Суд-медицина экспертлары эшләрен бетергәч, хокук сакчылары Маратның гәүдәсен, элмәктән ...
Суд-медицина экспертлары эшләрен бетергәч, хокук сакчылары Маратның гәүдәсен, элмәктән алып, ишегалдына чыгарып салдылар, беркетмә төзеделәр, җыелган кешеләргә җирдә ятучы гәүдәгә якынрак килү мөмкинлеге туды. Маратның әнисе Зәйтүнә апа инде еламый, ара-тирә бөтен гәүдәсе белән калтыранып, сулкылдап кына ала. Әлеге фаҗигадән гаҗиз калган ананың күзләрендә ниндидер чарасызлык галәмәте чагыла. Вася Кулагин да якынрак килде, бераз карап торгач, иелеп Маратның корсак турында ачылып киткән күлмәген каплаштырды. Юк, каплап кына калмады, ул аның корсак турысын капшады да кебек. Һәрхәлдә, Гомәргә шулай тоелды. Гомәр, ерактан булса да, мәетнең корсагында ниндидер яра сыман урын шәйләп алды. Әле аның белән дә бетмәгән икән. Вася торып баскач та әле Маратның гәүдәсенә текәлде. Сиздермичә генә, каш астыннан тирә-яктагыларга күз төшергәч, кабат иелеп, күкрәк тирәсендәге төймәсен чишеп, тагын нидер карады. Юк, Гомәр ялгышмады, Васяны, чыннан да, нәрсәдер кызыксындыра иде, күрәсең. Нәрсә икән?... Шуннан соң Вася озак тормады, машинасына утырып китеп барды. Ул киткәч, Гомәр Маратның мәетен җентекләп карарга исәпләгән иде... Тик кая ул? Читтән тагын бер җансыз гәүдә табылгач, аның белән мәш килгән арада, медиклар Маратның мәетен моргка алып китәргә әзерләп куйганнар иде инде… Гомәрнең ул көне чамасыз мәшәкатьләр белән узды. Бары тик икенче көнне иртән, бераз эшләре кимегәч кенә, Марат ның гәүдәсен карарга җыенганлыгын исенә төшерде дә, туган-тумачасы алып киткәнче дип, ашыгып моргка китте. Моргта эшләүче патологоанатомны ул яхшы белә. Шамил Фатыйхович аны ачык чырай белән каршылады. Маратның гәүдәсен озакламый килеп алып китәчәкләр икән. – Сез оперлар исәннәргә дә, үлгәннәргә дә тынгылык бирмисез, – диде ул, шаярып. Гомәр үтенечен җиткергәч, янәшәдә торучы өлкән абзыйга: «Яким дәдәй, менә бу иптәшне камерага озат әле. Милициядән ул. Кичә китерелгән егет гәүдәсен карарга тели», – дип үтенде. Яким дәдәй дигәне Саттаровның милициядән икәнлеген үзе дә чамалаган иде, карышып маташмады. Шулай да: – Зурдан кубып тотындыгыз, ахрысы? Таң тишегеннән үк бер егет килеп, мин милициядән, дип, сез сораган кеше мәетен күрсәтүләрен үтенгән иде, – дип, үз сүзен әйтергә ашыкты. Гомәр сагая калды: – Ә нишләде соң ул анда? – дип сорады. – Белмим, гәүдәсенең артын-алдын дигәндәй җентекләп карап чыккач, миңа бер иллелек төрткән булды. Алмадым. Үлеләр белән сәүдә итеп акча эшләү минем кәсеп түгел. – Ниндирәк егет иде соң? – Нинди, дип, егет шикелле егет инде. Карарак кына, уртача гәүдәле таза егет. Милициядә шундыйлар эшли бит… – Документларын карамадыңмы? – Ниндидер кызыл тышлы катыргысын күрсәтте. Минем сукыр күзләр белән анда ни язылганын аерып буламыни? Төпченеп тормадым. Милициядән тек милициядән… Вася Кулагин булуы ихтимал, дип уйлады Гомәр күңеленнән генә… Чыннан да, мәетнең корсак өлешендә һәм күкрәгендә ниндидер сыдырылганга охшаган яралар бар. Гомәр, әйләндергәләп карый торгач, сыртында да шундый ук ярага тап булды. Әйтерсең лә махсус ясалган. Әгәр үзе асылынмыйча, кем дә булса «ярдәм итеп», тәнендәге үзенчәлекле билгеләрен яшерергә маташса?... Әйтик, нинди дә булса җөй, миң яисә татуировка булырга мөмкин. Алай дисәң, ни өчен ул аны бакчада – тиз генә табып алырлык җирдә калдырган? Югыйсә башын, йөзен танымаслык итеп, ераграк яшерергә дә була бит. Җинаятьчеләр эз яшерү өчен күп очракта шулай эшли дә. Ә монда?... Бәлки, Марат үзе?... Башын элмәккә тыгар алдыннан тәнендәге үзенчәлекле билгеләрне юкка чыгарырга уйлагандыр?... Тик болай эшләү ни өчен кирәк булыр икән? Юк, монысы нигәдер йогышмый. Тагын болай да булырга мөмкин, әйтик, үзенә охшаган кешене үтергән дә… Саттаров әлеге уйларыннан елмаеп куйды. Монысы бигрәк фантастикага якын шул. Андый нәрсә әкиятләрдә булган очракта да, тормышта була алмас кебек. Шулай да тикшереп карарга кирәк…