Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 6. Алар хәзер үк шунда китә. Ә сәгать дүрттә мин, Борзой, Марка һәм Женя шунда барачакбыз. Анда безне беренче төркемнән Косой каршыларга тиеш, засада бармы-юкмы икәнлеген дә ул әйтә. Борзой белән мин сөйләшергә чыгачакбыз. Алар шәхсән үзем белән сөйләшергә тели. Мин риза. Тик Тимур үзе чыкса гына. Әгәр ул күренмәсә, син, Женя, Борзой белән чыгарсың. Машинадагыларга пушкаларын әзер тотарга киңәш итәм. Алдан ук кисәтеп әйтәм, сөйләшүләрдә бернинди ташлама ясамаячакбыз. «Заман» – безнеке, бетте китте! Аларның бу җавапка риза булмаячаклары көн кебек ачык. Куркытырга маташачаклар. Ләкин безнең алдан җибәрелгән егетләрдә гранатомет. Тамерланлыларның машиналарына төбәп атуга, тегеләр югалып калачак. Сөйләшергә чыкканнарын кырып салабыз да, машиналарга утырып, табан ялтыратабыз. Калганнары «легавыйлар» эше. Ә алар куаначаклар гына. Мафиозларның үз-үзләрен кыруы аларга файда гына бит. Кулак әнә шулай барысын да җентекләп аңлаткан кебек иде. Тик планнар белән чынбарлык туры килсә икән ул. Нәкъ кирәкмәгән чакта план дигәнең үзгәрә дә куя… Алар билгеләнгән урынга аз гына алдан килделәр. Сөйләшенгәнчә, егетләрне Косой каршылады. Аның әйтүенчә, тамерланлылар засада куймаган. Агачлар ышыгына туктап, ярты сәгатьләп көткәннәрдер, юлдан, тузан туздырып, машина килгәне күренде. Тәрәзәләре караңгылатылган «BМW» машинасы Маратларның иске «Ауди»ена йөз-йөз илле метр ара калдырып туктады. Минут чамасы ике якта да бернинди хәрәкәт сизелмәде. Һәркем каршы яктагыларны өйрәнде булса кирәк. Тәрәзәләр караңгылатылганлыктан, машина эчендә кемнәр һәм ничә кеше барлыгы күренми. Менә «BМW»ның арткы ишеге ачылып, аннан кара күзлек кигән шкафтай таза бер егет чыкты да, каршыдагы машинага игътибар да итмәгән кебек, авызындагы сагызын чәйни-чәйни, алгы ишекне ачты. Аннан Тимурның такыр башы күренде. Шулчак икенче як ишеге дә ачылып китте, аннан да беренчесеннән ким булмаган икенче «шкаф» чыкты. Алар, Тимурны уртага алып, ашыкмыйча гына Маратлар машинасы ягына атладылар. Шунда Кулакның иртәнге күрсәтмәләре үзгәрде дә куйды. Ул: «Менә нәрсә, егетләр, болар каршына, Косой, Марка һәм Женя, сез чыгарсыз. Борзой белән мин монда калам», – дип команда бирде. Егетләр моны көтмәгәннәр иде, билгеле. Алар сораулы карашларын Кулакка төбәде. Ләкин хәзер: «Ни өчен, нишләп?» – дип тикшереп торуда файда юк иде. Кулакның ачулы карашын тотып алган егетләр, әмерне берсүзсез үтәргә кирәклеген аңлап, машинадан чыктылар… Сөйләшергә килүчеләр бер-берләренә якынлашырга аз гына калган иде, шулчак көтелмәгән хәл булды: тамерланлылар бара торган җирләреннән кинәт туктап калды, аларның йөзләрендә ниндидер аптырау галәмәте чагылып узды. Аннан соң өчесе дә, табан ялтыратырга җыенгандай, кырт борылып, ни өчендер машиналарына таба йөгерә башладылар. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, Женя куенындагы пистолетын тартып чыгарды да, төзәмичә-нитмичә генә, качып баручыларга атты. «Шкаф»ларның берсе ухылдап куйды һәм, ике кулы белән сул ботын тотып, аягын сөйрәп атлый башлады. Ни өчен тамерланлылар табан ялтыратырга булды? Кемнән шүрләделәр? Боларын Марат әлегә анык кына төшенеп җитмәде. Кесәсеннән пистолетен алырга өлгергән Косой да качучылар артыннан бер-бер артлы ике мәртәбә гөрселдәтте. Икенче «шкаф», тынсыз калып, җиргә ауды. Бу вакытта «BMW»дагылар, двигательне кабызып, машинаны юлга уңайлы итеп борганнар иде. Тимур һәм аягы яраланган әзмәвер машинага кереп чумды. Алар утыргач та, ачык ишектән бер ничә автоматтан берьюлы атарга керештеләр. Кайда соң, кайда засададагы егетләр, нишләп гранатометтан ут ачмыйлар, дигән уй йөгереп узды Маратның башыннан. Шулчак, урман полосасын яңгыратып, сирена уларга тотынды. Марат уңга каерылып караган иде, елга кырыендагы куаклык арасыннан бу якка таба йөгерүче биш-алты милиционерны шәйләп алды. Алар артыннан, сиреналарын кычкыртып, зәңгәр путалы ике «шестёрка» чыгып килә иде. Машина динамигыннан: «Коралларыгызны ташлагыз! Кулларыгызны күтәрегез!» – дигән катгый әмер яңгырады.