Кире кайту (хикәя)
Кире кайту (хикәя) Рәмис ЛАТЫЙПОВ 1. – Йәә сиииин... вәл Куръәәнил хәкиим... иннәкә ләминәл мүръсәлиин... галәә сыйраатыйм мүстәкыыйм... тәңзииләл газиизир рахиим... Бу өйдә хәсрәттән бөтен нәрсә кечерәеп калган кебек – кечкенә генә авыл өе дә, абыстай да, мәет юарга, җеназа укырга килгән авыл апалары да, урындыкка сеңеп беткән диярлек әни кеше дә... Абыстайның көйләп укыган тавышына ананың калтыранып, гыжылдаган сулыш алуы кушылып-кушылып ала. Көн буе кан яшь түккәннән соң күз яше генә түгел, еларга тавыш та беткән... Ананы янәшәсендә утырган бертуган сеңлесе кочаклап тоткан, икенче кулы белән аның чәченнән сыпырып-сыпырып ала. Абыстай янындагы апалар да әледән әле күз яшьләрен сөртеп алалар... Бары тик абыстайның гына эмоцияләре юк, бер көйгә укый да укый: – ...иннәә нәхнү нүхйил мәүтәә вә нәктүбү мәә каддәмүү вә әәсәәраһүм... вә күллә шәйин әхсайнәәһү фиии имәәмим-мүбиин... Әҗәл күрмәгән дип әйтерлек яшьтә түгел инде бу апаларның берсе дә. Әмма монысы бигрәкләр кызганыч шул. Бөтенесе күз алдында үскән, авылның беренче кызы дип әйтә торган чибәр, уңган, шат Назгөл бит бу! Бөтен авыл яраткан, өйләнер яшьтәге улы булган һәр әни килене итеп күрергә теләгән кыз. Әнә ул – өй түрендә ята. Аны инде үлгән дип әйтеп тә булмый, йоклап кына киткән кебек... Күзләрен ачар да, дәшәр сыман... Әмма алай түгел. Назгөл үлде. Әнисе Наҗия, әтисе Фарук та иртә таңнан бирле елый. Алар гынамы – бөтен авыл елый иде бу көнне. Фарук нык булырга тырышып караган иде, булдыра алмады. Кеше түгел, таш та чыдарлык түгел бит! Өзелеп яраткан бердәнбер кызы бит ул аның. Урамга чыкты да, абзарга кереп чүгәләп, үксеп-үксеп елады ул башта. Колхоз рәисе итеп тимер холыклыларны гына билгелибез, син шундый, дигән иде беренче секретарь. Булырсың монда тимер!!! Хәзер инде елый да алмый... Коймага аркасын терәгән дә тораташтай каткан. Башы уйлый да алмый... Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Нигә ул карамады? Үзен чиксез гаепләү, битәрләү хисе аны эчтән ашады, Фарукның җанын талады. Шунда аның уйлары бөтерелеп, күзе ишеге ачык мунчага төште. Ишек ачык, караеп күренеп тора. Шушы мунча гаепле түгелме соң инде аларның бәхетсезлегенә? Әйе, шул! Мунча булмаса, аның кызы да исән булыр иде бит. Фарук мунчага таба юнәлде... ...Назгөл Казанга укырга кергәч тә, яраткан шөгылен – авыл клубын ташламады. «Казанда да җырлыйсың бит инде, авылда да нигә йөрисең», – дип әти-әнисе әйтсә дә, һич аерыла алмады. Мәктәптә укый башлаганчы сәхнәгә менгән кыз, укырга киткәч тә ял көннәрендәге концертларга туры килсә, катнаша иде. «Көзге бал»да чыгыш ясыйм дип әйтеп куйган иде инде ул алдан ук. Әмма бәйрәм буласы дигән атнада борчылып шылтыратты: институтында чарада катнашасы бар икән, кичтән кайтып булмаячак, ди. – Ярар инде, бу атнада кайтмый тор алайса, кызым, – диде әнисе. – Ничек кайтмыйм инде, мин бит кайтам дип әйттем! – дип үрсәләнде кыз. Аннары курка-курка гына әнисенә җиткерде – ул төнге поезд белән кайтмакчы була икән. «Иртәнге төнлә әти станциядән килеп алып китә алмас микән?» – диде ул әнисенә. «Бигрәк ашкына кайтырга, юньлегә генә булса ярар иде инде», – диде Наҗия иренә шушы хәбәрне җиткергәч. Тегесе дә шомланып калды: – Шул теге егете янына кайтам ди торгандыр инде. Тәмам күрде дә капланды шуңа. – Ярар, нишлисең инде, начар егеткә охшамаган үзе... – Охшаган димим, кыз баланың егет артыннан чабып йөрүен бер дә хуп күрмим анысы. Бераз тыйнаграк булса да, ярап куяр иде. – Анысы шулай инде, әтисе... Нишлисең инде, бигрәк ут булган шул... Әтисе кызын ярата иде. Шуңа, өйдә хатыны янында кызын орышкаласа да, каршыларга баргач, үзенә бернинди дәгъва да белдермәде. Дуслашып йөргән егете Айдарга да чынлыкта бер сүзе дә юк иде әти кешенең – акыллы егет күренә... Алтын медальгә тәмамлап, чит шәһәргә берүзе чыгып киткән, укырга кергән егетне ничек хөрмәт итмисең ди? Анысы да Назгөл кебек авылга бер бит аның! Назгөл өйгә кайтуга ук мунча ягарга кирәк дип йөри башлады. «Көзге балга ничек юынмыйча барыйм мин?» – диде ул.