Самат дулкынланды. Сикереп торып, ишекле-түрле йөренде. Васил сөйләгәннәр бик әһәмиятле...
Самат дулкынланды. Сикереп торып, ишекле-түрле йөренде. Васил сөйләгәннәр бик әһәмиятле булып чыкты бит әле. – Димәк, чынында, Сәхибулла абый сугышта хәбәрсез югалмаган, туган авылына исән-сау әйләнеп кайткан. Тик ул туган йортына гына кайтып җитә алмаган. Аны кемнәрдер үтергәннәр дә урманга күмеп куйганнар… Уйларын, үз-үзенә сөйләгәндәй, әнә шулай кычкырып әйтте Самат. Хәзер инде урмандагы сөякләр Сәхибулланыкы булуына аның аз гына да шиге юк иде… – Ярар, Васил абый, сөйләгәннәрең өчен рәхмәт. Пилотканы миндә калдыр хәзергә. Ә бу вакыйга турында беркемгә дә әйтмичә тор, – дип саубуллашты Самат коллегасы белән… Васил чыгып киткәч, ул озак кына исенә килә алмыйча утырды. Егет төрлесен уйлады. Шунда аның Тирәкле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәннең дә фамилиясе Гарипова икәнлеге кылт итеп исенә килеп төште. Дөрес, бу дөньяда Гарипова фамилиялеләр аз түгелдер. Тик Ләйсән нәкъ менә Ак Чишмә авылыннан бит. Әгәр, чыннан да, Гарипов Васил исемле кеше бар икән, аның бабасы ук булуы да мөмкин, дип уйлады егет. Икенче көнне, мәктәптә дәресләр тәмамлангач, җаен туры китереп, укытучылар бүлмәсендә Ләйсәннән: – Авылыгызда Васил исемле кешеләр бармы? – дип сорады ул. – Васил?... Василлар берничә бугай. Сезгә кайсысы кирәк икән соң? – Гарипов фамилиялесе. Әйе, әйе, Гарипов Васил. Кыз уйга калды. Ул бераздан соң гына: – Мин андый фамилияле Василны хәтерләмим. Ә бәлки, Якупов йә Салиховтыр? Андыйлар бар, – диде. – Юк, миңа Гарипов кирәк. Кыз тагын уйга калды. Ул шулай Гарипов фамилияле авылдашларын күңеленнән барлап чыкты бугай. – Гарипов Расимны, Сафиулланы, Рамилне беләм. Ә менә Васил дигәнне хәтерләмим. – Ул инде өлкән кеше булырга тиеш. Шундыйлар арасында юкмы? Синең фамилияң Гарипова булгач, бабаң түгел микән, дип тә сораган идем. Кыз Саматның ни өчен бабасы белән кызыксынуына бераз гаҗәпләнде булса кирәк. Аның кашлары сәер генә сикергәләп куйды. Шулай да елмаюын дәвам итеп: – Юк, минем бабай Гариф исемле. Әтиемнең фамилиясен ул үз исеменнәң кушкан. Әтием – Гарипов Артур Гарипович булып йөри. Гомумән, авылыбызда Гарипов Васил исемле картның яшәгәнен хәтерләмим. Элегрәк үлгән булса гына инде. Ә сез каян уйлап таптыгыз соң әле андый кешене? Кинәт бирелгән сораудан Самат каушабрак калды. Ык-мык итте. Шулай да, егет бу халәттән чыгу җаен тиз тапты. – Бабам шундый кеше белән сугышта бергә булган. Күрше авылдан иде, дип сөйләгәнен хәтерлим. Ә менә кайсы авылныкы икәнлеге исемнән чыккан. Шуңа күрә, сездән түгел микән, дип белешүем иде, – дип ялганлады ул, күзен дә йоммыйча. – Ярар, Ак Чишмәгә икенче кайтканда, авылыбызда андый кеше яшәгәнме-юкмы икәнлеген өлкәннәрдән белешеп килермен, – дип вәгъдә бирде Ләйсән. Ә берәр атнадан ул Ак Чишмәдә Гарипов Васил исемле кешенең беркайчан да яшәмәгәнлеген килеп әйтте… * * * Кыш урталарында район эчке эшләр бүлегенә икенче баш сөягенең судмедэкспертиза нәтиҗәләре турында Казаннан рәсми документ килеп төште. Анда, чыннан да, баш сөягенең фотода сурәтләнгән Хәйруллин Сәхибулланыкы булуы расланган иде. Беррәттән кайбер үзенчәлекле билгеләре дә әйтелгән. Сулъяк яңак сөяге исән вакытында сынган һәм соңыннан ялганган булу һәм ул урында сөяктә эз калуы. Ә фоторәсемендә нәкъ шул урында ярадан савыккан җөе булуы турында да мәгълүматлар бар. Тагын, баш чүмеченең арткы ягында яньчелеп тишелгән урын әлеге кешене үлемгә китергән сәбәп булу мөмкинлеге әйтелгән. Чөнки ул да исән вакытында ясалган һәм андый яралардан, гадәттә, кеше исән калмый… Бу хәбәр әлеге эш буенча инде шактый хәбәрдар Кәримне дә телсез калдырды. Болай булгач, Саматның шикләре, чыннан да, дөрес булып чыга түгелме? Димәк, Сәхибулла сугыштан исән-имин кайтып җиткән. Ярты Европаны иңләп, Татарстанга, әле алай гына түгел, туган авылына кайтып җиткән егеткә туган йортына гына аяк басарга язмаган. Аны урман делянкасында кемдер үтергән… Моннан криминал исе килә түгелме?... Монда инде, соң булса да – уң булсын, дигәндәй, җинаять эше кузгатырлык сәбәпләр бар. Тик менә Рашат Рамазанович ни дияр?! Соңгы вакытларда кәефе дә юк. Ничек кенә