Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 10. – Сәлам күрше Аланлык кызларына, – дип кычкыра Нариман, килә-килешкә тарантаска басып. Кызлар чыркылдашалар, шаярышалар. Арадан берсе: – Ә Сәхибулланы кая калдырдың? – дип кычкыра. Нариман каушап кала. Бәлки, каушамагандадыр, һәрхәлдә, Василга шулай тоела. Тик егет үзен тиз кулга ала. – Нинди Сәхибулла? – Яшел, – дип чытлыклана арадан бер кыз. – Ә-ә, яшел! Юк, яшелне күрмәдем шул, – дип, Нариман шаяртуга алмакчы була. – Нариман абый, менә бу җегет әле генә авылдан килешли, урман аланында Сәхибулла абыйның сезнең белән сөйләшеп утырганын күргән, шул дөресме? – дип, кызлар Василны алгарак төртеп чыгаралар. – Кая, нинди җегет ул? Исемең ничек синең? – дип эндәшә Нариман, малайга иелеп. – Васил. – Васил?! Матур исем! – шунда сүз уңаеннан гына дигән сыман өстәп куя. – Кстати, син урман аланында безнең белән күргән егетнең исеме дә Васил. Ак Чишмә авылына кайтып барышы. Фронтта бергә булган идек. – Ә бит ул Сәхибулла абыйга охшаган иде, – дип сүз башлаган була Васил, Нариман аны тиз туктата. – Әйе, бераз охшаган шул. Ләкин Сәхибулла түгел – Васил, ни-и… эм-м-м… Васил Гарипов. Шулай бит, Сабирҗан? – дип, ул кучерына эндәшә. Тегесе мәгънәсез, исерек күзләре белән Василга күз ташлый да: – Шулай, кәнишне, – дип куя. Нариман, шаярган булып, гел Миңсылу ягына елышса да, тегесе Васил күргән солдатның Сәхибулласы булмавына күңеле сүрелеп, аның белән теләмичә генә сөйләшә. Шуннан соң «прит» китәргә кузгала. – Әйдә, энекәш, – ди ул, тарантаска менеп, җайлап утыргач. – Аланлыкка кадәр озатып куям. Анда агачлар арасыннан берьялгызың йөргәнче, тарантаска утыртып, җилдереп кенә алып кайтып куйыйм әле. Малай икеләнә кала. Ни дисәң дә, таныш түгел кеше. – Бар, бар, – дип, Маһинур апасы артыннан этә. – Озатучы булганда… Васил тарантаска менә. Утырмакчы була, ә анда солдат пилоткасы ята икән. Нариман малайның нишләргә белмичә торуын күрә, шунда үзенең дә күзе пилоткага төшә. Ул озак уйлап тормыйча, аны Василга суза: – Ә-ә, туган авылына кайту шатлыгыннан солдат абыең пилоткасын да онытып калдырган әнә. Мә, энекәш, сиңа булыр, – дип кидереп тә куя. Василның түбәсе күккә тия. Малай кеше өчен солдат пилоткасы киюдән дә зуррак бәхет бар идемени соң ул чакларда? Кызганыч, Василның үз әтисе сугыштан кайта алмады, югыйсә, ул аның пилоткасын кигән булыр иде. Малайны авыл читендә тарантастан төшереп калдырганда, Нариман кабат аның колагына пышылдый: – Йә энем, хәзер онытмадыңмы инде, син аланда күргән солдат кем иде ул? – Васил, эм-м… – Әйе, Васил Гарипов, Ак Чишмә авылы егете. Бүтән бутама инде, яме! Нариман Сәмигуллович белән Васил беренче мәртәбә әнә шунда очраша. Бу вакыйга шуның белән онытылган да булыр иде. Күпмедер вакыт узгач, пилотка астарының бер читенә бетми торган хәрефләр белән язылган фамилиягә күзе төшә Василның. Анда аермачык итеп «С.Хайруллин» диелгән була. Гадәттә солдатлар, башкаларныкы белән алышынмасын өчен, киемнәренә шулай тамга салалар. Бу фамилиянең пилотка иясенеке булырга тиешлеген сизенсә дә, күңелендә, ни өчен «В.Гарипов» дип язылмаган соң, дигән сорау туса да, Васил моңа артык әһәмият бирми. Бары тик еллар үтеп, инде үзе егет булгач, чормадагы иске әйберләрне караганда, кабат әлеге пилоткага тап була һәм күп еллар элек болындагы вакыйгалар истәлекле хатирә булып күз алдына килеп баса. Әнә шунда гына күңелендә шик туа аның. Әйе, әйе, ул урман аланында, чыннан да, Сәхибулла абыйсын күргән иде бит. Пилоткага да шуның фамилиясе язылган. Теге чакта Нариман килеп буташтырып маташмаган булса, ул Сәхибулланы күргәнлегенә шикләнмәгән дә булыр иде. Ләкин Васил бу турыда беркемгә дә әйтми. Чебен дулап, тәрәзә ватмаганны белә лә ул. Бу вакытта Нариман авылның беренче кешесе. Күкләргә Алла хуҗа булса, авылга Нариман хуҗа. – Ул пилотка әле дә миндә саклана, теге вакытта чормадан тапкач, билгеле урынга җыеп куйган идем, – дип, Васил Самат алдына иске солдат пилоткасы китереп куйды. Чыннан да, аның астарында «С.Хайруллин» дигән тамга бар икән.