Казанда махсус ясатып алырга булганнар, ди. Нариман үз исәбенә ясата, имеш.
Казанда махсус ясатып алырга булганнар, ди. Нариман үз исәбенә ясата, имеш. – Нариман? Сәмигулловичмы? Аның ни катнашы бар? Туганы түгелдер бит? – Туганы түгел дә… Яшь вакытында Сабирҗан озак еллар Нариманның кучеры булып йөргән. Менә шуңадыр, күрәсең. Зиратта сөякләрне гүргә иңдергән вакытта Нариман авыл халкы, туган-тумачасы алдында аны мактап нотык та сөйләп маташкан бугай. – Бер дә борын тыкмаган җире юк тагын үзенең… – Хәзер нишләмәкче буласың соң? Алга таба планнарың ничек диюем? Сабирҗанның каберен ачтырып, ягъни эксгумация ясатып, сөякләрне суд-медицина экспертизасына бирергә җыенмыйсындыр бит? – дип, Кәрим бер-бер артлы сораулар яудырды. Суд-медицина экспертизасына бирү уен-муен эш түгеллеген Самат белә иде. Шулай да: – Экспертизага бирергә җыенам гына түгел, мин моны эшләргә тиеш. Үлгән кешенең кем икәнлеген төгәл ачыкламаган килеш күмү – зур гөнаһ. Бәлки анда бөтенләй чит кеше сөякләредер. Ә бәлки, чыннан да, Сабирҗанныкыдыр яисә Сәхибулланыкы. Мөмкинлек булганда, моны ачыкларга кирәк, минемчә, – диде егет. – Сабирҗанның тол хатыны Латыйфаның холкын белмисеңдер шул. Ире дуамал иде, монысы аңа караганда да дуамалрак, дип сөйлиләр аның хакында. Төп йортта калган бердәнбер улы Баһауның да шөрепләре җитеп бетми бугай. Справкасы да бар түгелме икән. Тоже бик дуамал. Шуларны сындыра алуыңа ышанычың бармы соң? – Сындырырга кирәк, Кәрим дус, сындырырга! Ничек сындырырга, эшне каян башларга кирәклеген Самат үзе дә тәгаен генә белми иде әле. Шуңа күрә хәзер бу мәсьәләдә сүзне артык куертуны кирәк санамады ул. (Дәвамы бар.)