«Булгандыр, юкса кеше шулкадәр үзгәрмәс, – дигән нәтиҗә ясады Хафиз. – Мәчеткә йөрсә, б...
«Булгандыр, юкса кеше шулкадәр үзгәрмәс, – дигән нәтиҗә ясады Хафиз. – Мәчеткә йөрсә, башындагы ул кимчелекләре дә бетәр, зиһене дә ныгыр, Алланың рәхмәте зур ул! Мәчеткә йөртергә кирәк аны. Көн саен булмаса да, җомга намазларына йөрсә, бераз инсафка килер. Анда сөйләнгән вәгазьләрне тыңласа, бераз колагына үгет-нәсыйхәт керер. Әнә Бакырчы Рәхмәтулланың армиядән кайткан улы Назыйм да мәчеткә йөри бит, түбән оч Мулланур да ундүрт яшьлек кече улын үзе белән намазга ияртеп йөртә. Шуларны уйлагач, бер кичне, өйдә барысы бергә җыелган чакта, бу хакта авыз ачып сүз әйтеп куйды Хафиз. Сүзе үтемле булсын өчен, вәгазь дә сөйләгәндәй итте: – Пәйгамбәребез Мөхәммәт саллаллаһу галәйһиссәллам үзенең бер хәдис-шәрифендә: «Балаларыгыз җиде яшькә җиткәч, намаз укырга кушыгыз. Балаларыгызны намаз укырга өйрәтегез», – дигән. Димәк, һәр мөселман үзе намаз уку белән бергә җиде яше тулган баласына да намазны өйрәтергә тиеш. Бала, намаз фарыз булган яшькә җиткәч, шундук, вакыт сарыф итмичә, намаз гыйбадәтен җиренә җиткереп һәм кимчелексез кыла башласын, бу – ата-ананың үз баласы каршындагы дини вазифасы. Дөрес, хәзер сиңа җиде яшь кенә түгел инде. Күпкә артык. Әгәр исеңдә булса, кечерәк вакытыңда сине догалар га өйрәткән идем. Хәзер аңлавымча, әти-әниең бу хакта бик пошынмаган булырга тиеш. Инде урыннары оҗмахта булсын. Ата-анаң урынында калган абыең буларак, мин соң булса да әлеге вазифаны үз өстемә алам. Мәчеткә йөрергә туры килер сиңа, балакай… Әлеге сүзләрдән соң Марат белән Гөлназ астан гына үзара карашып алдылар. Бу йортта ата сүзе – закон. Ул әйткән икән, үтәлергә тиешлеген һәркем белә. Шуңа күрә, Гөлназ әтисенең сүзләрен хуплап утырса, Хафиз мулланың сүзләрен Марат җитди кабул итмәде, мыек астыннан гына елмаеп куйды. – Мәчеткә барып намаз уку оят эш түгел, анда беркемне дә муенчаклап алып бармыйлар. Шуңа күрә мәҗбүриләп әйтүем түгел. Үзең уйла, үзең хәл ит, – дип, Хафиз сүзен тәмамлады. * * * Йомышы төшеп, авылның югары очына менгән Марат үз уйларына бирелеп кайтып бара иде. Шунда: «Таһир!» – дип эндәшкән тавышка күтәрелеп карады. Дөресрәге, бу исем берничә мәртәбә кабатлангач кына күтәрде ул башын. Беренчеләрен әллә ишетмәде, әллә бу ят исемгә һаман ияләнеп җитмәгәнгә күрә, аңына барып ирешмәде. – Таһир! Марат урамның югары ягындагы ярым ачылган йорт капкасы янында басып торучы хатынны абайлап алды. Башына шәл бөркәнгән, өстенә кигән телогрейкасы астыннан юка күлмәгенең итәкләре күренеп торган, шәрә аякларына шактый зур үлчәмдәге резина итекләр кигән бу хатынны кайдадыр күргәне дә бар сыман. Карале, Күкташка беренче кайткан көнне чишмә янында очраган чибәр түтәй түгелме соң? Исеме ничек иде соң әле? Ә, Нәфисә иде кебек. Әйе, үзен: «Нәфисә апаң булырмын», – дип таныштырган иде шул. Әнә шулай, күпмедер вакыт күзгә-күз карашып торгач, Нәфисә кабат телгә килде: – Әй, энем, исемеңне әйтеп, өченче мәртәбә кычкыргач кына борылып карадың. Нуль внимание… Әллә яшь кенә башыңнан колакка катылангансың, әллә безнең ишеләрне, пүчтәккә чутлап, санга сукмавың?! Бу чая хатын чынлап сөйләшәме, әллә уйнап-көлеп кенә әйтәме – анысын Марат аңлап бетермәде. – Ә-ә, исәнме, Нәфисә апа! – диде ул, бераз фикерен туплагач. – Шулай диген аны! Югыйсә күрмәмешкә салышып узган буласың… – Күрмәмешкә салышу түгел лә инде… Тәк... үз уйларым белән онытылганмын, – дип сөйләнде Марат, акланган кебек. Соңгы сүзләрне Нәфисә ишетмәде дә кебек. Хәер, аның әһәмияте дә шуның кадәр генә иде, күрәсең. Ул: – Өемдә өстәл аягы ватылып чыкты. Өстәлем авышкан килеш тора. Үзем төзәтә алмыйм. Булышырдай ир кеше юк. Урамда да беркем күренми. Авылда бер ир заты калмаган диярсең… Әле синең югары очка менеп киткәнеңне күреп калган идем. Төшкәнеңне көтеп тордым, – дип сөйләнде дә, борылып, капкадан керә башлады. «Әйдә, булыш әле», – дип әйтмәде. Егетнең ризалыгын алу өчен шушы сүзләр дә бик җиткәненә шикләнми иде, күрәсең. Маратның иярми хәле калмады…