Тыштан караганда да әллә ни төзек күренмәгән өйнең эче бөтенләй фәкыйрь икән. Яман шыгы...
Тыштан караганда да әллә ни төзек күренмәгән өйнең эче бөтенләй фәкыйрь икән. Яман шыгырдап ачылучы тышкы ишектән башлап һәр җирдә инде шактыйдан ирләр кулы тимәгәнлеге күзгә ташлана. Шушындый чибәркәйнең мондый «тишек»тә яшәп ятуына ышанасы да килми хәтта. Аның урыны хан сарайларында, мәһабәт биналарда ук булмаса да, ул үзенә лаек төзек йортта яшәргә тиеш тә бит… Ире юк микәнни, дип уйлады Марат. Чыннан да, өйнең түрендә торучы өстәлнең бер аягы чалышаеп авышкан, өстендәге япмасы шуышып яртылаш идәнгә төшкән. Аякны беркетә торган болтның гайкасы сүтелгән булырга тиеш. Монысын Марат шунда ук чамалады. Иелеп өстәл астына караган иде, шиге дөрес булып чыкты. Болтның башы чак кына эләгеп тора, гайкасы төшкән, ерак китмәгән – өстәл аягы янында гына ята. Аны тапкач, Марат мүкәләп өстәл астына ук кереп китте. – Мин гайканы борып куйганчы, өстәлнең бу почмагын күтәребрәк торыгыз әле, – диде ул хатынга. Нәфисә, якынрак килеп, өстәл читен күтәрде. Аның йомры тезләре иңбашына тиеп алгач, егет гайканы бора-бора шул якка карады. Өстәл авырлыгыннан булса кирәк, хатынның төз, матур аяклары калтыранды, тыгыз балтырларындагы мускуллары сизелер-сизелмәс кенә уйнаклады. Марат, кычкырып әйткәнен үзе дә сизмичә: «Шәп бу!» – дип куйды. Хатын: – Нәрсә, булды дамы әллә? – дип сорады. – Әйе, шәп бу… булды, – дип, сүзләрен төзәтергә ашыкты егет. – Башка аякларын да тикшереп чык әле. Алары тәртиптә микән? Марат өстәлнең бүтән аякларын беркеткән гайкаларны боргалап карады да: – Өстәлнекеләр тәртиптә, – диде һәм, хатынның матур аякларына тагын бер мәртәбә күз төшергәннән соң, юл уңаеннан гына дигәндәй, ап-ак балтырларына уч төбе белән чәпелдәтеп алды да өстәл астыннан чыгып торып басты. Нәфисә аның каршында ук тора. Сулышының җиле колак читләрен кытыклап узганы да тоела хәтта. Ул Маратка күкрәге белән терәлеп үк баскан иде. Нәфисә, сөйләшүен дәвам иткәндәй: – Өстәл аяклары тәртиптә булса, башкасы өчен борчылма. Аларын андый болт белән генә рәтли алмассың, – дип чытлыкланды. Бу вакытта Маратның куллары хатынны биленнән кочып, акрын гына аска шуышты, аннан тыгыз йомры «шарлар» өстендә әрле-бирле «адашып» йөри башлады. Яшь хатын бөтен тәне белән калтыранып куйды. Дулкынланудан, еш-еш сулыш алып, инде ярым пышылдауга күчкән тавышы белән өзек-өзек сүзләр сөйләнде: – Мин бит өстәл аягын гына… Болт белән, дип… Оялтасың бит… Уңайсыз бит… Әллә ничек… Марат та, аның ритмына күчкәндәй, шулай ук ярым-йорты авазлар белән дәртле сүзләр тезде: – Хәзер, аякларын да рәтләрбез… Болтын да… гайкасын да… табарбыз, – диде ул, хатынның итәк астына үрелеп. Ә үзе иреннәре белән аның битләренә, муеннарына кагылып узды. Кайнар иреннәр бер-берсен тиз табыштылар… Йомшак ястык түшәлгән агач карават янәшәдә генә иде… Ләззәтле мәхәббәт уены озакка бармады. Ишекләр ачык килеш, озак ятарга ярамаганлыгын икесе дә аңлый. Урыннан сикереп тору белән үк, Нәфисә төзәтенде, итәкләрен тарткалады, көзге каршына килеп, чәчләрен рәтләгәндәй итте дә, почмак якка, чаршау артына кереп кыштыр-мыштыр нидер эшләде. Аның аннан сөйләнгәне генә ишетелеп торды: – Ах син, Таһир-Таһир-Таһирҗан… хулиган, – дип такмаклады ул. – Мин сине мондый ук дип уйламаган идем. Әле кайчан гына малай-шалай идең югыйсә… – Ә мин сине нәкъ менә шундый итеп күз алдына китергән идем, – дип, Марат көлеп җибәрде. Нәфисә, чаршау артыннан чыгып, шкафның аскы бүлеменнән башланган «ярты» алды. Инде китәргә җыенган Маратны туктатты: – Чыкмыйча тор… Эшең өчен бәхилләтергә тиештер бит мин сине… Югыйсә, бик нык тырыштың, – диде дә, өстәлгә ике стакан куеп, Маратка дигәненә яртылаш, үзенекенә төбенә генә аракы салды. Моны күргәч, Марат учын учка ышкыштырды. – О-о, мондый нәрсәне күрмәгәнгә инде! Булган хатында бөтенесе дә була шул, – дип, хуҗабикәнең салпы ягына салам кыстырырга да онытмады. – Йә, йә, артык кәпрәймә! Компресска дип саклаган аракы гына бу. Артыгы юк. Эчеп куй да үкчәңне күтәр! Һәм бүген мулла абзаңның күзенә чалынмасаң әйбәтрәк булыр. Юкса…