Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 2. Район үзәгендә озак тоткарланмам, юл уңаеннан башта хәрби комиссариатка, соңыннан РОНОга кереп, тиз генә йомышымны йомышлармын да әйләнеп кайтырмын, дип кузгалган иде авылдан. Тик алдан уйлаганча барып чыкмады. Комиссариатта ул эзләгән кабинетның ишеге йозакта иде. Сораштыргач, Самат аның иртәгә генә эшләячәген белде. Көн саен районга йөгереп булмый ич. Әрәмгә үткән вакыт кызганыч. Әнә шулай, ни уйларга белмичә чыгып барганда, милиция формасындагы кеше белән чак кына маңгайга маңгай бәрелешмичә калды. Ә тегесе Саматка текәлде дә авызын җәеп көлеп җибәрде: – О, кемне күрәм?! Сколько лет, сколько зим! Самат, син түгелме? Әллә танымыйсың да инде? Тукта, тукта, классташы, дусты, Тирәкле авылы егете Мусин Кәрим түгелме соң бу? Шул, нәкъ үзе. Урта мәктәпне Тирәкледә бергә тәмамлаганнар иде. Ул чакта үзләрендә сигезьеллык мәктәп кенә булгач, Аланлык балалары күрше авылга йөреп укыды. Алар әнә шунда дуслаштылар. Менә бу очрашу ичмаса! – Танымам шул, әнә ничек фырт киенгәнсең бит. Кая, кая, погоннарыңа күз салыйк әле? Ух, син – милиция капитаны Мусин Кәрим! Әйбәт яңгырый! – Гел сержант кына булып йөрер, дип уйлаган идеңме әллә? Милиция мәктәбен тәмамладым да – лейтенант бирделәр. Ә аннан… – Нәрсәсен сөйләп торырга инде аның, дигәндәй, Кәрим кул селтәде. – Үзеңнең хәлләрең ничек соң? Нинди җилләр ташлады? – Төмән якларыннан кайтып төштем менә. Әлләни мактанырлык нәрсәм юк. Гаилә хәлемә килгәндә, элеккечә холостой. – Да, малай, еракларга шылгансың безнең кырыс тормыштан. Сине мондагы түрәләр белән «әчеләшеп» киткән булгансың, дип ишеткән идем бер чакны. – Әчеләшеп кенәме соң?! Минем канга шактый тоз салды алар. – Хаклыкны эзләп тә таба алмадым, дисең инде. Ишеттем, ишеттем, Нариманнар нәселенә теш күрсәтергә маташканыңны да. Нариман Сәмигулловичның малаен кыңгыр эштә тотып, дәлилләр җыеп йөри башлаганыңны да. Ә шуннан, шуннан нәрсә белән бетте? – Шуннан шул, чебен дулап тәрәзә ватамыни? Артларына ут каба башлагач, Нариманның бөтен нәсел-нәсәбе миңа ташланды. Юк-бар гаепләремне казып чыгардылар, булмаганнарны тактылар да үземне боламыкка батырдылар. – Шу-у-улай, Сәминекеләргә без чүп кенә. Аларның тамыр тирәндә. Хәер, Нариман Сәмигуллович та картайды инде хәзер, бичара. Еш авырыштыра… Сүз Тирәкле авылында яшәп көн күрүче, өч авылны берләштергән (шул исәптән Саматның туган авылы Аланлыкны да) «Искра» колхозының элекке рәисе Зарипов Нариман Сәмигуллович турында бара иде. Усаллыгы белән бөтен тирә авылларга даны таралган бу кеше, сугыш елларында һәм аннан соң колхозны җитәкләп, пенсиягә шактый олыгаеп чыккан иде. Аның балалары да үзе кебек ертлач булды. Кечеләре Әкрамны исәпләмәгәндә, өч малаеннан икесе зур урыннарда пост били. Берсе хәтта КПССның өлкә комитетына ук оялаган бугай. Бердәнбер кызы Зөләйха – район үзәк больницасында врач. Кече малае Әкрам авылда гына калган. Институтның агрономнар хәзерли торган бүлеген тәмамлап, колхозда әтисе кул астында агроном булып эшләп йөргән дә, Нариман пенсиягә киткәч, аның урынына председатель булып калырга җыенган. Тик кулыннан берни дә килми торган Әкрамны бу эштән тиз читләштергәннәр. Шуңа протест йөзеннән, ул колхозны бөтенләй ташлаган. Тирәкле мәктәбендә укытучы булып эшли икән хәзер. Соңгы вакытларда «яшел елан» белән дә дуслашкан, дип сөйли халык… – Сәмигуллович үзгәрде, дисең инде алайса? – Үзгәргәндер димим, холкы һаман шулдыр, анысы. Тик картлык – шатлык түгел инде ул, һәркемгә килә торган нәрсә. Картайгач әллә кая сикерә алмассың! Әңгәмәнең мондый борылыш алуы Саматның эчен пошыра башлады. – Дускай, әйдә онытыйк әле мондый күңелсез теманы. Син һаман минем хакта сораштырасың, ә үзеңнең хәлләр ничек соң? Ничек яшисең? Гаиләң, балаларың?... Кәрим кесәсеннән затлы сигарет алып кабызды, аякларын як-якка җәебрәк, киерелеп утырды да, авызыннан төтен алкалары өреп, һавалы гына сөйләп китте: