Женя: «Ул бәндәне җәллисе юк. Аның ише гнидаларның баш чүмеченә тишек ясадың ни дә, иск...
Женя: «Ул бәндәне җәллисе юк. Аның ише гнидаларның баш чүмеченә тишек ясадың ни дә, иске чиләк калаен тиштең ни – барыбер»,– дигәч, Марат уенда Порх барып чыккан түбән җанлы кеше булып гәүдәләнгән иде. Чынлыкта исә ул борын һәм ияк астына сирәк кенә бала йоннары үсеп килүче бер малай булып чыкты. Чечняда үлем белән йөзгә-йөз очрашкан, утны-суны кичкән ир-егет монда менә нинди малайлар белән сугышып йөри икән ләбаса. Нинди түбәнлек! Ләкин инде берни эшләп тә булмый, уен башланган. Хәзер артка чигенү юк. Марат пистолет көпшәсен Порхның маңгаена терәде. Тагын тонык кына тавыш ишетелеп куйды – контроль ату… Ул төнне Марат озак кына йокыга китә алмыйча азапланды. Әле тегеләй, әле болай боргаланды ул урын өстендә. Гел юктан гына Порхның маңгаена тишек ясау күңеленә тынгылык бирми иде. Нигә үтерде соң әле ул аны? Вася Кулагин белән Женяга биргән вәгъдәсен үтәү өченме? Әйткән сүзеннән чыкмас өчен генә япь-яшь егетнең канын койды. Сугышта ярар инде, кемгә дә булса атарга да, кемне дә булса үтерергә дә туры килә. Анда шунсыз чара юк. Син атмыйсың икән, сиңа атачаклар. Ә бу малай сиңа корал күтәрдеме? Үзең бит, хаиннәрчә саклап ятып, куркакларча артыннан килеп атып ектың… Әнә шундый уйларга бирелеп, йоклый алмыйча ятты. Аптырагач, урыныннан торып, суыткычтагы башланган шешәдән кырлы стаканны тутырыр-тутырмас аракы салып эчте дә түшәгенә авып тирән йокыга талды. * * * Ә көннәрдән бер көнне… Ул көн Маратка төш кебек кенә тоелды. Иртән бар да яхшы башланган иде. Марат, гадәттәгечә, йокысыннан торып, чәй эчте дә эшкә китте. Сәгать тугызлар тирәсендә ни өчендер Женя белән аны Кулак чакырып алды. Ашыгыч кына сөйләшәсе сүз бар, дип, «Хрустальный бокал» сыраханәсенә алып китте. Шунда алар, аз-маз сыра йоткалап, тозлы балык чемченеп утырдылар. Нинди дә булса җитди эшкә җыенганда, ныклап план кору өчен, Кулак шушы урынны сайлый. Монда кешеләр сирәк керә. Аулакта тынычлап сөйләшергә була. Васяның үз-үзен тотышына, кыяфәтенә караганда, ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыкканга охшый. Вак-төяк дөнья мәшәкатьләре хакында сүз алышкач, Кулак җитди темага күчте: – Порхны дөмектергәч, тамерланлылар тәмам азынды. Ныклап торып безнең «җимлек»кә үрелә башладылар. «Заман» кече предприятиесен дә үз йогынтылары астына алырга маташалар. Югыйсә без ул кооперативка оешкан вакытларыннан башлап «түбә» булдык. Әле чак-чак аякларында басып торганда күтәрдек тә, хәзер акча керә башлагач, керемнәре арткач кына, саумакчы булалар. Босс менә шуны тәртипкә салырга чакырды. Шунда Женя кабынып торып басты: – Ха, тапканнар җүләрләрне. Шундый олы калҗаны ычкындырырлар дип уйлыйлар микәнни? Тотсыннар учлап… Тагын Кулак сүз алды: – Алар белән очрашып, сүз беләнме, көч кулланыпмы – ничек кенә булса да, бу кооперативның безнеке икәнлегенә ышандырырга тиешбез. Кичә Зебра белән Жук, батыраеп китеп, аларны идарә янында саклап торганнар. Ахмаклар, салган баштан икәүләшеп кенә акылга утыртмакчы булганнар. Атыш башланган. Безнең Жукны шунда ук манчыганнар. Зебра да яраланган. Но аякка басар басуын. Хәзер тамерланлылар безне «стрелка»га чакыра. Бүген сәгать дүрттә шәһәр читендә Ялантау янындагы урман полосасында очрашырга тиешбез. Сөйләшү кискен булыр шикелле. Безне чынлап торып куркытырга бугай исәпләре. Ләкин без дә кемлегебезне күрсәтергә тиеш. Без босс белән киңәшеп карадык. Аерым-аерым йөреп кенә берни дә кыра алмаячакбыз. Хәйлә белән алдырырга кирәк. Бер төркем, машинага төялеп, хәзер үк шунда китеп, урман полосасының алгы башындагы чокырга засадага урнашыр. Тамерланлыларга ышаныч юк, алар да берәр җирдә засада куярга мөмкин. Шулай була калса, алдан килгән төркем, аларның кайда икәнлеген күзәтеп, икенче машинада килгәннәрне кисәтергә тиеш. Заса даны юк итү дә шул беренче төркем өстендә. Әгәр инде засада юк икән, без ул үләксәләрне ике сөйләшеп тормыйча дөмектерәчәкбез. Җитте алар белән мәми авызланырга. Бу дөньяга кемнәр хуҗа икәнлеген таныта башларга вакыттыр. Пушкаларыгызны әзер тотыгыз. Беренче төркемгә инструктаж бирелде. (Дәвамы бар.)