Самат, сүз иярә сүз чыгып, Сәхибулла турында сораштырды. Сәбәбен әйтеп маташмады. Хәер,...
Самат, сүз иярә сүз чыгып, Сәхибулла турында сораштырды. Сәбәбен әйтеп маташмады. Хәер, Шәрәфетдин үзе дә кайтарып сорамады. Кәх-кәх йөткергәләгәч, хәтер сандыгын ашыкмыйча гына барлый-барлый сөйләп китте: – Сәхи?... Сәхибулланы беләм, ник белмәскә?! Минем чордаш ул. Бергә уйнап үскән идек. Әнисе Сәрбиҗамал апа белән икесе генә яши иде алар. Бүтән туганнары юк иде сыман. Сәрби апа, авыр туфрагы җиңел булсын, бик яшьли китте, бахыр. Сәхибулланы сугыштан көтте-көтте дә, кайтмагач, шул кайгыдан урын өстенә ятып, озак та тормыйча дөнья куйды. Ә Сәхибулла әллә хәбәрсез югалды, әллә Берлинны штурмлаганда үлеп калды инде, билгесез. Югыйсә, сугыш вакытында Сәрбиҗамал апа берөзлексез хат алып торган. Инде фашистларны җиңеп кайтабыз, дигән хәбәре дә килгән иде, ди бугай… Самат картны бүлдерүне кирәк санады. – Сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлдә аны хәбәрсез югалганнар исемлегенә язганнар. Бәлки, Сәрби әби шундый хәбәр алгандыр? – Кем белгән инде, бәлки булгандыр. Әнисе үлде, бүтән туган-тумачасы юк. Эзләтүчесе, барлаучысы булмагач, хәбәрсез югалган, дип язганнардыр, бәлки. Заманы нинди иде бит, заманы-ы! Бер Сәхибулланыкын гынамы соң, ничәмә миллион кешенең тормышын астын өскә китерде ул сугыш дигән нәгъләт. Шәрәфетдин карт бүтән сөйләшмәде, авыр уйларга чумган килеш утыра бирде. Самат та аның уйларын бүләргә базмады. Әкрен генә саубуллашты да үз юлына кузгалды… Хәйруллин Сәхибулланың язмышы турында авылдашлардан белешмичә булмас. Бәлки аның белән бергә фронтта йөргәннәр дә бардыр әле, дип уйлады ул. Өйгә кайткач, табын янында Рафис тагын бер яңалык әйтте. – Абый, Сәлим теге медальонны үзе дә хәтерләми. Беркөнне урманнан ниндидер иске солдат төймәләре табып алган. Шулар белән бергә эләккән булса гына инде, ди. Узган ел чистартылган урман диләнкесендә икән ул. Сәлим, урынын күрсәтәм, диде. Теләсәң, иртәгә үк барып кайтабыз. «Сәпит» белән – ярты сәгатьлек юл… Бу төндә Саматның йокысы йокы булмады. Башына төрле уйлар керде. Йоклый алмыйча ятканда, Саматның яшьлек хатирәләре дә яңарды. Армиядән кайткач, район үзәгендә милициядә эшләп йөргән чакларын исенә төшерде. Ул бу хакта тыныч кына уйлый алмый. Туган якларыннан китүгә дә әнә шул сәбәп булды бит. Өскә милиция формасы кигәч, гаделсезлекләргә каршы көрәшермен, дип уйлаган иде. Эш формада гына түгел икән шул. Гомер буе азу ярган, тормышны бары тик үч алу, урлау, мәкерлек белән генә күрә торган бәндәләргә Самат кына каршы тора аламыни?! Шундый берәүнең кыңгыр эшен фаш итмәкче булып йөргән иде дә, барып чыкмады. Ул бәндә дигәненең тамыры тирән булган. Җитмәсә, югарырак урында әшнәләре дә байтак икән. Гаделлек эзләгән җиреннән, Самат үзе чак кына пычракка батмыйча калды. Милиция формасы белән шул вакытта саубуллашты да инде. Хәзер форманы салганына да ун елдан артып китте. Юк, үкенми Самат аңа. Гаделлекне алай гына табып булмый икән лә… Самат иртән районга – халык мәгарифе бүлегенә барырга җыена иде. Эш белешү өчен инде. Барган-барган военкоматка да сугылып чыгарга кирәк булыр, дип уйлады. Сәхибулланың язмышы турында, бәлки, берәр нәрсә ачыклап булыр? Кеше печән чүмәләсендәге энә түгел бит. Хәбәрсез югалган икән, бәлки полкташларын табып, алар белән элемтәгә кереп, нинди шартларда югалганлыгы ачыкланыр. (Дәвамы бар.)