Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 7. Сентябрь ахырында тамерланлылар белән әфганлылар арасында «стрелка» булачагы турында телефоннан аноним хәбәр алынуга, әйтүче үзе күләгәдә калуны кулай күргәч, милициядә башта аның чынлыгына шикләнебрәк карасалар да, шайтан нәрсә белән шаярмас дигәндәй, Саттаров җитәкчелегендәге оперативниклар юлга ашыкты. Алдан җибәрелгән төркемне дә алар шунда ук күреп алдылар. Дөрес, берсеннән алынган Макаров пистолетыннан кала егетләрдән шикләнерлек берни табылмады. Сораштыруга каршы: «Менә пистолет таптык та, сынап карау өчен ауга чыккан идек», – дип алдаларга маташтылар. Пистолет белән ауга йөрмәгәннәрен сабый бала да белә югыйсә. Андагы ике егетне, кулларына богау кидереп, тоткарларга туры килде. Шулар белән мәш килгән арада урман полосасы янына «Ауди» автомобиле килеп туктады. Ләкин аннан чыгучы булмады. Сүз дә юк, болар кемнәрнедер көтә. Оператив төркем дә агачлар ышыгыннан әлеге машинаны күзәтә башлады. Һәм, озак та үтмәде, икенче яктан тәрәзәләре караңгылатылган «BМW» машинасы күренде. Саттаров, егетләренә әзер булырга кушып, пистолетын кулына алды. «Коралны һавага атып кисәтү өчен генә кулланырга» дигән команда бирде ул. Гадәттә, мондый «стрелкалар» атышсыз узмый. Чөнки төркемнәр, нәрсә дә булса бүлешә алмаганда, «стрелка»га чакырышалар. Сүз дә юк, болар да корал кулланачак. Ләкин эшне аңа кадәр җиткерергә ярамый, коралсызландырып, кулга алырга кирәк үзләрен. Чыннан да, машиналарда утыручылар, ишекләрдән чыгып, бер-берсенә каршы атлагач, Саттаров аларның Ялантау янына юкка гына килмәүләрен, ике якның да бары тик корал телендәгенә сөйләшергә теләвен сизеп алды. Атыш башланганчы өлгерергә кирәк иде. Шунда ул егетләренә: «Әйдәгез, якынрак киләбез», – дип команда бирде. Тик тамерланлыларның килү юнәлеше оперлар ягында булганлыктан, алар милиционерларны бик тиз күреп алдылар. Араларында ыгы-зыгы башланды. Кирегә борылып табан ялтыратучы «паникерлар»га әфганлылар пистолетлардан ут ачты. Тәртипсез рәвештә атыш башланды. Тамерланлылардан берәү егылды, калган икесе машинага йөгерде. Аларның да берсе яраланды булса кирәк. «BМW» ишегеннән милиционерлар ягына автоматтан аттылар. Тик ул бер кемгә дә зарар китермәде. Ядрәләр колак яныннан сызгырып узды. Инде бу хәлләрдән соң әфганлылар да милиционерларны күрделәр. Шунда Саттаров егетләрнең берсен танып алды. Ул кайчандыр Чечняда аның взводында хезмәт иткән иде. Исемен дә хәтерли әле – Марат. Ә аннан соңгы вакыйгалар тиз алышынды… Каршыдагы егетләрнең берсе, пистолетын күтәреп, Саттаровка төбәде. Шунда көтелмәгән хәл булды. Марат тегеңә атып җибәрмәсенме! Анысы яралы кулын тотып аптырап торганда, янәшәдәгесен дә атып екты һәм урманга таба йөгерде. Беренче аткан егет, яраланган уң кулын тотып, Марат артыннан ташланды. Ул арада «BМW» белән «Ауди» машиналары икесе ике якка китеп барды. Урман эченә кереп күздән югалган егетләр артыннан өч милиционер куа китте. Җирдә бары тик ике җансыз гәүдә генә ятып калды. Егетләр икесе дә шунда ук җан биргән. Саттаров аларның кесәләрен капшады. Аларда бернинди документ та юк иде… Маратның үз дусларына каршы корал күтәрүенең сәбәбе, үз алдында бурычын үтәү өчен булганына Саттаров шикләнмәде. Димәк, аңа карата яхшылык эшләгән булып чыга инде. Гомәрнең элекке яхшылыгына, ягъни аны үлемнән йолып калуы өчен рәхмәте. Тик бер үк гамәл төрле күзлектән караганда төрлечә бәяләнә. Кешелеклелек ягыннан Гомәрне үлемнән коткарып калуы изгелек булса, «тамерланлылар» ягыннан – теләктәшлек, «әфганлылар» ягыннан караганда – хыянәт! Хокук сакчылары өчен җинаять булып исәпләнә. Әйе, әйе, җинаять. Беренчедән, ул җинаятьчел төркем әгъзасы, икенчедән, кеше үтерүче. Дөрес, үтерелгән егет тә җинаятьчел төркемнән. Ләкин ул барыбер кеше бит… Бу хәлләрдән соң Маратның әфганлылар төркеменә сыймаслыгын Саттаров аңлый. Хыянәтчеләрне беркайчан да, беркайда да кичермәгәннәр. Хокук сакчылары кулына килеп эләксә дә, аны җәза көтә. Чөнки монда җинаятьчеләрнең башыннан сыйпамыйлар. Марат, Гомәр уенча, Ялантау янында булган вакыйгалардан соң, качып яшәргә мәҗбүр