Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 9. Боларны күргәч, Марат чын күңелдән сөенде. – О-о, бер айлык провизия алып килгәнсең син монда. Ничек күтәрдең? – диде ул, шатлыгын яшермичә. Люба юлда машина туктаткан икән. Олы юлдан монда кадәр җәяүләп атлаган. Марат шунда ук сигарет кабызып, тирән итеп суырды. Аның күптән инде тәмәке капканы юк. Кайвакыт, тиешле күләмдә ияләнелгән никотин кермәгәч, юкка гына ачуы кабара иде. Тартасы килгән чакларда, кипкән үлән төреп тартырлык хәлгә килгәләгәне дә булды. Төтен белән агуланган организм барыбер үзенекен сорый шул. Бераз тынычлангач, Люба: – Йә, хәзер сөйлә инде, син ничек мондый хәлгә төштең? Ни өчен качып йөрисең?... – дип, сорау артыннан сорау яудыра башлады. Тик, хатыны булса да, Маратның Люба каршында бик чишелеп китәсе килмәде. Шуңа күрә: – Хәзергә берни дә сорама, Любаша. Барысы да үз урынына баскач аңлатырмын. Мондый вакытлар озакка бармас, тагын әйбәт яши башларбыз. Монда аңлашылмаучанлык кына килеп чыкты, – дип сөйләнде ул. * * * Көн төш вакытына якынлашып килә иде. Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә бакчачылык ширкәтләренең берсендә асылынган ир-егет мәете табылу турында килеп әйттеләр дә, Саттаров Гомәр җитәкчелегендәге оператив төркем ашыгыч рәвештә шунда чыгып китте. Мондый вакыйгалар еш булганлыктан, бу оперлар өчен көтелмәгән хәл түгел. Хәтта көнгә бер-ике мәртәбә җинаять булган урыннарга барырга туры килгәли. Һәм кайвакыт, ашыгыч рәвештә чыгып киткәнлектән, урынга барып җитмәгән килеш, кая һәм ни өчен барганнарын да төшенми калалар. Оператив төркемгә хәбәр китерүче кешенең «Москвич»ы артыннан бакча кишәрлекләре арасындагы тар гына урамнардан боргалана-сыргалана шактый баргач, дүрт-биш кеше җыелып торган бакча өе янына килеп туктадылар. Капка янында торучы кешеләр төркеме, читкә тайпылып, милиционерларга юл бирде. Алдан баручы Гомәр ачык чолан ишегеннән эчке якта асылынып торучы кешенең аякларын ерактан ук күреп алды. Баудан төшермәгәннәр. Һәм дөрес тә эшләгәннәр. Гомәр мондый вакыйгаларны элегрәк тә хәтерли. Яңарак кына асылынмаган яисә кешене коткарып калу мөмкин түгел икән, милиция һәм суд-медицина экспертлары килмәгән килеш гәүдәне элмәктән алу киңәш ителми. Асылынган кеше, гадәттә, башын үз теләге белән элмәккә тыга, дип уйланылса да, бу һәрчак алай булмый, кайвакыт, кешегә читтән «ярдәм иткән» очраклар да юк түгел. Гомәр андый хәлләрне дә белә. Саттаров ишектән эчкә үтте һәм асылынган кешенең йө зен күреп имәнеп китте. Бу – әле моннан берничә атна Ялантау янындагы вакыйгалар вакытында Гомәрне үлемнән йолып калган, ә соңыннан милициядән дә, үзенекеләрдән дә качып киткән Марат иде. Димәк, бу көннәрдә ул шушы бакча өендә яшеренеп яткан булып чыга инде. Гадәттә, мондый аулак урыннарда табылган мәетләрне тануы авыр була. Тик бу очракта кыенга туры килмәде – мәетнең кем икәнлеген Саттаров кына түгел, биредә җыелган һәркем белә булып чыкты. Монда килгән кешеләр аның туганнары һәм якыннары икән. Ә бакча егетнең әнисенеке, ди. Кызык, тикшерүчеләр менә инде ничә атна Маратның эзенә төшә алмады. Бакчаларын тикшермәделәр микәнни? Иң беренче шушында сак куярга кирәк юкса. Инде күптән эләктергән булырлар иде. Монда әнисе ашарына да китереп йөргәндер әле?... Шунда Гомәр төркем яныннан аз гына читтәрәк басып торучы Вася Кулагинны күреп алды. Каяндыр ишетеп, килеп җиткән. Марат белән бер оешмада, хәтта үз кул астында да эшләгәч, монда килүе гаеп түгел анысы. Тик теге көнне, Ялантау янында булган вакыйгалардан соң, тикшерүчеләр белән автопредприятиегә баргач, Марат турында сораштыруга каршы «белмим, күрмәдем, ишетмәдем, миңа мәгълүм түгел» кебек сүзләр белән җавап биреп утырган иде. Ә бүген сәгате-минуты белән ишетеп, килеп тә җиткән әнә. Гомәрнең үзенә игътибар иткәнен Вася да шәйләп алды, аның ягына борылып башын изәде, исәнләшкән кыяфәттә иреннәрен селкетте. Тик аның һәр хәрәкәтеннән, үз-үзен тотышыннан Саттаровның монда булуына ризасызлык чагыла иде.