генә дә яфраклы агач юк. Ә мин зелпеләрне, каеннарны, миләшләрне сагынам. Үлән корып бе...
генә дә яфраклы агач юк. Ә мин зелпеләрне, каеннарны, миләшләрне сагынам. Үлән корып беткән. Урам ташы һәрвакыт мич башыдай кызган булыр. Кыш юк, кар яумый... Сашам коеп куйган урыс та булмаган ләбаса. Әтисе – терек казагы, әнисе әллә яһүдә, әллә татар, әллә поляк баласы. Раиса Давыдовна дип йөрттем мин аны. Каенанамның балалар йортында үскәнлеген тәфсилләп сөйләдем инде. Ә ул аның саен: «Милләтемне белмим мин», – ди торган иде. Яһүдә буласы килә иде бугай аның. Акыллылар дип даны чыккан милләт бит, ни дисәң дә... Боларга Кавказда гомер кичерү мөһер салган. Тормышлары хәмерсез, гаиләдә ир кешенең сүзе сүз. Папа гел биш адым алдан йөрер. Ике кулына әйбер тоткан мамага борылып карамас. Тәкәббер кыргыйлык инде бу. Гаепләргә итсәм дә, үземә дә шул көн килде. Саша минеке түгел хәзер. Папа ни әйтә – шул, нинди эшкә куша – шунда бара. Миннән ерагайды бу. Гореф-гадәт кушканча яшибез. Минем сөмсерем коелды инде. Шөгыль дә юк. Көнгә бер мәртәбә эссе урам буйлап, әлсерәп, папаның анасы янына – бабушкаларга барып кайтам. Ул үз йорты белән яши. Бакча-түтәлләре бар. Миңа анда рәхәт. Тик шулай да мондагы һава миңа килешмәде, ахрысы. Гел хәлем бетә. Азат авырып китте. Хастаханәгә кереп яттык. Саша безнең янга йөрми. Галина гына килә. Мин сабырсызланам. Каенсеңлем алып килгән күчтәнәчләрне кире җибәрәм: – Саша килсен! Бу хәл көн дә кабатлана. Түзмәделәр. Саша килеп, мине ирләрчә туздырып китте. Моннан ары гел шулай булачак икән. Миңа үз урынымны беләсе... Холыксызлануымның сәбәбе дә ачыкланды – икенчегә йөкле икәнмен. Хастаханәдән мин бер уйны күңелемә беркетеп чыктым: китәм! Кайтышлый почта тартмасына күзем төште. Безнең әйберләр: телевизор, карават ише – төялгән контейнер килгәнлеккә язу. Мин бу кәгазьне беркемгә дә күрсәтмәдем. Тимер юл станциясенә киттем. Яшь бала күтәргән яшь хатынның хәле кызганыч күренгәндер инде. – Акчам юк контейнерны түләп алырга. Үзем дә китәм әле мин, – дип, вокзал хуҗаларына ялварам. Ишетмиләр дә... Бәхетемә, погонлы егет очрады. «Нинди таныш кеше соң бу?» – дип торам. Ә ул ерактан ук елмаеп килә: – Бу юлы өлгердемме? Мондый челтерәп көлгән, юк ла елаган тавышны кайдадыр ишеткән идем бит инде, – дип уйлыйм. – Нинди җилләр ташлады сине безнең тауларга, Гөлем – Миңлегөл? Улыңмы? Нинди җил ташлаганын аңлыйм инде хәзер, – диде униформа кигән чибәр егет. – Соңлаганмын икән. Минем язмыш шундый инде: әле дулкын, әле берәр батыр егет арага керә. Тәки өйләнә алмый калам инде. Инал икән бит! Бу балкар егете турында бая сүз башлап караган идем бит. Әллә өлгермәдемме әле? Инал минем хәлемне тиз аңлап алды: – И-и Миңлегөл, ханым булгансың икән лә! Сине Усалкалада очратырмын дип уйлаганым да юк иде. Теге вакытны тау сукмакларыннан бергә атлаганда ук, күңелем синдә калган иде. Тагын да юллар кисешәсен белгән булсаммы, алып кына кала идем үзеңне. Чулман кызы илен сагыныр дип уйлап батыраймаган идем. Ялгышканмын. Батыраясы булган икән. Саф күңелле кызыкайны чит-ят җирдә адаштыру ярамас, дип тә тыелып калдым. Минсез дә адаштыручы табылган икән. Менә сиңа серемне ачтым да бетердем. Син һаман чибәр икәнсең. Ә мин һаман шул – коткаручы. Тик хәзер инде туристлар юлында йөрмим. Минем сукмаклар хәтәррәк. Ә сиңа булыша алам мин. Боер гына! – Инал, Инал! Әллә шаярып сөйләшәсең, әллә чынлап. Әмма өстенә бастың. Сагынам мин туган илемне. Шуңа күрә кайтып китү уе белән йөрим. Сезнең илдә берәүгә чыккан идем кияүгә... Ирем кала. Син дә үз туфрагыңда түгел бугай. Син дә илеңә кайт, Инал! – Миңлегөл, Гөлем-ханым, беләсең бит инде. Минем илем – бөтен Кавказ! Мин гомерем азагына кадәр шушы тау араларында йөрермен инде. Теге вакытта булса, синең бер ым кагуың җитә иде. Белешеп, югалтышмыйча яшик. Минем язмышыма берәр төрле ачыклык керсә, бәлки әле... Мин синең коткаручың булып кала бирәм... Инал җөмләсен төгәлләп тормады. Бу сөйләшүнең бик җитди сөйләшү була алуын уйлап, икебез дә сүзне өздек. Вакыты да, урыны да хәзер түгел.