Юкса нәрсә буласын әйтеп бетермәде, стакандагы аракыны йотып куйгач, икенче кулы белән ...
Юкса нәрсә буласын әйтеп бетермәде, стакандагы аракыны йотып куйгач, икенче кулы белән өстәлдән ипи телеме алып капты. Марат та, илаһи-уптым дигәндәй, бер сулышта үзенең стаканын бушатты. – Бездә беренчесеннән соң закусить итмиләр, – диде ул, бераз сулыш алмыйча торгач, Нәфисәнең ипи телеменең икенче яртысын сузып торган кулын читкә этәреп. – Көтмә, икенчесе булмаячак, – дип чытлыкланды бичә. Марат: – Ә мин өметләнәм әле, – диде дә хатынның арт шәрәфенә шап итеп сугып алды. – Хәерчегә ачык чырай күрсәтсәң... (Дәвамы бар.)