– Ә исеме билгесез, дип кем әйтте? Шакирҗанов Сабирҗан Нургалиевич булып чыкты ул. Безн...
– Ә исеме билгесез, дип кем әйтте? Шакирҗанов Сабирҗан Нургалиевич булып чыкты ул. Безнең авылда кайчандыр шундый адәм яшәгән иде. – Ә ул икәнен каян белдегез? Хәйретдингә үзен шулай кызыксынып тыңлаулары ошады булса кирәк. Ул ашыкмыйча, тагын да иркенләбрәк сөйләргә кереште: – Какраз шул тирәдән иске балта да табылган иде. Ул гадәти балта гына түгел. Беләсеңме, балтаның түтәсенә, сап кидертә торган урыннан башлап, тимерчыбыктан челтәрле бизәк ясалган. Сөякләр хакында авыл советы рәисенә хәбәр иткән идек. Ул, кеше сөякләренең шулай җир өстендә чәчелеп ятуы килешмәс, тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк булыр, ди. Тирәкле халкы да ишетте сөякләр турында. Шулчакта тимерче Сәләхетдин абзый балтаны танып алган. Бу балта 1952 елда кышкы буранда адашып югалган Сабирҗанныкы, дигән ул. Чөнки балтаны да, аңа бизәкләрне дә тимерче үз кулы белән ясаган. Әлеге балтаны Сәләхетдин колхоз председателе Нариман өчен махсус эшләгән булган. Ә тегесе соңыннан, киң күңеллелек күрсәтеп, аны кучеры Сабирҗанга бүләк иткән. Бизәкле балтаны хәтта Сабирҗанның тол хатыны Латыйфа да, башка авылдашлар да таныган. – Һәм, шуннан чыгып, сөякләрне Сабирҗан исеме белән гүргә иңдердегезме? – Әйе, авыл советы рәисе, тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк, дисә дә, авылдашлар, югалган кешенең кем икәнлеге билгеле булгач, нигә аны милициягә хәбәр итеп торырга кирәк, диеп каршы чыкты. Әнә шулай итеп, зиратка алып кайтып күмеп тә куйдык… (Дәвамы бар.)