күрсен, каенанасы баскыч төбендә тәгәрәп ята. Килен аны үлгән дип белеп:
күрсен, каенанасы баскыч төбендә тәгәрәп ята. Килен аны үлгән дип белеп: – Убырлы карчык, теге дөньяга күптән вакыт иде инде сиңа, – дип пышылдый. Маһия әби аның пышылдавын ишетеп тора. Ул хәлсезлектән башын гына күтәрә алмый. Ә килене, күз яшьләрен агызган булып, капканы ачып, күршеләрне ярдәмгә чакыра: – Әни харап булды, әни үлде! Күршеләр, ярдәм итегез, зинһар, ярдәм итегез! Ишегалдына кешеләр кереп тула. Маһия әбине әкрен генә күтәреп өйгә кертеп салалар. Кинәт бер хатын кычкырып җибәрә: – Абау, исән ич ул! Керфекләре селкенә! Маһия әби чынлап та күзләрен ачып җибәрә. Аннан хәлсез тавыш белән: – Йа Хода, үлем шулай килә торгандыр инде, җан бирүеңне сизмичә дә каласындыр, – дип куя. Хәзер инде Маһия әби түшәктән кузгала да алмый. Аяклары авыртудан да бигрәк, күңеле сыкрый аның. Бар юанычы – оныгы Салих кына йөрәк ярсуын баса ала. Әби оныгының нәни бармакларын үзенең учына салып сыйпый да: – Такмак әйтәм, улым, тыңла, – ди. – Идән астында май бар иде. Кем ашаган соң? – Песи ашаган иде. – Песи кайда соң? – Салам астында иде. – Салам кайда соң? – Үгез ашаган иде. – Үгез кайда соң? – Пычак суйган иде. – Пычак кайда соң? – Тимерчедә иде. – Тимерче кайда соң? – Күмерчедә... Әби, шулай оныгы белән мавыгып, аны санарга өйрәтә, әкиятләр сөйли, шулай итеп аз гына булса да кайгы-хәсрәтен онытып тора. Тик әбигә оныгы белән озак юанырга туры килми. Әбинең йогышлы авыруы бар, дип, килен баланы аңа якын да җибәрми башлый. Әбигә калдык-постык аш эләксә-эләгә, эләкмәсә юк. Ач ятып ул шыр сөяккә кала. Каенанасының түземлеге киленнең ачуын гына кабарта. Беркөнне ул, мәче алдындагы әчеп беткән ашны аның кулына тоттырып: – Мә, тыгын! – ди. Ә хәл белергә кергән күршеләргә: – Кашыктан гына ашатып торам үзен, нинди тәмле азык бар, барысы да аныкы, – дип ялганлый, – теләсә күгәрчен сөте дә табып бирәм. Бераз вакыт узганнан соң Маһия әбинең эчен боргычлап ала. Эченең авыртуына түзә алмыйча көч-хәл белән генә ишек яңакларына тотына-тотына ишегалдына чыгарга мәҗбүр була. Маһия әбигә әллә урам һавасының шифасы тия, әллә ул терелүгә табан бара, шул көннән алып ул аякка баса. Озак кына уйланып йөргәннән соң бөтенләйгә сеңлесе янына, Казахыстанга китәргә җыена. – Улым, мин Казахыстанга китәм, әйбәт кенә яшәгез, сеңлем дә үзенә бик чакыра, – ди ул. Шулай итеп, әби Казахыстанга китеп бара. Килен иркен сулап куя. Менә дөнья киңәеп кала! Чәй-шикәр бирсәң, кереңне дә, идәнеңне дә күрше хатын юар, мин тәмле ашап кына ятармын, дип хыяллана ул. Маһия әби китеп берничә ай узганнан соң гына балалар: – Әни, әбиебез кайчан кайта инде? – дип аптыраталар. Бигрәк тә олы малае сагынып хатлар яза. «Әби, мин сине сагындым. Синнән башка әкият сөйләүче дә юк. Тизрәк кайт! Мин көтәм!» – дип өзгәләнә ул. Хатка каршы Маһия әби дә хат яза. Өстәвенә посылка белән күчтәнәчләр җибәрә. Әби китеп өч ел узгач, килен авырый башлый. Бернәрсә дә ярдәм итмәгәч, ире аны райүзәк больницасына алып барып докторларга күрсәтә. – Терелерсез, – ди врач өметләндереп, – тик тиз генә булмас, сезгә шактый гына урында ятарга туры килер, сабыр итәргә кирәк. Авыру хатынны Маһия әби җәфа чигеп яткан түшәккә кертеп салалар... Көннәре алты почмаклы өйдә ялгызлыкта үтә башлый. Өй эче буп-буш, кеше яшәми диярсең. Ире эштә, балалар мәктәптә. Башка шомлы уйлар килә. Ни хәтле рәнҗетте бит ул каенанасын! Ничек тилмертте! Менә хәзер бер генә йотым су бирүче булсын иде. Күршеләр дә бизде, яратмыйлар Зөлфияне, каенанасының каргышы төшкән аңа, дип әйтәләр, ди. Ярты төн уртасында ул, төрле куркыныч төшләр күреп, саташып елап уяна. – Сиңа нәрсә булды, ник елыйсың, Зөлфия, – ди ире гаҗәпләнеп, – борчылма, терелерсең диде бит врач, әз генә түземле бул. – Әни, әнием... Әй, әни, әнекәем, ничекләр генә түзде икән! Йа Ходаем, ничек түзде икән?! Ә иртән өйдә тагын ялгызы гына калгач, яткан килеш, елый-елый хат язды... Казахыстан якларында сеңлесендә яшәп яткан әбигә күз яшьләренә манчылган хат килеп төшә. Килен хаты.