менә Фирая апа Рәшит кебек егетне ничек бәялисен белгән. Шушы гыйффәт казасы мине гомер...
менә Фирая апа Рәшит кебек егетне ничек бәялисен белгән. Шушы гыйффәт казасы мине гомер буе эзәрлекләде. *** Миңлегөл ханым, үзе сизепме, әллә сизмичәме, ишетелер-ишетелмәс кенә бер өн белән «Мәк чәчәге» көен көйли башлаган иде. Мине дә бу көй үзенә суырып алды. Ниндидер сихер, тылсым бар бу җырның көендә. Нечкә моң булып саркып чыга да ул, сине фани дөньядан аерып алып, күңелеңнең үтә дә яшерен бер дөньясына, бүгенге галими тел белән әйткәндә, астралга алып кереп китә: Мәк чәчәген өздем ялгыш кына, Чүп үләне белән бутадым. Мәк чәчәген, белми киләчәген, Үз кулларым белән утадым... Без әле ярты сәгать элек кенә бер-берсен белмәгән ике хатын-кыз, шушы җырдагы үзәк өзгеч моң тәэсирендә башларны башка терәп, эреп киткән идек. Берзаман искә килеп, туктап калдык. Алай да кеше арасында утырабыз бит әле. Мәк чәчәгебез дә өзелмәгән. Тик, бу ниткән сәерлек – үзәк өзгеч моң нигә килеп керде соң әле? Ә көй дәвам итә. Сүзсез генә: Мәк чәчәген...м-м-м-... өздем, М м м ... м-м-м... Өзгән чәчәк ... яшәрмәс инде-е-е-е... Гайре табигыйлектән сискәнеп, башымны күтәреп карасам, яныбызга скрипкасын иягенә терәгән таныш музыкант килеп баскан икән, иелә төшкән дә «Мәк чәчәге»н уйнап тора бу. Ике хыялый ханымга карап, күзләре белән генә назлап, елмая. Елмаю безнең өчен түгел, үзе өчен... Ул да әсәрләнгән. Аннары музыкант, нәзакәтле итеп кенә башын иде дә гафу үтенеп китеп барды. Көйнең соңгы аһәңнәре залда эленеп калды. Кемдер кул чапты, кемдер: «Браво!» кычкырды. Ә без, берни булмагандай, әңгәмәне дәвам иттек. – Иң мөһим серемә килеп җиттем. Шуңа күрә шытып чыкты бу чәчәк күңел түреннән. Алҗытып бетергән булсам, шушы урында саубуллашабыз да... Мин тынычландым бугай инде. Ханым шунда бармагыннан мин кич буе күзәтеп утырган сәер кашлы, кашы өстенә яшен эзе кебек алтын җепләр яткан йөзеген бушата башлады. – Тагын бер күрешми калмабыз кебек. Минем хикәятем бер кичлек кенә түгел. Йөзегем бушамый тора. Тыгыз ул миңа. Язмышым кебек, миңа язмаган йөзек. Шуны сезгә бүләк итәсем килеп тора. Бәлки, сезнең бармакта йөзекнең бәхетле сәхифәсе башланыр. Бер чегән хатыны әйткән иде аны: «Кара чәчле хатын-кызга тәгаенләнгән йөзек бу. Язмышлы йөзек. Кимә син аны», – дип. Сезгә ядкарь итимче. Каенанам бүләге. Ул чем-кара чәчле иде. Кемлеген, әллә яһүдә, әллә чегән, ул үзе дә белми иде. Балалар йортында үскән бала бирнәсенә бу йөзекне кем салганын да белми иде Раиса Давыдовна. Начар каенана булмады ул миңа. Мин дә начар ауралы кеше түгел. Бүләк итәргә теләвем дә ихластан. Кашы бигрәк үзенчәлекле бит, әйеме? Алтын сызыклар астына дикъкатьләбрәк карасаң, анда чәчәк сызымы бар сыман. Тауда үсә торган чәчәк бугай ул. Кавказ тауларында очраган бер егетне хәтерләтеп, йөрәгемне телгәли бу йөзек. Мин бу сәер язмышлы йөзекне аңа да ядкарь итеп калдырырга ниятләгән идем. Тик соңыннан бу гамәлем дөрес булмас дип уйладым. Юк, юк, вәгъдә бүләге итеп түгел, татар кызы булганым өчен генә... Аның миңа кылган игелекләре өчен рәхмәт йөзеннән генә. Аннары андый ядкарь өчен сайланган йөзектә бернинди шикле язмыш эзе дә булырга тиеш түгел дип уйладым. Инал өчен, егетнең исеме шулай, мин Нальчикта бернинди кашсыз, әмма гаҗәеп челтәрле бизәк үрелгән көмеш йөзек – Кубачи зәрканнәре ясаган йөзек сатып алдым. Мөселман егетләре көмеш йөзек кияргә тиеш дип беләм». – Бу – бик затлы хәзинә. Әмма мин дә бу йөзекне кабул итә алмыйм. Сез аны зиннәтле алтын-көмеш серләрен аңлый белә торган кешегә бүләк итсәгез, яхшырак булыр иде. Иясен тапсын иде ул адашкан йөзек. Авырга ала күрмәгез. Минем бит бүгенге романны – сезне минем яныма китереп утырткан романның эчтәлеген беләсем, син язган китапны «укып» бетерәсем дә бик килә. Әле соң түгел. Бала-чага вакыты да чыкмаган. Бәйрәм кичендә тоткарлану да гаеп ителмәс.