Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 1. Типсә тимер өзәрдәй таза егет, тормышының тәмен генә белеп яшәр чагында, гомерен үз теләге белән өзәр, дип кем уйлаган… Соңгы вакытларда тормышында булган кайбер сынаулар да аны тез чүктерерлек түгел иде сыман. «Чечен сугышы» дип аталган мәхшәрдән исән-сау калган егет андый гына кыенлыкларга бирешмәскә тиеш тә бит… Тик октябрьнең салкынча бер көнендә дачадагы өйләренең чоланында Маратның асылынган гәүдәсен табып алдылар. Аны бу хәлдә беренче күрүче кеше әнисе булды. Быелгы сезонда Зәйтүнәнең бакчага соңгы мәртәбә баруы иде. Уңыш җыеп алынган, агачларны бәйләп, төпләрен йомшарту кебек көзге эшләр тәмамланган булса да, күз-колак булу өчен бармыйча булмый. Инде автобуслар хәрәкәте дә тукталгач, йә танышларының машиналарына утырып, йә ерак кына түгел урнашкан посёлокка автобус белән барып, соңыннан үз җае белән җәяүләп атлый торган иде. Җәй көннәрендә аны еш кына бакчага Марат та машинасы белән озаткалады. Ә менә бу арада әллә нәрсә булды улына. Берничә атна күзгә-башка чалынганы юк. Ана күңеле баласының ниндидер күңелсезлеккә таруын сизенде сизенүен. Тик аның эшләренә тыкшынып, ачуын китерәсе килмәде. Пошынырга сәбәпләр дә бар анысы. Атна-ун көн элек ниндидер адәмнәр килеп, без – милициядән, дип, улының нәрсәләр белән шөгыльләнүен, кайларда йөрүен сораштырганнар иде. Алар киткәч, Зәйтүнә, ашыгып киенде дә улы яшәгән фатирга китте. Ләкин аңа ишек ачучы булмады. Маратның өйдәш хатыны Люба да гел читләшеп йөри. Хәзерге яшьләр «граҗданский брак» дип атап йөрткән мондый мөнәсәбәтләрне Зәйтүнә бик хупламый. Шуңа күрә Люба белән алар электән үк сирәк аралаштылар. Маратның, командировкаларга еш йөрим, дип сөйләнгәне булгач, бу юлы да шунда киткәндер, дип, күңелен тынычландырырга тырышты ул. Тик ана йөрәге ана йөрәге шул. …«Кайнар нокта»ларда хезмәт итеп кайткан егетләргә кайберәүләр бераз көнләшеп тә карый. Шул ук вакытта, шикләнүчеләр дә юк түгел. Ни әйтсәң дә, үлем белән янәшә йөргән, кан күргән ир-атның холкын аңлап бетерерлек түгел. Юкка-барга кызып та киткәлиләр. Авыррак холыклы булса да, Марат күңелле компанияләрдән бер дә читләшмәде. Бигрәк тә үзе кебек дары иснәгән егетләр белән очрашып бәйрәм итүләр «югары дәрәҗәдә» уза иде. Дуслар төрле сугышчан бәрелешләрне искә төшереп утыра торгач, көн-төн белән алышына, вакыт исәбе югала. Акрынлап, шешә артыннан шешә бушата-бушата, егетләр «төтенгә әйләнә». Еш кына «сугышчан дуслык» мәҗлесләре Маратның өендә – әнисе күз алдында үтә. Исерткеч эчемлекле мондый мәҗлесләргә теше-тырнагы белән каршы булса да, ананың авыр сүз әйтеп, егетләрнең күңелен төшерәсе килми. Анда, ут эчендә, җиңел булмагандыр, әйдә, тыныч тормышның рәхәтен күрсеннәр… Кайчак, күп эчүдән миләре сыегайган малайлар янына кабымлыгын, тегесен-монысын әзерләп чыгарганда: «Артыгы китмәсен. Нигә шулкадәр эчәсез?» – диюдән ары узмый. Ә Марат, күп эчүдән томанлана барган карашын әнисенә текәп: «Не беспокойся, всё под контролем», – дип куя. Мондый «мальчишник»ларның хәерлегә илтмәячәген күңеле белән сизенә ана. Шуңа күрә, армиядән кайткач, эш таба алмыйча йөргән улын тизрәк эшкә урнаштыру кирәклеген аңлый иде… Ул бердәнбер улын ялгызы тәрбияләп үстерде. Ире, малай әле бик кечкенә чагында ук, яшьрәк бичәгә күзе төшеп, гаиләсен ташлап чыгып киткән иде. Зәйтүнә баштарак, бераз җилләнеп алыр да кайтыр, бала хакына гафу итәрмен, дип ирен көтте. Ләкин яшь хатын күңеленә хуш килгән булса кирәк, ире, бер ничә айдан кайтып, законлы аерылышу турында сүз кузгатты. Зәйтүнә башкага кияүгә чыгу турында уйламады да. Улы бүтәннәрдән ким-хур булып үсмәсен дип, икешәр эштә эшләде. Маратның тамагы да тук, өсте дә бөтен иде. Ә менә тәрбия ягы җитенкерәмәде бугай. Матди якны гына кайгырткан ананың улын тәрбияләргә вакыты да калмады. Малай, үз сүзен сүз итәргә өйрәнеп, иркәрәк үсте. Анысын таный Зәйтүнә.