– Син нәрсә, Таһир, хезмәттәшеңнең олы шатлыгын уртаклашасың килмиме әллә? – диде. – Ха...
– Син нәрсә, Таһир, хезмәттәшеңнең олы шатлыгын уртаклашасың килмиме әллә? – диде. – Хафиз абыеңнан куркасыңдыр әле. Теге көнне, монда килгәч, карта уйнаганыңны күреп, әнә нинди тавыш куптарды. Тагын шундый хәлдән шүрлисеңдер, – дип сөйләнде. Хамис та аның сүзләрен куәтләгәч, Марат стакандагы самогонны эчеп куйды. Зәһәр сыеклык, тамагын көйдереп, ашказанына юл алды. Бу арт ягыңа тиз утыртыр. Бераз гәп куерткач, Хамис шешәдә калган самогонны кабат стаканга агызды. Беренчесеннән соң шактый гына кәефләнгән Маратның уйлары хәзер бөтенләй башкача иде. Ә ник эчмәскә? Хафиз абый әйтә дип… Кем соң ул?.. Гомумән, һәркемнең үзе теләгән нәрсәне эшләргә хакы бар. Марат бу юлы тост та әйтеп маташты хәтта: – Бу тост русча әйбәт яңгырый… Татарчасы ничек килеп чыгадыр... Короче, хатыннарга ир кеше бераз йомшарып алу өчен кирәк, ә бала – алар өчен шатлык. Шуңа күрә хатыннар үз гомерләрендә бер мәртәбә йомшаклык күрсәтә дә, аннан соң гомерләре буе шатланып яши. Сезгә дә балаларыгыз белән шатланып яшәргә язсын, – диде дә, артык кыстатып тормыйча гына, чираттагы өлешне авызына койды. Әлеге бик үк урынлы булмаган тостны шешәдәшләре артык күтәреп алмады, әмма баш миен самогон җебетеп, акылы белән чынбарлыктан читләшә барган Марат анысына әллә ни игътибар итмәде. Шешәнең төбенә төшеп, өйләренә таралышканда, ир-егетләрнең барысы да шактый гына кәефле иде… Марат өйгә кайта-кайта уйланды… Җитте, моннан соң үзем ничек телим, шулай яши башлыйм. Ни өчен Хафиз мулла сүзләре миңа закон булырга тиеш әле?! Мин ирекле кеше! Мин дә бу дөньяның рәхәтлекләрен тату өчен туганмын. Монахлар гына бар рәхәтлекләрдән ваз кичеп яши. Ә мин?… Мәчеткә намазга йөр, имеш. Китте ди, хәзер, тот капчыгыңны! Болай да бик яхшы әле… Исерткеч эчемлек баш мие күзәнәкләренә тирәнрәк үтеп кергән саен, Марат хәзерге тормышыннан ерагая барды. Ул инде үткән тормышындагы фаҗигаләрне дә, Хафиз мулла йортында кем урынында булуын да исәпкә алыр дәрәҗәдә түгел иде. Шунда аның югары очтагы таныш капкага күзе төште. Өй тәрәзәләреннән пәрдә аша тонык кына яктылык сирпелә. Нәфисә өйдә бугай. Күреп чыгарга кирәк. Югыйсә, кергәләп, өстәл аякларын тикшергәләп тор, дигән иде түгелме?... Марат, үзалдына елмаеп: «Тикшереп чыгыйк», – дип, ниндидер күңелле генә көйгә сызгыргалап, капкага килде. Ул ишекне курыкмыйча, каерып ачып керде. Нәфисә, каядыр чыгарга җыенганмы, ишек янында ук басып тора иде. Марат, керә-керешли, аның биленнән кочып алды: – Нәфисәкәй, җанкай, хәлләрең ничек? – дип сөйләнә-сөйләнә, үзенә тартты. Шулчак, әле беркөнне генә Нәфисә белән әүмәкләшкән агач караватта бер ир затын күреп, туктап калды. Түр яктагы өстәл янында утыручы ике хатынны да шунда гына шәйләде ул. Нәфисә аны бар көченә этеп җибәрде: – Син нәрсә? Акылыңдамы? Аракы эчәләр дә нишләгәннәрен белмиләр… Теге хатыннар да: «Бу ни бу?», «Нишләвегез бу?», «Әстәгъфирулла», – дип сөйләнеп алдылар. Ә караватта ятучы ир, берни дә эндәшмичә, сабыйларча күзләрен мөлдерәтеп, һаман Маратка карап ята бирде. Нәфисәнең ире, дигән уй йөгереп узды Маратның башыннан. Теге көнне, ире бармы икән, дип уйласа да, үзеннән сорарга оныткан иде шул. Ире бар, күрәсең… Тик нишләп соң ул берни дә эндәшмичә, күзләре белән томырылып карап ята? Аның әнә шулай гаҗизләнеп карап ятуы Маратка бик авыр тәэсир итте. Ичмасам, сикереп торып, нәрсә белән булса да китереп орса, алай ук авыр да булмас иде. Марат: – Гаф… Гафу, гафу, – дип сөйләнә-сөйләнә артка чигенде дә, ишекне шар ачып, тиз генә чыгып шылды… Өйдә аны дүрт күз белән көтәләр иде. Бүтән чакта эштән соңарганы булмагач, бер-бер хәл булгандыр, дип кайгырганнар, күрәсең. Тик Маратның үзен күрүгә, эшнең нәрсәдә булуын чамаладылар. Нурия апа, почмак якка кереп, табак-савытлар юган булып маташты. Хафиз мулла, тамагын бер-ике мәртәбә кыргалап алгач, өйгә кереп китте. Гөлназ абыйсына куркынган кыяфәттә карап куйды да өстәлдәге китапларына иелде. Өйдә авыр тынлык урнашты. Марат белән беркем дә сөйләшергә теләми иде кебек. Ул өстәл почмагындагы урындыкта шактый утырды. Аннары курткасын иңбашына элде дә,