүемнең сәбәбе зарлану өчен дә, мактану өчен дә түгел. Киңәш-табыш итешергә, димме… Кыскасы, бер эш килеп чыккан иде… Тирәкле урманындагы делянканы чистартканда, кеше сөякләре табылу хакында сез ишетми дә калгансыз, бәлки… Әлегә кадәр үз-үзенә канәгать кыяфәттә, тыныч кына утырган милиция начальнигының йөзенә сагаю чалымнары чыкты. – Мин сезне аңламадым, иптәш Мусин. Нинди сөякләр? Кайчан тапканнар? Ни өчен мин белмим? – Вафин өстәлдәге графиннан стаканга су агызды да, уртлатып йотып куйгач, сүзен дәвам итте. – Тагын үтерүме? Әле Дүртөйле авылындагы кеше үлеменә китергән авыр җинаятьнең дә очына чыга алган юк. Тагын берәү өстәлдеме? – Юк, юк, Рашат Рамазанович, бу андый җинаять түгел, – дип, Кәрим җитәкчесен тынычландырырга ашыкты. Рашат Рамазанович бераз тынычлана төшкәч, Кәрим аңа Тирәкле урманындагы делянкадан табылган кеше сөякләре турында да, шул тирәдән сабы бизәкләп эшләнгән балта табылуы һәм, шуңа нигезләнеп, авыл халкы әлеге сөякләрне сугыштан соң кышкы буранда адашып үлгән авылдашлары Сабирҗан сөякләре дип белеп, авыл зиратына җирләүләре хакында да җентекләп сөйләп бирде. Вафин аны бүлдермәде, игътибар белән тыңлады. Кәрим сүзен бетергәч тә, фикер туплап бераз эндәшмичә утырды. Кесәсеннән сигарет алып кабызды, аны бер кат тирән итеп суыргач кына: – Үзең үк сөякләрне Шакирҗанов Сабирҗанныкы, дип күмгәннәре турында әйтеп торасың бит. Соң, калсын Шакирҗанов Сабирҗан булып. Ул сөякләр болай да кадер-хөрмәт күрмичә, ничә еллар буе җирдә күмелеп яткан. Сабирҗанның туганнары бардыр бит авылда, алар ни диләр соң? – Хатыны да исән әле аның, малае да… Аларга нәрсә, табылгач, сөенә-сөенә күмгәннәр инде. – Соң, шулай булгач? Кәрим бөтенләй чишелеп бетәсе итмәде, бераз көттеребрәк кенә: – Авылда ул сөякләрнең Сабирҗанныкы булуына шикләнүчеләр бар, – дип куйды. – Болар бит коры шикләнүләр генә, агай-эне. Шулай булгач, наша хата с краю, дигәндәй, милициягә монда нечего делать. Әгәр инде үзегез тикшереп, очына чыгарбыз дип уйлыйсыз икән, пажалыста. Чит илләрдә шәхси тикшерүчеләр була бит… Вафин, сүзем бетте, дигәнне белдереп, өстәлдәге папкасын ачып, кәгазьләренә иелде. Тик Кәрим бу «киңәш» белән генә канәгать түгел иде шул. Ул китәргә ашыкмады. – Рашат Рамазанович, сөякләрнең чыннан да Сабирҗанныкы икәнлеген белү өчен, судмедэкспертизага бирергәдер, бәлки? Сабирҗанның фоторәсеме бар. Баш сөяген шуның белән чагыштырып тикшерергә кирәк. «Син әле һаман чыгып китәргә җыенмыйсыңмыни?» – дигәндәй, Вафин әңгәмәдәшенә күтәрелеп карады, кабат урыныннан кузгалды. – Эксгумация өчен прокурордан рөхсәт кирәк булачак. Каберне тикмәгә генә ачмыйлар. Сәбәбе прокурорга билгеле булырга тиеш. Сизәсеңме, нинди йомык әйләнә килеп чыга?... Юк, район милиция начальнигының үз башына өстәмә мәшәкатьләр аласы килми иде. Бу аның һәр сүзеннән, хәрәкәтеннән ачык күренә… * * * Берәр көннән, узышлый гына, дигәндәй, Аланлыкка Кәрим кереп чыкты. Ул Саматка милиция начальнигы белән булган әңгәмәне сөйләде. – Ә Хәйретдин абый белән делянкага барып кайту нәрсәләр бирде соң? Планнар кай якка таба юнәлеш алырга тора? – дип кызыксынды. – Латыйфа белән улы Баһауны күреп сөйләшергә кирәк, – дип кистереп әйтте Самат.