Чат (хикәя)
Чат (хикәя) Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ 1. Урамда яңгыр ява. Чиләкләп коя. Әйтерсең: "Яңгыр кирәк, яңгыр җитми", дип зарлана идегез. "Менә сезгә яңгыр, рәхәтләнегез!" — диюе... Чулпан үзенең кызы белән хастаханәдән кайтып бара. Автобус тулы кеше. Яңгыр коеп яуганда, гел шулай шыплап тула ул. — «Нур» мәчете тукталышы. Киләсе тукталыш — Горький паркы». — Әни, әнә, бабай! — Җиде яшьлек Сәйдә, парланган тәрәзәне кулы белән сөрткәләп, зур түгәрәк ясаган. Шул түгәрәккә нәни бармагын төртә. — Кызым, тик кенә утыр. — Галимҗан бабайга охшаган... — дип кабатлады кыз. — Каян килеп Галимҗан бабаң булсын инде ул, кызым? Ниндидер сукбай. Кагылма тәрәзәгә. Кофтаңны пычратып бетергәнсең бит инде. Ник тик кенә утыра белмисең икән син, ә?! Кызчык күзен һаман тәрәзәдән алмады. Әнисе җилтерәтеп утыргычка утыртты, Сәйдә янә урамга үрелә. Бабайга кул болгый. Аңа җавап итеп, бабай да кулын күтәрә. Хәлсез кулын. Кыяфәт юк: тормыш таягы кыйнапмы-кыйнаган. Йөзендә мең дә бер җыерчык, яра эзе. Күптәнгеләре дә бар, яңалары да. Яңалары кызарып кутырлаган. Чәч-башын тузан каплаган. Шул тузан пычрак бите буйлап агып төшә дә иягеннән кара су булып тама. Күзләрендә дә кара болыт, боз болыты. "Шек-шек-шек" — туң күңел диварларын кага-кага, шул болыттан боз кисәкләре коеладыр кебек. Күңел төбен суыкка катырып коела. Сәйдә урамдагы бабайга карап елмайды. Самими, беркатлы бала елмаюы... Бәхете чәчеп торган елмаю... Сез шунда сукбайны күрсәгез! Аның әле генә кара болыт каплаган карашы үзгәрде дә куйды. Кара болытны ертып, кояш чыкты. Аннан ургылган яктылык, коеп яуган яңгырны җиде нурга, җиде төскә җыеп, шәһәр күгенә элде дә куйды. Салават күпере мәллә? Әйе-әйе, салават күпере! Ул күперне Сәйдә дә күрде. Күрде дә тагын да ныграк шатланып, көлеп җибәрде. — Болгама теләсә кемгә кулыңны, кызым! — Нинди хәл ул? Мин сиңа күпме әйттем! Бер колагыңа керми. Юлларда көймә йөздерерлек су-күлләвек. Ярты сәгать эчендә җыелды ул. Шул су-күлләвекне як-якка чәчрәтеп, машиналар тыз-быз чаба. Вакыт кичке биш, халыкның эштән кайтып барышы. Барысы да өйгә ашыга. Автобус кузгалды. Сәйдә барыбер тәрәзәдәге түгәрәктән күзен алмады. Теге сукбай, кечкенә бер ноктага әйләнгәнче, автобус артыннан карап, кызга кул болгап калды. — Кызык бабай... — диде кыз. Бары шуннан соң гына алдына борылып утырды. — «Горький паркы» тукталышы... Киләсе тукталыш — «Чехов базары»... — Сәйдә, төшәбез, әйдә. Тот сумкаңны, онытып чыкма тагын, — дип, Чулпан, басып баручы бер төркем халыкны этә-төртә, үзенә чыгарга юл ярды. Кулчатыры юк. Алырга оныткан. Хәер, иртә белән өйдән чыкканда яңгыр яумас төсле иде бит. Чиләкләп коя башлар дип кем уйлаган? Ике атна бер болыт әсәре булмады, чалт аяз иде, һәм менә сиңа, тот, рәхәтлән — юл уртасына такта алып чыгып, сал ясап йөзәргә була. Өстендәге җәйге курткасын кызына ябып, баш өстенә чытыр пакет куеп, Чулпан тиз тиз адымнар белән 27 нче йортка таба атлады. Яшәгән фатирлары шул йортта. Кереп чишенергә, өсләрне алыштырырга, җылынырга кирәк тизрәк. Тәрәзә төбенә гел су җыела. Ашык-пошык кына алыштырып киттеләр дә, шуннан соң, яңгыр яуса, бер почмакка су керә торган булып калды. Сибәләп кенә яуганда керми, бүгенге кебек чиләкләп койса, ага да төшә, ага да төшә шул каһәр. — Теге малайларны кире чакыртмыйча булмас, ахры... Ул малайларны чакыртырга дип, беренче тапкыр гына омтылуы түгел Чулпанның. Яңгыр яуган саен, шулай сөйләнә. Яңгыр яумаганда онытыла. — Кызым, тамагың ачтымы? — Әйе... — Хәзер берәр нәрсә әмәллибез... Чулпан суыткычны ачып җибәрде. Ә анда ике йогырттан, буш сөт шешәсеннән, ишегендәге ояда моңаеп утырган сыңар йомыркадан башка бүтән берни юк иде. — Ай тишек баш. Кибеткә керергә оныттым бит! Яңгырдан качам дип... — Чулпан суыткыч ишеген шапылдатып япты да кулчатырга үрелде. Тәрәзә төбенә җыелып өлгергән су эчендә ята иде ул. Ачып-ябып, суын кагып алды. — Кибеткә кереп чыгам, Сәйдә. Тик кенә утырып тор. Телевизор кабыз, мультик кара. — Ярар, әни...