Тик Марат үз көченә күбрәк ышанган булып чыкты. Ул селкенергә өлгергәнче, Чегән, аның к...
Тик Марат үз көченә күбрәк ышанган булып чыкты. Ул селкенергә өлгергәнче, Чегән, аның кулын каерып, бөтереп идәнгә егып та салды. Егәрле икән, шайтан. Күрәсең, ул да, Маратның хәйләле адым ясарга маташуын чамалап, әзерлектә торгандыр. Идәндә йөзтүбән яткан Марат авыртудан ыңгырашып куйды. Чегән аның кулын шулкадәр каерып тоткан иде ки, аз гына кымшанса да, түзеп булмаслык авырту тойды. – А-а-а… Артём, каерма шулкадәр… Йә, йә, теләгегезгә ирештегез… Җиңелдем… – Ахмак син, Марка. Монда миннән башка беркем дә юк, дип әйтеп торам бит сиңа… Чыннан да, засададан чыгып, Чегәнгә ярдәмгә ташланучы күренмәде. – Йә, ышандыңмы инде?... Марат «әйе» дигәнне белдереп башын селкеде. Хәер, бүтән чарасы да юк иде… Өйгә кереп, өстәл янына утырышкач, Чегән менә нәрсәләр сөйләде аңа. Маратның теге көнге «стрелка» вакытында башта Женяны атып яралавы, ә соңыннан Косойны үтерүе тамерланлылар арасында да, Кулагин егетләрендә дә аңлашылмаучанлык китереп чыгарган. Тамерланлылар аны үзләренә теләктәшлек күрсәткән, шуңа күрә дусларына каршы корал күтәргән, дип уйласалар, элекке дуслары Маратны «легавыйлар» куйган кеше дип фикер йөрткән. Засадада ятучы егетләр хакында да оперларга ул җиткергәндер, дип уйлаганнар. Ул көннәрдә аны сатлык җан дип уйлап, Кулак үз тиресенә сыеша алмыйча бәргәләнеп йөргән. Кичекмәстән Маратны эзләп табарга кушкан. Ялантау янындагы урманда Маратны ычкындырганы өчен, Женяга да шактый эләккән. Тегесе: «Җир йотты диярсең, әллә кая юкка чыкты», – дип акланган, имеш. Вася үзе дә әллә ни майтара алмаган булыр иде, билгеле. «Мин! Мин!» – дип шапырына гына. Әнә бит, атыш башланып, өсләренә ментлар ябырылгач, «Ауди»га утырып, Борзой белән ничек качып котылды… Шуннан соң Вася белән Женя арасында бик җитди сөйләшү булып алган. «Миңа шул стукачны йә тере, йә үле килеш табып китермәсәң, игелек көтмә, – дип янаган Кулак. – Адәм актыгын үз кулларым белән буып үтерәсем килә», – дип тә ычкындырган. Женя шул ук көнне Маратның әнисе яши торган йортка сак куйган. Ә Любаның яшәгән фатирын күзәтергә Артёмны билгеләгән. Анысы Маратның Люба белән ир-хатын булып яшәп ятуын белмәгән, әлбәттә. Женя аңа: «Шул фатирда яшәүче шлюха янына барып кунгалап йөри», – дип кенә әйткән. – Күзәткән беренче көннәрдә шикләнерлек нәрсә тоймадым. Люба, гадәттәгечә, эшкә китә, эштән кайта. Өенә кергән-чыккан кешеләр күренми, – дип дәвам итте сүзен Чегән. – Тик, берәр атна узгач, хатын үзен сәер тота башлады: артыннан күзәтмиләр микән, дигәндәй, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, сискәнеп, як-ягына карана. Шуннан соң, ул хатын эшкә киткәч, фатир ишегенә ачкыч яратып кердем, сине шунда качып ятадыр, дип уйлаган идем – юк. Ә беркөнне, артыннан ияреп, бакчага барып чыктым. Ул чакта янымда коралым юк иде. Керергә шикләндем. Шул кичне Любаның якасыннан алдым да: «Сөйлә, Марат кайда», – дим. Яшерә сука. «Командировкага китте», – дигән була. Тәнен бирсә бирә, сүзен бирми, диләр андыйлар турында. Тәки серне ачмады. Ләкин куенына кертте. Елан. Шәп нәмәстә икән… Марат калтыранып куйды. Артёмның шулай сөйләшүенә җен ачуы чыкты аның. «Чегән алдаша гынадыр», – дип тынычландырырга тырышты үзен. Ул хатын-кыз ягыннан арттырырга ярата. Люба кочагын ачмагандыр. Алай дисәң, хатынның читләргә күз-каш сикертә торган гадәте бар, юха елан белән бер. Ә шәп нәрсә булуын Артёмнан сорап торасы түгел. Ирләрне яраттыра белә ул. Шунда Марат хатынының чит ир белән назлануын, аның ымсындыргыч шәрә тәненең калтыранып куюларына кадәр күз алдына китерде. Колагына Любаның ләззәтләнүдән ыңгырашуы да ишетелгәндәй булды хәтта. Шушы минутта Чегәннән көнләшеп тә куйды егет. Юк, көнләшүдән бигрәк зәһәр ачу иде бу. Бүтән вакыт булса, өзгәләп ташлар иде дә… Тик хәзер ярамый… Юк, хәзергә ярамый. – Менә шулай итеп эзеңә төштем мин синең, – дип тәмамлады сүзен Артём. Өй эчендә авыр тынлык урнашты. Әлеге «тарих»ны тыңлап бетергәч тә, Марат һаман башын иеп утыра бирде. Ә Чегән сынаулы карашын аңа төбәгән. Ләкин әйтәсе сүзләре бетмәгән икән әле. Бераздан ул: