Мәк чәчәге (бәян)
Мәк чәчәге (бәян) Асия ЮНЫСОВА 2. Шомырт бураны котырган мәлдә Рәшитне армиягә озаттым. Җырдагыча, айлы нур кичеп, Ык буенда йөрдек. Гаҗәеп моңлы, сихри кич иде ул. Вәгъдәләр бирештек. Капка төбендә үбештек. Минем гомеремдәге иң әкияти төн шулдыр, мөгаен. Әйе, әйе, мин бәхетне татып карадым. Мин чыгарылыш имтиханнарына әзерләнеп калдым. Бөгелмә вокзалыннан Рәшитне армиягә Фирая апа озаткан. Рәшит Германиядә, десант гаскәрләрендә хезмәт итте. Спортчы бит. Мин дә сынатмадым. Институтка укырга кердем. Тәвәккәл адымым нигезсез иде. Әткәй белән әнкәй тәмам олыгайдылар. Кая инде ул миңа көндез укулар! Тиздән читтән торып укуга күчтем. Чаллыга, түткәй янына барып, эшкә кердем. Кызыл яулыклы эшче кыз сыйфатында станок янына барып бастым. Студент икәнемне белеп алгачмы, әллә яшьлегемне кызганыпмы, кадрлар бүлегенә дәшеп алдылар. Кәгазь арасына. Хезмәт хакы табелен цехта эшләп йөри торган итеп ябып бардылар. Өс-башны да карап өлгердем. Буй-сыным да рәвеш алды. Миңа монда яңа кушамат табылды – Ландыш. Минем чәчем җитен төсендә бит. Буяткан чәч түгел бу. Швед кызларына охшаганмын, диләр. Актан киенергә яратам. Шулай итеп, Ландыш – Энҗе чәчәк булдым. Хәзер инде миңа кемнең дә күзе төшәрлек. Сагы барның сагы ятар, дигән гыйбарә бар бит әле. Мин дә үземне бик саклыйм. Югыйсә аулак почмакта кысарга әзер куллар да шәйләнә. Бигрәк тә урындагы абзыйлар азгын. Әмма кытай ефәге кебек нәфис, саф кызның кул тидертмәслеген аңлыйлар. Тыелып кала беләләр. Хөсетлекләрен елмаю ышыгына яшерәләр. Алай да яшьләр янында күңелле. Контора белән цехлар арасында очып кына йөрим. Күңелнең канатлы еллары иде бу. Бәйрәмнәр күп, комсомол эше мул. Радиогазета чыгарабыз. Мин гел уртада. Егетләргә карамыйм да – минем Рәшитем бар! *** Яңа ел алдыннан ул кайтты. Без Яңа елны икәүдән икәү генә каршыларга килештек. Түткәйләр кунакка китте. Рәшит белән сагынышканбыз. Җитлеккәнбез дә инде. Үбешүләрнең тәме үк башка. Егетем килешкә табын корып куйдым. Матур итеп киендем. Мин янәдән Мәк Чәчәге булдым. Яшел чалбар, алсу блузка киеп алдым. Күреп торасыз – мин озын буйлы, зифалыгым әле дә сакланган. Рәшит ул кичтә миңа өр-яңадан гашыйк булды бугай. Ул тагын да ныгыган, аңа көчле ир-ат кыяфәте кергән. Әрсезләнгән дә. Менә шушы әрсезлеге харап итте бик матур башланган Яңа ел төнен. Могҗизалы Яңа ел урамнарын, әкияти чыршы кызларын карап кердек. Урамга ташып чыга тораган бәйрәм бит ул Яңа ел! Сафланып, алсуланып, янәдән табын янына елыштык. Бәллүр касәләр чыңлаттык. Рәшитнең хәрби хезмәттән исән-имин йөреп кайтуы хакына да бәллүр касә күтәрдек. Мәхәббәтебез хакына да тост әйтештек. Ә менә киләчәгебез хакында әйтергә онытканбыз икән. Ә бит кирәк булган! Төннең калганы тартышып үтте. Рәшит үбә-үбә мине чишендерергә тырышты. Мин карыштым. Ә ул, бу төнне мин аныкы булырга тиеш, дип юмалады. Сүзе үтмәгәч, мине авыллыкта гаепләде. «Егетләр армиядә әйтәләр иде. 15 яшьтән соң кызлар әниләренә генә кыз булып калалар, – дип. – Мин сиңа да ышанмыйм. Кыланасың гына син». – Әйе, кыланам. Бар, кыланмый торган кызлар янына кит! – Минем инде ачуым чыга башлаган иде. – Мине кызганыр идең, ичмасам. Җәфаланам бит. Кыен миңа, – дип үгетләп карады ул мине. – Кызгана-кызгана үзем кызганычка калыр хәлем юк. Кызгана торганнар табылыр. – Яратам бит мин сине. Мәхәббәтнең иң бөек ноктасы бит ул физик якынлык. Әйдә, бүгеннән өйләнешәбез. – Мин риза. ЗАГСтан кайтуга ук, мин – синеке. Бөек ноктага икәү бергә менәрбез. Озак тарткалаштык без. Бәйрәмнең яме югалды. Ни йокы күрмәдек. Таң беленүгә Рәшитем китте. – Йә ярар, хуш иттек. Авылга кайтып киләсе бар. Шәп кыз син, Миңлегөл. Безнең егетләр белсәләр иде синең ниндилегеңне! Ул китте, ә мин җәймәнең чиста калуына сөенә-сөенә, Рәшит белән тарткалашканда, сандык почмагына эләгеп ертылган чалбар балагына матур итеп кызыл мәк чәчәге чигеп куйдым. Без Рәшит белән бүтән күрешмәдек. Ул тиздән өйләнде. Фирая апага. Мәхәббәтнең бөек ноктасыннан мин егылып төштемме, әллә биегрәк күтәрелдемме – аңламый калдым. Менә мин дә гыйффәт корбаны. Саклап кала алган өчен. Ә