яралы шул, сулы белән генә атты. Марат та, артка борылып, пистолетын төзәп тормыйча гын...
яралы шул, сулы белән генә атты. Марат та, артка борылып, пистолетын төзәп тормыйча гына, бер-ике мәртәбә тәтегә басты. Менә Марат күз чите белән генә юлдан зур тизлектә ераклаша барган «BМW»ны күреп алды. Бер милиция машинасы аның артыннан куа китте. Тик «шестёрка»га кая инде ул «BМW»ны куып җитү! Монысы юләргә дә аңлашыла… Ә Кулагин белән Борзой утырган «Ауди» икенче якка, урман читендәге борылышка кереп күздән югалды. Оперларның икенче машинасы аның артыннан кузгалып та тормады, ул Маратлар ягына йөгергән ментларны көтә калды… Агачлар арасына кергәч, Женя тагын бер мәртәбә атты. Бусында да ядрә, агач ботакларын сындырып, читтән узды. Хәзер инде эзәрлекләүчедән качу җитезлеккә бәйле. Женяның кулы гына яралы булса да, ул хәлсез. Ә Маратның сыдырылган җире дә юк. Бу яхшы, әлбәттә. Ара ерагая бара бугай, моны куа килүченең аяк тавышыннан һәм ботак-сатаклар сынганнан яхшы чамаларга була… Кәүсәләре куе булып үсеп утырган агачларны әйләнеп үтим дип уңгарак борылган иде, саргайган куе үләннәр каплаган шактый зур чокыр булган икән, Марат шунда егылып төшкәнен сизми дә калды. Чокыр кырыенда яндырырга дип өеп куелган куак өеме дә ишелеп төшеп, Маратны каплады. Шунда егет борын төбеннән генә кап-кара елан шуышып үткәнен күреп калды. Аның дулкын сыман хәрәкәте дә аермачык күренде хәтта. Кинәт өстенә кеше егылгач, курыкты, күрәсең, хәшәрәт. Башка вакыт булса, Марат кычкырып читкә сикергән булыр иде. Тик бу юлы ул аз гына да шүрләмәде. Арттан килүче дошман куркынычрак та, мәкерлерәк тә шул. Килеп төшкән урыныңнан кузгалырга маташу мәгънәсезлек булыр иде. Ятып калу файдалырак. Һәм егетне шул коткарды да. Женя аны күздән югалтты булса кирәк, авыр гына мышный-мышный, куакның бөтенләй икенче ягыннан үтеп китте. Хәер, үз кайгысы кайгы булгандыр. Артыннан «легавыйлар» куа килә бит. Женяның аяк тавышлары тынып бераз торгач, ике-өч милиционер йөгереп узды. Тик ун-унбиш минуттан алар кире киләләр иде инде. Куак өеме яныннан узганда, Марат аларның өзек-өзек сөйләшкәннәрен дә ишетте хәтта. – Җир йотты диярсең, әллә кая олактылар… – Икәү иделәр бугай? – Нишләп үзара атышканнарын гына аңлый алмадым… Димәк, Женя да качып котылган. Алар киткәч, Марат тагын берәр сәгатьләп чокырда ятты әле. Куаклардан арынып, чокырдан чыккач, Марат бу тирәдән ераккарак китү җаен карады. Урманга да бик эчкә керергә ярамый, Женяга тап булуы ихтимал. Шулай ук урманнан читкә дә чыгарга ярамый, «легавыйлар»га эләгүе бар. Шуңа ул, куркынычсызрак җиргә җиткәнче, урман читеннән ике-өч метр калдырып, агачлар арасыннан атлады… * * * Ялантау янында тамерланлылар белән булган «стрелка»дан соң Васяның уйлары бөтенләй чуалды. Маратның ул көндәге кыланышларын берничек тә аңлатырлык түгел иде шул. Косойны атып екты, Женяны яралады. Һәм болар барысы да «легавыйлар» засададан күтәрелгәч булды. Димәк, ул ментлар шымчысы булып чыга түгелме? Ә шулай булган очракта, Наил Хәкимович кем? Ул да ментлар ялчысымы? Маратны алар арасына ул тыкты бит. Менә монысын Вася башына һич сыйдыра алмый иде. Кайсы яктан гына чыгып уйласа да, Вася үз башын да кайнаган бу сорауларга җавап таба алмады… Косойны җирләп, берәр көн узгач, мастерскойга тикшерүчеләр килеп иснәнеп йөрде. Сораулар бирделәр. Анисимов, гадәттәгечә, ык-мык итте, үзенең аңгыра башына барып җитмәгән сорауларга җавабы да керделе-чыктылы гына булды. Аны күзәтеп торган Вася: «Натуральный бозау», – дип уйлап куйды. Әллә юри генә тилегә сабышамы, әллә чыннан да?... Кулагинның үзеннән дә сорау алдылар. Марат белән кызыксындылар. Ялантау янындагы «стрелка»га катнашы бармы-юкмы икәнлеген белештеләр. Гомумән, бу автомастерской тирәсендә шикле эшләр ешайды, дип кисәттеләр. Вася барлык сорауларга да: «Белмим… ишеткәнем юк…» – кебегрәк җаваплар бирде. Мастерской турындагысына исә: «Монда һәрберсе үз эшен белә. Кыңгыр эшләргә вакытлары юк. Ә эштән тыш вакытларда егетләрнең нишләп йөрүләрен каян белик. Һәрберсенең артына каравылчы тага алмыйбыз бит», – диюдән узмады. Марат турында сораштыргач: «Белмим, кайда йөридер, эшкә килгәне юк. Хәбәр итмәде.