Фрунзеның атлы гаскәре (кайбер чыганакларда Киров дип язалар. Мин үзем Фрунзе тарафдары...
Фрунзеның атлы гаскәре (кайбер чыганакларда Киров дип язалар. Мин үзем Фрунзе тарафдары) кичкән Мамисон үткеленнән үтеп барышыбыз безнең. Мәктәптә укучыларыма сөйләрлек кызык хәлләр (хәзер кызык ул) байтак тупланды инде минем баш багажымда. Завод цехларында йөгереп йөргән чагым иде бит әле. Укытучы да түгел. Берзаман үзән җиргә, яисә Альп болынлыгына килеп егыласың. Яланаяк бозлы тау елгаларын ерып чыкканың да, тау якасына үрмәләгәндә тезеңнең сеңере өзелеп, гомерлек казалы булачагың да онытыла. Син тагын сихри гүзәллек әсиренә әйләнәсең. Ләкин уяу булырга кирәк. Чөнки уң ягыңнан күккә ашкан, хисарлыклар сыман, тау-кыялар озата бара. Битараф кына озатулары түгел. Менә-менә баш өстеңә ишелеп тә төшәрбез әле дигәндәй, югарыдан түбәнгә иелеп карагандай, дәһшәт белән эленеп торалар алар. Ә сул ягыңда – төпсез упкын. Сукмагың шушы ике хәтәр уртасыннан бара. Менә ни өчен бу юлдан үтәр алдыннан һәр төрле кәгазьләргә кул куйганбыз икән. Янәмәсе, үзебез теләп алган каза! Ләйлә хакындагы кыйсса башымнан чыкмый... Сакланырга өйрәнәсе бар! Тау бөркетенең таң җиле кебек үтә сак үбүе күзләремдә, иреннәремдә саф чык кебек эленеп калды да Рәшит күләгәсен, аның әрсез кулларын уйларымнан куды да чыгарды. Мин, ахрысы, мәхәббәтнең чыны ниндилеген белмим икән әле, бары эзлим генә икән. Тау сукмакларыннан мин хәзер дулкын чәчле, зәңгәр күзле Иналны уйлап бара башладым. Аның: «Күрешербез!», – дигән бер сүзе дөньямны кояш кебек балкытып бара сыман. Күрешсәк иде шул! Хәтәр колына әйләнмәс өчен инструктор егет җырларга куша. Җырлыйбыз! Бу юлы нинди җыр да ярый. Мин үзебезнең җырны җырлыйм: «Без җиңә алмаган дошман тумаган, Без чыга алмаган юк кара урман!» Вәт шулай. Үткел сукмагы бик тарайган чакларда автобуслардан төшеп, аркабыз белән кыяга сыенып атлыйбыз. Җырламыйча гына, тын гына. Сулышыңны тирәнрәк итеп алсаң да, тигезлегең югалыр сыман. Хәтәр юлны автобуска утырып үтәсе булганда да җырлыйбыз – батырлык өчен! Чытырдатып, күзләрне дә йомабыз. Аллаһы Тәгалә үзенең оҗмахына туристлык маршрутларында автобуслар йөртүчеләрне чиратсыз үткәрә икән. Чөнки тулы бер автобус халык чын күңелдән Аллаһыга ялвара – савап! *** Хәтәр юл артта калды кебек. Инде безгә грузин егетләре елмая. Кутаисига кадәр җилдереп кенә, машинада илтәселәр икән. Мин кызларны үгетлим: «Утырмыйк. Көн җылы, кояшлы, ипләп кенә тәпилик», – дим. Биек үкчәдән сәяхәткә чыккан студенткаларның утырасылары килә. Котыртучы мин икәнен чамалап, әле генә джентельмен булып кыланган машиналы егетләр безне юлдан кысрыклап, юл буе ташына аударып дигәндәй, выжылдап китеп баралар. «Совет власте юк монда!» – дигән сүзләре сагайта. Бәлки, чыннан да, юктыр. Сталинның туган авылы Шовига якынлашабыз. Һәр тау сыртыннан елмаеп карап кала мыеклы кеше сурәте. Авылын да күрдек. Инде Батумига! Зәңгәрлеге белән ымсындырап торган Кара диңгезгә җиттек. Батуми безне җырчы фонтаннары, шау чәчәктәге гортензияләре белән шатланып каршы алды. Тик кызларыбыз гына ангина белән егылдылар. Бозлы тау елгаларын яланаяк кичү, аннары тропик яңгыр астында көне буе тәпиләү нәтиҗәсе инде бу. Диңгез буена ялгызым гына төшеп киттем. Кыя ышыгындагы ярымдага сыман комлыкта кызынучылар бихисап. Тик, нигәдер, берсе дә суга чумарга ашыкмый. Ә мин ашкынам. Дулкыннар куенына атыласым килә. Бер изге җан мине кисәтә: «Диңгездә шторм. Керсәң, чыга алмассың. Дулкыннарның кирегә суырып алып кереп китү гадәте бар. Син бу хакта беләсеңме, кызым?» Бу кешегә мин әле дә йөрәгемдә рәхмәт хисләре саклыйм. Тик үз-үземә ышанычым шул кадәрле зур иде. Ык буенда үскән кыз ла мин! Дулкыннар да әллә ничә валлы түгел. Тәвәккәлләдем. Тукай әкиятендәге сыман, мин суда уйныйм, йөзәм, башым белән суны сөзәм. «Беркадәрле шул рәвешле уйнагач, инде, шаять бер сәгатьсез тирләмәм, дип уйлагач», ярар, чыгыйм инде дип, ярга карап борылгач...