Менә түгәрәк буйлап әйләнеп килә торган зур алюмин кружка миңа да килеп җитте. Мин аны ...
Менә түгәрәк буйлап әйләнеп килә торган зур алюмин кружка миңа да килеп җитте. Мин аны ниндидер символик эчемлек салынган гөнаһсыз бер «сәяхәтче» чәркә дип торам. Ә ул чәркә, кружка инде, чыннан да үтә символик булып чыкты. Литрлы кружка эчендәге самогон кояш нурларында ымсындыргыч ялтырап тирбәлә. Мин бу «символиканы» кул аркам белән читкә этәрәм. Инструкторның күзендә шайтан балалары биешеп ала. – Безнең йоланы хөрмәт итмәүме бу, Маша! – Исемемне белеп алган. Димәк, мин аның яшерен исемлегенә кергәнмен. – Юк, бик тә хөрмәт итәм мин тау егетләрен. Тик мине ирем бик каты кисәтеп озатты. Үземне сакларга кушты. Йөкле бит мин! – Аклан күтәрелеп көлде: – Безгә күбрәк тияр. Саклыйк бәбине! Ирең батыр икән синең. Таулар аша сәяхәткә җибәрергә курыкмаган!!! – Разговорчики! Тау егетләре ана хакын хаклый беләләр! Машага бәйләнәсе түгел! Уф Аллам! Бу сәяхәттән исән-сау кайтсам, беркайчан да үз баламны шикле сәфәрләргә аяк та атлатмас идем. Төнне палаткаларда кунасы икәнбез. Бу төн программага туризм күнекмәләре алу дигән пункт белән теркәлгән. Учак яктык. Боткалар пешердек. Утын әзерләү теге дүрт ир-атка, көндезге кружкадан соң, бик авырга туры килде. Чача дигән самогон егетләрнең беләк егәрен нык кына йомшаткан иде булса кирәк. Йокы капчыкларын киеп, палаткаларга кереп аудык кына, палатка тирәсенә сәер-сәер ир-атлар җыела башлады. Таулардан төшкән көтүчеләр икән болар. «Караимнар», – диде инструктор. Имеш, булачак хәлләр өчен җаваплылык осетиннар өстендә түгел. Кызларның бер-икесе таң атканда гына кайтты. Кәефсез түгел иде үзләре. Димәк, караим егетләре сары чәчле кызларны назлый беләләр. Һәр «яңа маршрут» килү белән репертуар да үзгәреп тора боларга. Тау арасында зарланырга профком юк. Осетин инструктор да өлешсез калмый торгандыр. Хәер, инструктор егет үзе дә бер чибәребез тозагына капты. Инде безне икенче алмашына тапшырганның соңында да Батумига кадәр күзгә чалынып йөрде әле ул. Көнләшә-көнләшә озата барды Олесяны. Һәр шөгыльнең осталары табыла аның. Олеся йөрәк яндыра белүчеләрдән иде. Җылы диңгезгә таба юлда маҗаралар чамасыз мул булды. Болытлардан да өстәрәк урнашкан Кармадон ике катлы «тау алачыгында» («Горная хижина» дип теркәлгән пункт иде ул) үткәргән төн онытырлыкмы? Кызыгы, хәтәре чиратлашып кына торды. Көн яктысында болытларның синең аша йөзеп үтеп, туган якка таба гизүләрен кул болгап озатып каласың. Төнлә шул ук болытлар сине салкын кара юрган кебек төреп ала. Йомышың белән чыгып керим әле дип, бусагадан ары атлавың була, мизгел эчендә упкын-төн йота. Ялгыз йөрергә ярамый монда. Йөрмибез дә. Ятар алдыннан чыгып керми дә булмый бит инде. Чыкмый хәлең юк. Төнлә өч кат тире юрган ябынып ятканның соңында кузгалырга азаплану да файдасыз. Барыбер йоклап китеп булмый. Салкын! Көндезләрен эссе. Менә шунда физика законнарын «үз җисемеңдә» тоя башлыйсың да инде. Атмосфера катламы адәм балаларын салкыннан да, эсседән дә саклаучы могҗизаи юрган икән ләбаса. Тауларда кислород микъдары сирәкләнә, ягъни һава тыгызлыгы нык кими – табигый юрган «юкара». Аның каравы, төнне туңып уздырганнан соң кызган ташка утырып кызыну бер ләззәт икән ул. Тик ул ташка синнән алда берәр елан уралып урнашкан булуы бик тә ихтимал. Күренеп ятса, бер хәл. Еланның үз мәкере бит аның. Син кызган ташка артыңны терәгәч кенә: «Монда без дә бар әле», – дигәндәй, таш ярыгыннан шуышып килеп чыкса... Туган ягыңдагы кебек зыянсыз елан булмас ул. Чактымы – үтерә! Һәрдаим уяу булу зарур тауларда. Беркөнне мин юләр, бүтәннәрдән алда торып, тау елгасы ярына басып юынып алмакчы идем. Ык яры түгел бу сиңа! Аздан гына ташкынга агып китми калдым. Алдавыч ярда җиңелчә хәрәкәт сизеп алуга артка таба сикердем. Басып торган ташым убылды да, бөтерелеп-бөтерелеп, ташкын уртасына кереп тә китте. Елгалар бик ашкын табигатьле монда. Икенче юлы, исем китеп, тарлавыкны урталай ярып, түбән таба ургылып төшеп килгән ташкынга карадым да каттым. Имеш, тау елгасының кодрәтенә сокланып торам. Ә ташкыным чыннан да кодрәтле таш агымы булып чыкты. Гаҗәеп күренеш иде бу. Безнең турбазалар