«Адрес дөрес язылмаган» дигән сылтау белән контейнер Чаллыга кайтып китте. Әлбәттә инде...
«Адрес дөрес язылмаган» дигән сылтау белән контейнер Чаллыга кайтып китте. Әлбәттә инде, ГРУ офицеры Инал Адылов ярдәме белән. Кулыма визиткасын тоттырды: «Кирәк була калсам...» Визитканы сакладым. Инал Адылов бу юлы ир хатынының яңагына иренен тидермәде. *** – Сиңа юллык акчабыз юк, – диделәр өйдә. Түткәйгә телеграмма суктым. Бер атнадан юлга җыендым. Моңа кадәр Кавказ ир-аты кебек кыланып йөргән Сашам мин чыгып киткәндә сикереп торды! – Гаиләм кайда – мин шунда! Бусы да таулар кануны иде. Анда гаиләгә мөнәсәбәт җитди. Шаярмыйлар. Юлда тату кайттык. Тату гына яшәп киттек. Үз фатирыбыз булды. Икенче улыбызга исемне мин – Халит, Саша Алеша дип куштык. Ике бала бага-бага диплом алдым. Җәмәгать эшләрендә яратып катнаштым. Бездән дә бәхетле гаилә юк сыман. Минем әткәй белән әнкәйне үзебезгә алып килдек. Өйдә гел Коръән сүзе, Коръән ашы, татар ризыгы. Христианнарның Раштуа, Пасха бәйрәмнәрен уйлаган да юк. Гает коймагын Саша бик ярата, әмма барыбер рус бит. Малайлар рус фамилияле татарлар. Татар мәктәбендә укып йөриләр. Өйдә сөйләшүебез дә күбрәк татарча. Хәзер уйлап куям: бичара Саша бик йөдәгәндер. Үз бәйрәмнәрен, үз ризыкларын тансыклагандыр. Пар казанын нык томаласаң шартлый, диләр бит. – Карале, Миңлегөл, – дип туктатты бер көнне кече улымның тәрбиячесе. – Безнең йортта сезнең берәр кардәшегез торамы соң? Иреңне гел шунда күрәм. – Әйе шул, кодачабыз бар, – дидем. Сер бирмәдем әле. Гайбәтнең ачысын татыган кеше лә мин. *** Саша Яңа ел табыныннан юкка чыкты.Тәрәзә пәрдәсен ачып-ябып, йә булмаса, утны сүндереп-яндырып хәбәр бирешәләр икән. Конспираторлар, имеш. Иртән кайтты. Кертмәдем. 13-14 яшьлек ике улын калдырып чыгып китте теге «кодача» янына. Аерылышкач, судтан соң урам буйлап, икәү җитәкләшеп, елап кайттык. Әтиләренең хыянәтен малайлар авыр кичерде. Халитем сөннәтле минем. Әтисе шуны белми дә калды. Башын-күзен чит хатыннар тәмам әйләндергән моның. Хатыннар дим, чөнки теге китүдән соң кайтты әле ул. Тик тегермән ташы яларга өйрәнгән эт бизми икән ул. Беркөнне сөеклем, йөзенә хәсрәт көле сибеп, серен ачты: «Минем Иринада кызым үсә. Ул баланы өзелеп яратам мин. Малайларымнан артыграк күрәм. Әгәр син ул баланы кабул итсәң, килеп йөрүен тыймасаң, матур яшәр идек без. Синсез үләм бит мин». Мескенем, минсез дә үлә, ансыз да тора алмый. – Сашенька, кит син. Кызыгызны бөтен гаиләдә үстерегез. Миңа кеше баласын такма. Без бит акыллы кешеләр. Тәмсезләшмик. Килеп йөр, – дидем. И, сөенде ирем, и, сөенде. – Без барыбер синең белән бергә картаербыз. Иринаны сөймим мин. Бала хакы бит... Кызым үсеп җитүгә без синең белән кабат кавышырбыз, яме! – Шулай итәрбез, Сашенька. Мин дә сине бик яратам. Бәхетле генә була күр. Безнең малайлар өчен борчылма. Югалмабыз. – Әнә шулай Мексика сериалы уйнап булаштык без. Әйбәт уйнадык. Сериал инде менә! Саша китәр алдыннан теге сез алырга теләмәгән йөзегем югалып торды. Аннары кинәт кенә табылды үзе. Киеп йөри башладым. Шул йөзек аша Сашама бозым кергән. Ияләшкән хатыны чуваш иде аның. Алар яр сөйдерү, яр биздерү сихерен яхшы белә, диләр бит. Берара ирем борчулары белән дөньядан онытылып тордым. Исем китмәсә дә булган икән. Бозыммы, сихерме тигән кеше гаиләсенә барыбер кире кайтмый икән ул. Кайтса да, үзе гомерле булмый икән. Шулай булып чыкты да. Чуваш хатыны минем иремнән ике кыз тапты. Ә мин ике улымны ятимлекне тоймаслык итеп тәрбияләргә тырыштым. Алар өчен кызыклы әни булдым. Акча таптым. Мул яшәттем. Улларымны спорт, сәяхәтләр белән мавыктырдым. Машина алдым, рульгә утырдым. Теге тау юлларын бер елны машинада уздык. Алай иткәндә, күбрәк күрәсең икән. Кызыклы урыннарда озаккарак тукталасың. Язмыш миңа әле сериалның хәтәррәген дә әзерләгән булып чыкты. Малайлар җәйге каникулларын Грозныйдагы әби-бабайда үткәрә торганнар иде. Мин дә бара идем. Шәһәрнең, шәһәр тирәсендәге гейзерларның тәнгә сихәте бик күп. Альп болыннарының гүзәллеген дә ачтым, чишмәләреннән бәреп чыккан шифалы суларын да яраттым. Ул сәяхәтләрдә кайвакыт Саша да безгә кушыла торган иде. Андагы туган-тумача безне аерылган дип тә