Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 15. Марат, чыгып китәр алдыннан, өстәлне селкеткәләп карады. Аннан канәгать кыяфәт белән: – Шәп кысылган бу, селкенми дә, калтырамый да, – дип куйды. – Кергәләп, тикшергәләп тор! Озак кысмый торсаң, тагын бушый башлый ул, – дип озатты аны Нәфисә. Маратның күңеле күтәренке, кәефе шәп иде. Аның ни өчендер тартасы килеп китте. Тик бу уеннан тиз чигенде. Әле Күкташка кайткан беренче көндә, табын яныннан ашап кузгалгач, ишегалдына чыгып, баскычка утырып, сигаретын кабызган иде. Ул аны гадәти бер нәрсә итеп, икеләнмичә эшләде. Шунда Хафиз абыйсы күреп: – Нәрсә, тарта да башладыңмы әллә? Шул гына җитмәгән иде, тапкансың бер әшәке гадәт. Бу йортка беркайчан да тәмәке кермәде. Моннан соң да булмас, иншалла. Хәзер үк ташла тәмәкеңне. Бүтән күзем күрмәсен, – дип, нык кына ачуланган иде. Бик авыр булса да, тартуын ташларга туры килде. Дөрес, вакыт-вакыт бу гадәте, искә төшеп, үзен сиздергәли. Хәлен җиңеләйтү өчен, сагыз чәйнәргә өйрәнде. Бераз нервыларын басарга шуның файдасы тиде. Бүген дә менә тәмәке тартасы килеп китте. Тик Марат аны җиңәрлек кенә ихтыяр көче тапты. Ярамый булгач ярамый и вәссәлам… * * * Эш сәгате тәмамланып килә. Машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлау белән шөгыльләнүчеләр, ачкычларын, инструментларын җыештырып, эш киемнәрен алмаштырды. Марат та, майга баткан кулларын башта солярка, аннан соң сабын белән юып, коры чүпрәк белән яхшылап сөрткәч, инде кайтып китәргә җыенган иде, токарь Хамис күз кысып туктатты да тоткарланырга кушты. Трактор двигательләрен көйләүче Мансурга һәм, әле яңарак кына парк территориясенә килеп туктап, тракторын сүндергән Камилгә дә шундый ишарә ясады. Башкалар та ралышкач, Хамис аларны үзенең тимер кыру станогы торган бүлмәгә чакырды. Егетләр кереп «ни булды? Нәрсә бар?» дип, бер-берсенә карашып торган арада, Хамис, тимер кискечләр, бораулар, зубилолар, ачкычлар саклана торган тимер шкафын ачып, андагы агач әрҗәләр артыннан аксыл сыекча тутырган бер шешә тартып чыгарды. Моны күргәч, егетләр бердәм: – О-о-о!» – диештеләр. Шешәдә самогон икәнлеген Марат та аңлап алды. – Нинди хөрмәткә була инде бу? – дип сорады Мансур. – Кичә хатын бәби алып кайтты. Алдан, миннән рөхсәтсез генә туган ике кыздан соң малай. Шуның тәпиен юып аласы бар. – Да-а, зур куаныч бу, парин. – Куаныч булмый соң! Хатынга, җитте, мин әйтәм, кызлар та шырга. Монысында малай алып кайтасың, дим. Шулай булды да… Алар, әнә шулай сөйләшә-сөйләшә, тумба өстендәге тимер-томырны бер әрҗәгә себереп төшерделәр дә өстенә гәҗит җәйделәр. Хамис шкафтан ипи телемнәре, суган, тоз, өч-дүрт тозлы кыяр салынган ярты литрлы банка алып, өстәлгә куйды. – Бу нәрсәдә бер туксан градус бардыр? Әйдә, яндырып карыйк. Камил калай кисәге алып, аңа шешәдән сыекча тамызды да шырпы сызды. Сыеклык зәңгәрләнеп яна башлады. – О-о, шәп бу! Моның белән тәпи чиста юыла инде. Стакан берәү генә икән. Хамис аның майланып беткән кырыйларын уч төбе белән сыпырып сөрткәләгәч, яртылаш самогон агызды. Алмашлап эчтеләр. Чират җиткәч, Марат шикләнеп калды. Эчәргәме, юкмы? Элегрәк, рестораннарда коньяк һәм шампан шәрабы чөмергәндә, ул мондый эчемлек ягына борылып та карамас иде. Бик зәһәр нәрсә булырга охшый бу, каһәр. Өстәвенә инде эчмәгәненә дә күптән. Күкташка килгәннән бирле ул бер мәртәбә генә эчте. Нәфисәләрдә. Ул чакта хатынның: «Мулла абзаңның күзенә чалынма», – дигән сүзләрен дә хәтерли әле. Анысында күзенә чалынмады да бит… Гел-гел майлы калҗа булмас шул. Болай салып кайткаласа, Хафиз абыйсы сизми калмас. Аның гаиләсендә эчүчелек – башка сыймаслык хәл. Гомумән, Марат үзе дә, ялганнары ачылудан куркып, үткәндәге күңел ачулы тормышын онытырга, яңача яши башларга үз-үзенә сүз биргән кеше бит әле. Ә монда аңа әнә ничә күз төбәлгән. Эчкәнен көтәләр. Хамис закускага кыяр кыерчыгы тотып тора. Эчмәсәң дә начар, эчсәң дә әйбәт түгел. Камил, аның икеләнеп торганын күреп: