аша үтә торган сукмагыбызның исеме үк дәһшәтле. Ул башта Хәрби Грузин Юлы булып килде-к...
аша үтә торган сукмагыбызның исеме үк дәһшәтле. Ул башта Хәрби Грузин Юлы булып килде-килде дә, аннары Алагирдан соң Хәрби Осетин Юлына әйләнде. Бу халыкларның кайсы хәрбирәктер? (Белешмәлектән осетиннарның егерме генералы, алтмыш Советлар Союзы Батыры бар дип укыдым. Грузиннарда ничегрәк икән?) Дәһшәт исемдә генә түгел. Мондый да биниһая тау кыялары ышыгыннан барган, түбәндә Ардон елгасы (Котырган елга) кайнап аккан үткелне Юл дип зурлауда ук ниндидер акыл ирешмәслек Хәтәр бар! Хәтәр нәрсә гел үзенә тартып, ымсындырып тора бит ул. Биеклеге 3100 метрлы Турист пигының берничә чакрымга сузылган боз теленнән чанада – штормовкаларга утырып шуганны онытырлыкмы! Бездә башсызлык җитәрлек ул! Штормовкаңның «тормозына» басып өлгермәсәң, шуган шәпкә тарлавыкка, яхшы дигәндә, тау куышына очып китүең дә бик тиз. Ярый әле мин дуслашып өлгергән Рязань кызлары, өчесе дә Лена исемлеләр, кисәтеп кенә торалар: «Машенька, о малыше подумай! Может он не желает космонавтом стать!» Мин шунда ук аңыма килгәндәй итәм. Тарлавык! Бу сүз үткән төндә калган куркыныч әкият кебек тагын бер кыйссаны искә төшереп сискәндерә. Кармадондагы алачыгыбыз да көтүче егетләр өчен оҗмах урыны икән. Караңгы кабуга кемнәрнеңдер ишекне дөпе-дөпе селкеткәннәрен ишеттек. Алачык хуҗасы Мамсур дәдә белән аның хатыны Нигәр, ду килеп, өстәге каттагы ояларыннан ишелеп төштеләр. Дәдәнең кулында башы тимердән коелган резин тәпәч. Абзыйның бәдәне дә, беләкләре дә, типсә, тимер өзәрлек. Ишеккә килгән «кунаклар» моны беләләр булыр. Шуңа күрә башта ипле генә сөйләшмәкчеләр, уртак тел тапмакчылар иде. Әмма утыз кешелек отрядтагы туристларның дүртесе генә җебегрәк ир-атлар икәнен көндез үк абайлаганнар инде болар. Чебешләрне дәдә үзе генә саклап кала алмас дигәннәрдер. Килүчеләр – бишәү. Мамсур дәдә хатынына ым гына какты. Тегесе бер мизгелдә иренә кыска мылтык сузды: – Корылган! – Хатын, син үзең иң әрсезен мушкага ала тор. Өчкә кадәр саныйм. Китә бирегез. Мәскәү кызлары сез әтрәк-әләмнәр өчен түгел. Тау егетләрен хур итеп йөрмәгез монда!... Төнге кунакларның аерата әрсезе Леналарның берсен үзенә тартып китермәкче генә булган иде, Мамсур дәдә, тау барысы кебек, әрсезнең өстенә сикерде. Шул арада уң аягы белән икенче кунакның бөеренә типте. Без дә кызык карарга чыккан идек. Берәүнең йонлач кулы минем билемә үрелде. Мин шәрран ярып кычкырып җибәрдем. Татарча кычкырам икән: «Коткарыгыз!» Нигәр ханым тәтегә басты бугай. Гөрест иткән аваз тау өстеннән яңгырап үтте. Ә мине инде буркага төреп, каядыр өстерәп тә баралар. Сарык бәрәнен кебек. Аяусыз тибенәм. Кычкырам. Тимер куллар йомшарга уйламый да: – Красавитса! Не бойся. Джигит тебя нэ обидит. Шашлык угостит. Потом сюда вернёт. Посидим, поболтаем. О Москва расскажешь... – Мин һаман тибенәм. Йонлы кулны тешләп алуга авызым ачылды. Тагын таулар арасын яңгыратып, кычкыра башладым. – Нэ кричи, да. Скалы обвалятся. Всэ погибнем! Татарча кычкырам икән: Инал! Инал! – «Чакыр гына, килеп җитәм, мин якында гына булам», – дигән иде бит! И, мин сабый... – Инал зовёшь, да? – ди йонлы чикмән иясе. Бетүем шушы икән дип уйларга да өлгермәдем, буркам-нием белән бергә дөбердәп, ташка килеп төштем. Монда гел таш дигән идем бит инде. Упкынга тәгәрәтмәсәләр ярар иде! – Кардәшем! Каты бәрелмәдеңме? Бу мин – Инал. Синең тавышыңны танып, килеп җиттем. Мамсур дәдәдә кич утырган чак иде. Ул төнгә кунаклар көткәнен сиздергән иде. Без – рейдерлар, тауларда коткару хезмәте командасы егетләре, аларның нинди кунаклар икәнлеген бераз чамалаган идек инде. Тик дәдә үзе генә чыгып киткәч, хәтәр нәрсә юктыр дип, тыныч кына утырып калдык. Чак кына сине урлатмадык бит, Миңлегөл. Гөлем минем! Бу югалтуны да кичерә алмас идем мин. – Нәрсәнедер әйтеп бетермичә сөйләшә егет. Мин әле һаман калтыранам. Куркудан да, салкыннан да. Өнемме бу, төшемме икәненә дә ышана алмыйм. Әкияттә генә бит ул Дию пәрие урлаган патша кызы сөрән салуга коткаручы пәһлевән егет килеп җитә! «Инал! Чыннан да синме соң бу? Мин исән калдыммыни? Ник күренми торган идең соң моңынчы ? Бетә идем бит!»