шундый шөбһәле уйлар белән килеп кердем. Мин кулга тиз генә ияләшә алмый торган, һәр са...
шундый шөбһәле уйлар белән килеп кердем. Мин кулга тиз генә ияләшә алмый торган, һәр саксыз ымнан тетрәнүчән, әмма тоягы каршы һөҗүмгә әзер сизгер болан идем. Берәрегез миңа тиеп кенә карасын! Ялыктырмадыммы әле? – Нормально! Сезгә Миңлегөл дип, гади генә итеп дәшсәм, кабул итәрсезме икән? – Нормально. Минем улларым да шулай кыска тота җавапны. Ә менә мин әле һаман сезнең ни атлы икәнне белмим. Монысы инде нормально түгел, шулай бит? Икебез дә көлеп җибәрдек. – Гади минем исем. Гөлсөяр мин. Әйе, минем дә «гөлем» бар. Татар әниләре кызларын «гөлле» итәргә яраталар. Шулай ук «ханым»сыз дәшкәнгә ияләнгәнмен. *** – Сукмак... Сукмагымның теге башыннан каршыга төшүче бар икән инде. Җәй көне велосипедта, кыш көне чаңгыда гел бер егет юлыма төшә. Рәшит бу. Миңа 16 яшь, аңа 19. Җәй буе Рәшитнең багажнигына утырып йөрдем. Безнең авылның егетләре күз төшкән кызларына игътибарны әнә шулай күрсәтәләр иде. Велосипедта барганда, әлләни сөйләшеп тә булмый. Егетең, гайрәтен күрсәтеп, җитез генә велосипед педален әйләндерә. Ә син егеткә чытырдатып тотынып барасың. Егеткә шул да рәхәт буладыр, күрәсең. Ул кыз ныграк тотынсын өчен юлның сикәлтәле урыннарын таба. Егылудан курыккан саен егетеңә ныграк сырышасың. Ике арада сәер бер якынлык пәйда була. Егет белән кыз арасында тылсымлы һава дулкыны йөреп тора кебек. Киеренкелекне киметү өчен дөньяда бер мәгънәсе булмаган сүзләр бетәсе түгел. Бернинди үбешү, кочышу дигән нәрсәләр юк. Безнең чорның үсмер егет-кызлары әнә шулай йөри торганнар иде. Велосипедта әйләнеп килгәч, каз бәбкәсе ояга кушылгандай, кызлар төркеменә кереп чумабыз. Менә шул чагында чытлыкланып көлешүләр була торган иде инде. Егет дигәннәребез урамның аргы ягындагы бүрәнәгә тезелеп утыралар. Кызлар бу яклап. Әй тотынабыз кара-каршы җыр-такмак әйтешергә. Рәшит Әлмәт малае иде. Кышкы каникулда кунакка килүендә егетем мине кинога чакырды. Ә безгә укытучылар кичке сеанска кинога йөрергә рөхсәт итмиләр иде. Әти белән әни җибәрәләр. Ризалаштым. Кереп утырдык клубка. Бөтен кешенең күзе бездә кебек. Чынында да карап-карап алучылар байтак. Оялмыйча! Егет белән! Рәшит – шәһәр малае. Аның ише оялулар аңа таныш түгел. Учымны учына алды. Кинодагы хәлләрне сөйләшеп алганда, чәче битемә кагылып китә. Бу инде капка төбенә сарган көрт ышыгында, аякларны өшетә-өшетә сөйләшеп басып тору гына түгел. Бергә кино карау! Файдалы һәм матур итеп аралашу. Кинәт залда гөлт итеп ут кабынды. Кичке сеанска үтеп кергән мәктәп укучыларын аулыйлар икән. Беттем! Фирая апа – физкультура укытучысы мине күреп алды: «Абдуллина, чык залдан!» Шунда укытучы апа Рәшитне дә абайлады: «Син, Рәшит, минем бу авылда укытканны каян белеп алдың? Килүең шәп булган. Кинодан соң безгә кайтырбыз, яме!» Спорт техникумында сабакташлар булган икән болар. Рәшит соңыннан аңлатты аңлатуын. Мин инде залдан шешәдән атылган бөке кебек чыгып очкан идем. Шул вакыйгадан соң миңа мәктәптә көн бетте. Фирая апа физкультурадан чаңгыда ук кебек очкан кызга «өчле»ләр тезә. Кичке сеанска кинога йөрүемне директорга да әләкләргә өлгерде. Йөрү дип, шул бер бардым инде. Бу каныгуның очы чыкты соңыннан. (Дәвамы бар.) "КУ" 08, 2022