Мәк чәчәге (бәян)
Мәк чәчәге (бәян) Асия ЮНЫСОВА 5. *** Иртәгәсен без кабат тау юлына төшкәндә, Инал киткән иде инде. Минем күзләремдә генә түгел, иреннәремдә дә сәер бер төш кебек, төтен, тоз, наз тәме сеңгән кайнар үбү эленеп калган... *** Туристлык базаларындагы биналарның диварлары еш кына пыяла була торган иде. Картина дип караганың – соклангыч манзара. Кипарислар, таулары-ниләре белән – әнә шул тәрәзәләргә керә дә утыра. Матур җирләрне күп күргәнем булды. Ләкин Төньяк Кавказның гүзәллектә тиңдәше юк. Кырыслыкта да. Менә бу төштә, дустым, мин сиңа бөек әдипләрнең Кавказ турында язып калдырган сүзләрен укытасым килә. Мин ул соклану сүзләрен блокнотыма күчереп алган идем. Гел үзем белән йөртәм. Мин дә бит синең кебек укытучы идем. Аннары гына журналист булып киттем. Син дә мәктәптән радиога күченгәнсең икән, ә мин – газетага. Халыкка хезмәт итүче каләм әһеле үзе дә киң белемле булырга тиеш. Шулай бит, Гөлсөяр. Син дә минем блокнотымдагы шушы асыл сүзләрне үзеңә күчереп ал әле. Сәяхәтләрдә йөрергә туры килгәндә, төрле викториналар уздыра торган җирләр бар. Мин аларда катнашам. Күп вакыт җиңеп тә чыгам. Татар интеллигентының бәясен күтәрәм үземчә. Язасыңмы? – Сиңа карышып булмас. Кая, озынмы соң язмаларың? Түгел икән. Иң яхшысы, син әйтеп тор. Мин тиз язам ул. Тагын ни эшебез бар соң әле? Бераз каләм тибрәтеп алыйк. – Менә тыңла. Әүвәле Чехов сүзләрен китерәм. Әйдә, русчасын теркәп куй: «...пережил я Военно-грузинскую дорогу. Это сплошная поэзия, не дорога, а чудный фантастический рассказ, написанный демоном, влюбленным в Тамару». Шәп бит, ә? Ничек ди бит Чехов: «пережил», диме? Димәк, тәэсирләре бер гомер яшәгәнгә тиңләшерлек. Ә менә Пушкинны тыңлап кара әле син: «Чем дальше углублялись мы в горы, тем уже становилось ущелье. Стесненный Терек с рёвом бросает свои мутные воды через утесы, преграждающие ему путь. Ущелье извивается вдоль его течения. Каменные подошвы гор обточены его волнами. Я шёл пешком и поминутно останавливался, пораженный мрачною прелестью природы». Син инде, дустым, минем маршрутны кабатламый түзә алмассың дип уйлыйм. Бу тиклем көчле хисси атакадан соң. Әле мин сине Лермонтовтан бер өзек белән «кадаклап»та куя алам: Я видел горные хребты, Причудливые как мечты... В снегах, горящих как алмаз, Седой, незыблемый Кавказ, – ди, матурлыктан әсәрләнгән шагыйрь. Менә шул «незыблемый» Кавказны ул дәвердә дә үзләре соклана-соклана какшатырга омтылып яшәгәннәр. Элекке заманның әдипләре ярты сүз белән дә тау кешеләрен түбәнсетмәгәннәр югыйсә. Аларның кыюлыгына, әдәбенә, йолаларына ихтирамнары зур булган. Толстойның «Хаҗи Морат» бәянын укып, таң калганым истә. Ә Лермонтов тудырган образлар – Бэла, Азамат... Үзең дә хәтерлисең булыр. Менә бит үзем Кавказ юлларын узудан алган тәэсирләрне ничек оста гына синең күңелеңә салып куйдым, әйеме? Ә бит Бөек Ватан сугышы вакытында биниһая таш кыяны дот итеп чокырга да базганнар. Хәзер ул кыяташ «Ермолов ташы» дип йөртелә. Табигать гүзәллеген җимерүдә адәм баласының тиңдәше юк. Бераз гына, әдәбият укытучылары теле белән әйткәндә, «лирик чигенеш» ясап алдык. Әле бит диңгезгә ерак. Батумига килеп чыкканчы Грузияне кичәсе бар. Ышанасыңмы-юкмы, чемодан күтәреп, Мамисон үткелен кичү сынауның да сынавы булды ул. Минем сары чемодан өч Ленага да җитте. Сорап та тормый гына кулымнан йолкып алалар да китәләр. Чыннан да студентлар, спортсменнар иде алар. Тормыштагыча, тауга менү берни түгел, түбән төшү михнәт. Бигрәк тә өстеңә тропиклар яңгыры койганда, аяк астыңдагы сукмагың кәбестә күчәнедәй чуер ташлар белән түшәлгәндә. Түбәнгә таба аяклар тыелгысыз тайганда, газиз башың «кәбестә күчәне» белән очрашып, ярылу ихтималы зур булганда, таш башлар арасында көлчә-көлчә сыер тизәкләре түшәлеп ятканда... Күрде инде бу томана башлар!