булачак.
булачак. Саттаров тикшерүчеләрдән алган «делолар»ны яхшылап өйрәнде. Аларның Тамерлан төркеменә кагылганы берничә том тәшкил итсә, чагыштырмача соңрак оешкан әфганлыларныкы юкарак иде. Аларда фамилияләр дә бармак белән генә санарлык. Лидерлары ниндидер Василий исемле егет икән. Гомәр күпме генә эзләсә дә, ул «Дело»дан Марат турында бернинди дә мәгълүмат тапмады. «Стрелка» урынында ятып калган ике мәетнең кемнәрнеке булуын тикшерүчеләр тиз ачыклады. Аларның берсе тамерланлылар шайкасының иң актив әгъзасы – инде берничә мәртәбә төрмәдә утырып чыккан Кабан кушаматлы Сизов Геннадий Николаевич. Икенчесе – әфганлылар ягыннан – Расих Нигъмәтуллин. Хулиганлык өчен хөкем ителеп, бер мәртәбә утырып чыккан адәм. Соңгы вакытта беркайда да эшләмәгән. Ничек көн күргәндер, анысы мәгълүм түгел. Оператив төркемгә «пистолет белән ауга чыктык» дип алдашкан ике егетнең дә кем булуын тикшерүчеләр тиз ачыклады. Алар шулай ук бер җирдә дә эшләмәүче Сарматов Николай белән Шәфыйков Айтуган булып чыкты. Ләкин әфганлылар эше буенча кузгатылган элекке «делолар»да аларның исемнәре дә чыкмады. Бу егетләрнең моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылганнары булмаса да, аларны тоткарлап, вакытлыча сак изоляторына ябып куйдылар. Тикшерүче тамерланлылар төркеменнән дип уйланылган берничә егетне чакыртып сөйләште. Төркем җитәкчесе Тимур исә чакыруга килмәде. Әфганлылар ягыннан ачыклыйсы сорауларга җавап табу өчен, тикшерүчеләр гараж кооперативындагы автомобильләрне ремонтлау предприятиесендә дә булдылар. «Ялантау вакыйгасы» турындагы эш тикшерүчеләргә тапшырылып, хәзер инде үзенә бернинди кагылышы булмаса да, Гомәр дә алар белән барды. Исәбе Марат турында җентекләбрәк белү иде. Тик Вася Кулагин авызыннан: «Белмим, кайда йөридер, эшкә килгәне юк. Хәбәр итмәде. Каядыр юкка чыкты. Үзебез дә аптырашта. Андый сәер яклары элегрәк тә булгалый иде», – дигән сүзләрдән башка нәрсә ишетмәде. * * * Наил Хәкимович белән Василий Кулагинның дуслыклары сизелми генә башланды. Ул вакытта Наил хәрби комиссариат аша төрле елларда Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән егетләрне, эзләп табып, җыелышларга чакыра иде. Бергә җыелып, хәл итәсе проблемалар да шактый: армиядә һәлак булып, цинк табут белән кайтарып күмелгән солдатларга кабер ташлары ясату, зиярәт кылу, аларның гаиләләренә ярдәм итү, мәктәпләрдә музейлар оештыру, укучылар белән очрашулар үткәрү – тавык та чүпләп бетермәслек эшләр. Боларның барысын да җәмәгать тәртибендә, эштән соң яки ял көннәрендә башкардылар. Әнә шул чакларда ук Василий Кулагин Наилгә теләктәшлек белдереп йөрүче иң ышанычлы егетләрнең берсенә әверелде. Наил совет солдатлары Әфганстанга кертелгән беренче елларда хезмәт иткән, Василий исә унъеллык бу сугышның ахырына эләккән. Еллар аермасы күп булса да, бер үк юлда йөргәннәр, бер үк авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргәннәр, хәзер дә максатлары бер. Бәлки, егетләрне әнә шул берләштергәндер, Наилнең үз-үзен аямыйча әфганлылар өчен янып-көеп йөрүе Василийда ихтирам уяткандыр. Анысы әһәмиятле түгел, әмма шул көннәрдән башлап, егетләрнең юллары берләште. Әфганлыларның очрашулары бик җанлы уза иде. Кайнар әңгәмәләр тынып торган арада Василий, кулына гитарасын тотып, берәр әфган җырын башлый. Аны күтәреп алалар, бераз гына гырылдабрак чыккан тавышына башкалар кушыла. Кайчак, патриотик җырлар «блатной» җырлар белән аралашып китә. Василий аларын да оста башкара, һәм шуның белән башкалар күңелендә бердәй хуплау таба иде… Ул елларда әфган сугышы ветераннарын эш белән тәэмин итү буенча Наилгә күп көч түгәргә туры килде. Әлбәттә, үзе максат итеп куйганнарның күбесенә иреште дә. Туксанынчы еллар башында ук халык көтелмәгән сынауларга дучар булды. Илдә кризис. Кибет киштәләре буш. Хәер, гади халыкның әйбер сатып алырга акчасы да юк. Чөнки икътисади кыенлыкларга каршы тора алмыйча, илдә күп кенә предприятиеләр бөлгенлеккә төште яки бөтенләй ябылды. Күпләп эштән кыскартулар китте… Хезмәт хакын яртышар елга, кайчак аннан да озакка кичектереп түләүләр гадәти хәлгә әверелде.