Маратның баш миен «Засада!» дигән уй телеп узды. Димәк, «легавыйлар» аларны сагалап тор...
Маратның баш миен «Засада!» дигән уй телеп узды. Димәк, «легавыйлар» аларны сагалап торган. Ә засададагы егетләр кайда соң? Кемдер саткан булып чыга түгелме?! Бәлки, тамерланлылар шулай үч алмакчы булганнардыр? Алай дисәң, үзләре үк зыян күрде. Белсәләр, паникага бирелмәсләр иде. Алдан күреп алулары да «легавыйлар»ның аларга каршы яктан, Маратларның арткы ягыннан килеп чыгуларында булгандыр, бәлки. Димәк, безнең гранатомет белән утыручы егетләрне каптырган болар. Косой югыйсә бернинди дә засада куелмаган дигән иде… Ул арада Женя белән Косой да куаклыктан чыгып килүче оператив төркемне күреп алды. Берничә мәртәбә тәтегә басып, утлы корал тавышын ишеткән егетләрдә азарт уйный башлады булса кирәк, Женя, ике дә уйламыйча, пистолетын күтәреп, алдан килүче ментка төбәде. Ара якынайганнан-якыная бара. Шуңа күрә Марат килүчеләрнең йөзләрен аермачык күрде. Алдан йөгерүче милиционер аңа таныш кебек тоелды. Әйе, әйе, бу Чечняда солдат шулпасын бергә чөмергән дусты, якташы Саттаров иде… …Чечняда хезмәт иткәндә, әле күптән түгел генә хәрби училище тәмамлаган булса да, инде дары исен иснәп өлгергән яшь лейтенант, якташы буларак, Маратка якын итеп, «земляк» дип эндәшә иде. Бервакыт алар взводы, тау юлыннан барганда, боевиклар засадасына юлыкты. Азрак атышканнан соң, тегеләр кул сугышына күчте. Ул чакта әле бер бәрелештә дә катнашырга өлгермәгән, тере боевиклар хакында ишетеп кенә белүче Марат, кулына ялангач пычак тотып, ерткыч җанвардай өстенә ташланган әзмәверне күргәч, каушабрак калды. Тагын бер адым һәм… бандит хәнҗәре белән егетнең бугазына сызып та җибәрәчәк… Кинәт янәшәдә автомат чираты яңгырады. Бандитның кулыннан хәнҗәре төшеп китте һәм ул, эчен тотып, яман үкереп, бөгәрләнеп җиргә ауды да тынсыз калды. Коткаручы – Татарстан егете Саттаров Гомәр иде. Марат сугыш чирканчыгы алган шул беренче бәрелештә лейтенант Саттаров аны ике мәртәбә үлемнән йолып алды. Бандитларны тау елгасы ярына кысрыклый башлагач, тегеләр ягыннан ыргытылган граната шартлап, Гомәр үзе дә яраланды. Аны авыр хәлдә госпитальгә озаттылар. Соңыннан лейтенантны үзебезгә җибәрүләре хакында ишетелде. Марат үзен үлем тырнагыннан йолып калган бу кешегә гомере белән бурычлы иде. Аны беркайчан да онытмаска, армиядән исән-сау кайтса, эзләп табып, рәхмәт әйтергә сүз бирде. Тик барысы да без уйлаганча гына бармый шул. Марат, армиядән исән-имин кайтса да, Саттаровны таба алмады. Дөресрәге, ул аны эзләмәде дә. Әгәр, сәбәбе нәрсәдә, дип сорасалар, кырык сәбәп табар иде. Тик кырык сәбәп тә аны акламый. Егет кеше сүзеңдә тора белергә тиеш... Һәм менә нинди шартларда очраштырды аларны язмыш. Ул чакта да засада иде. Бандитлар засадасы… Менә хәзер дә засада. Тик аны кайчандыр үлемнән коткарган Саттаров хәзер үзе пистолет «мушкасында утыра». Аның гомерен өзү өчен, Женяның бер бармак селкетүе дә җитә. Марат кинәт пистолетын күтәрде дә Женяга атып җибәрде. Егет моны көтмәгән иде, әлбәттә. Ул гаҗәпләнгән күзләрен Маратка текәде. Ядрә аның уң кулбашына тигән, күрәсең, пистолет тоткан кулы асылынып төште. Ул ахылдап, сул кулы белән ярасын тотты. Янәшәдә торган Косой, яман сүгенеп, Маратка борылды. Аның күзләрендә нәфрәт һәм шул ук вакытта гаҗәпләнү дә бар иде: – Ух син, адәм актыгы… Сука! Анаңны фәлән итим… Мин сине… Тик Марат өлгеррәк булып чыкты: Косой пистолетын төбәгәнче, аның «пушка»сыннан ут бөркелде. Теге, күкрәген тотып, җайсыз гына селкенеп куйды, авызы бер ачылды, бер ябылды. Шулчак, аскы ирене читеннән ал тасма күренде. Косой башта акрын гына тезләренә чүкте, аннан соң җиргә йөзтүбән капланып, тынсыз калды. Женя һушына килеп өлгергәнче, Маратка тиз генә табан ялтыратырга кирәк иде. Урман якында, егерме-утыз адымда гына. Кем әйтмешли, ике атлап, бер сикерсә, анда барып та җитәчәк. Шуны уйлап, ул агачлык ягына омтылды. Артта Женяның: «Марка, тукта! Качма! Атам юкса», – дип кычкырганы ишетелде. Һәм, чыннан да, ике мәртәбә шарт-шорт аткан тавыш яңгырады. Ядрәләр Маратның колак яныннан сызгырып узды. Женя бу кадәр генә ераклыктан тидергән дә булыр иде. Ул төз ата. Тик уң кулы