бетерермен, дип кайгырып та куя иде. Тора-бара Марат ял көннәрендә өйдә тормый башлады....
бетерермен, дип кайгырып та куя иде. Тора-бара Марат ял көннәрендә өйдә тормый башлады. «Ял көннәрендә дә эшлисезмени, балакаем?» – дип сораштырырга керешсәң, Марат: «Наил Хәкимович шәһәр читендә дача төзи, шунда булышырга йөрим», – дип кенә җавап бирде. Ана монысына да куанды гына, әйдә, кылган яхшылыклары өчен бәхилләве шул булыр, дип уйлады. Ел ярым узды дигәндә, Марат өр-яңа «девятка» машинасына утырып кайтты. Рульдә үзе иде. Әнисенең: «Каян, ничек?...» – дигәненә каршы: «Бераз запас җыеп барган идем, калганына Наил Хәкимович булышты», – дип җавап бирде. Ана артыгын төпченмәде. Нишлисең, яшьләр үзләренчә яшәргә тели. Марат бурычлы булып калучылардан түгел, әҗәтен түләр. Тагын берәр айдан Марат аерым фатирга күчеп яшәргә теләве турын да әйтте. Булачак хатынының бер бүлмәле фатиры бар, диме шунда… Әле егерме дүрте дә тулмаган егетне аерып чыгарып җибәрергә бик теләмәсә дә, анысына да ризалашты Зәйтүнә. Ни генә димә, бала анага биш яшьтә дә бала, егерме биштә дә. Ярар, үз янында җылы ашы да, юып үтүкләнгән киемнәре дә булыр, ә өйдән чыгып китсә, кем шулай тәрбияләр баланы… Туйлар уздырмадылар, Люба исемле хатын белән «граҗданский брак»та гына яши башлады Марат… * * * Кайбер кешеләргә язмыш гел елмая. Нинди генә эшкә тотынсалар да, уңыш кына була, теләгәннәренә җиңел ирешәләр. Ә Наил Хәкимович андыйлар рәтенә керми. Язмыш аңа, үзе әйтмешли, алдын да, артын да күрсәтте, хәзерге дәрәҗәсенә ирешсен өчен, бик күп тоз ашатты. Алты балалы гаиләдән чыккан гади бер авыл малаена шәһәрдә кем җиңел тормыш әзерләп куйсын соң?! Кая инде ул! Түрә балаларына гына барысы да җитеш: үзләре туганчы ук әти-әниләре алтын таулары өеп куйган була. …Наил мәктәптә әллә ни яхшы укымады. Гаиләдә яхшы укуны максат итеп куючы булмаганда, бу аңлашыла да. Колхоз фермасында терлекче булып эшләгән әтисе, шунда ук сыерлар сауган әнисе дә укымышлы түгелләр. Олы малайлары Наил исәеп бераз баш калкыткач, алар: «Кул арасына керә башлады, ярдәмчебез булыр, ичмаса», – дип сөенеп, әле йорт эшләрендә, кайчак фермада да үзләренә ярдәм итәргә өйрәтә башладылар. Әтисенең: «Миччедән – мичче, чабатачыдан чабатачы туа, безнеке дә әллә кем булмас, үзебез шикелле ферма тирәсендә йөрер, әйдә, эшкә өйрәнеп үссен», – дип сөйләнгәнен Наил хәтерли әле. Өлкән бала буларак, кечкенә эне-сеңелләрен карау да аңа йөкләнгән иде. Тик ул ыбыр-чыбыр балаларның чыр-чу килеп сугышканнарын карап торырга бик яратмады. Шуңа күрә әлеге вазифаны тулысы белән үзеннән яшь ярым кечерәк сеңлесенә йөкләп, мәктәптән кайтуга, әти-әнисенә булышуны сылтау итеп, фермага йөгерә иде. Эштән вакыты калса да, дәресләрен карарга ашыкмый, малайлар белән шар сугарга чаба. Әнә шуңа да укуының рәте булмады. Ата-аналар җыелышларында: «Улыгызның башы бар, тырышмый гына. Бераз күз-колак булыгыз әле» – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. «Миччедән – мичче…» – дип, әнә шул вакытларда әйтә иде әтисе. Урта мәктәпне тәмамлагач, Наил, шәһәргә барып, төзүче һөнәре буенча укырга керде. Әти-әнисе моңа да куанды. Уллары шәһәрдә техникумда укып йөри ич. Өстәвенә ашау-эчү, киенү дә дәүләттән. Әйдә, бер тамак кимрәк булыр… Укуын тәмамлап, шәһәрдәге төзелеш оешмаларының берсендә ике-өч ай монтажчы булып эшләгәч, егетне армиягә алдылар. Ата-ана монысына да көенмәде. Армиядә хезмәт итмәгән кеше сирәк, дөнья күреп кайтыр, холкы ныгыр, диделәр. Һәркемнең дә язмышында кискен борылышлар була. Армиягә алыну, әле анда да Әфганстанда хезмәт итү, Наилне тормышка икенче төрле карарга өйрәтте. Совет солдатларын Әфганстанга кертеп, интернационалистлар итеп, сугыш хәрәкәтләрендә катнаштыру халык теленә «әфган сугышы» дигән исем белән кереп калды. Ул чакта ил җитәкчеләре, үзләренең гөнаһларын яшерү максатыннан, гади халыкка «интернациональ бурыч үтәү» дип аңлаткан әлеге мәгънәсез «иттарткычта» меңнәрчә совет солдаты башын салды. Наилнең күз алдында да дистәләгән сугышчан дуслары һәлак булды. Имгәнеп, гарипләнеп калганнары да шактый. Меңләгән аналарның ачы күз яше, мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы… Әле кичә генә мәктәп партасы артыннан