Мәк чәчәге (бәян)
Мәк чәчәге (бәян) Асия ЮНЫСОВА 4. Очтым мин Орджоникидзега. Тик очкычым Минераль Сулар һава аланына килеп төште. Ерак ара түгел, диделәр. Тик мин бу араны ике көнгә суздым. Мин түгел инде. Һава юллары конторасы. Аэропорт кабул итми дигән сәбәпкә һава торышы өстәлде. Очкычлар очмаса ни! Аның каравы, автобус алты сәгатьтә илтеп җиткерә икән. Җиткерде анысы. Тик Орджоникидзеда (хәзерге Владикавказ) төн уртасы иде инде. Куе кара төнгә чумган ят бер кала өчен мин чып-чын Казан ятиме идем. Юлламама карыйм. Иртәнге алтыда минем маршрутым Орджоникидзедагы ике көнлек экскурсияне тәмамлап, Алагир дигән турбаза тарафына чыгып китә. Мин – көтүдән калган сарык бәтие, тау араларындагы төркемемне ничекләр эзләп табармын соң? Димәк, миңа хәзер таң атканын көтеп утырырга ярамый. «42 нче маршрут»ның койрыгына эләгеп калырга, ничек тә өлгерергә кирәк. Бер белмәгән җирдә! Ят кавем арасында! Кемгә сүз кушып карыйм? Колагыма өзек-өзек татар сүзләре, таныш авазлар чалынып калды. Бер хатын-кыз белән бер егет әңгәмә корып утыралар ләбаса! Татар бит болар! Шатланып «татарларыма» эндәшәм: – Юк, без татарлар түгел, балкарлар... – Татарча сөйләштегез бит. – Үз телебез шул безнең. Хәзер инде алар мине сораштыра: кем мин? Кайдан килдем? Кая барам? Хәлемне аңлатырга тырыштым. Аңладылар. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле, куе зәңгәр күзле егет яныма ук күчеп утырды. «Кара төндә яшь кызны адаштырырга ярамас. Мин сине шәһәрдәге турбазага илтеп куярмын. Төркемең чыгып китәргә вакыт бар әле. Көтүеңә килеп кушылгач, барысы да җайланыр», – диде егет. Аның машинасына чыгып утырмый чарам булмады. Бүтән ни эшли ала идем соң мин төн уртасында? Бөркү һәм куе караңгылык мине ә дигәнче йотып алыр иде. – Танышыйк. Минем исемем Инал. Сиңа кем дип эндәшим? – Урыслар ничек диләр әле: «Хоть горшком называйте, только в печку не сажайте!» – дидем мин, инде шактый кыюланып. Инал елмаеп куйды. «Без мичкә тыгучылардан түгел, коткаручылардан. Тауларда шундый һөнәр ияләре дә бар, иптәш Горшок!» – Миңлегөл минем исемем. Урыслар, үзләренә җайлап, Маша диләр. Фамилиям Абдуллина. Алай-болай пешереп ашарга уйласагыз, ярлык шундый минем. Татарстаннан икәнемне әйттем инде. Инал миңа карап, ягымлы гына елмаеп куйды: «Нацмен нацменга ярдәм итү җаен таба белер. Кардәшем дә икәнсең. Барыбыз да Аспарух хан бабай оныклары ләбаса без – болгарлар, балкарлар, татарлар. Бәлки әле тау гизгәндә, тагын да очрашып куярбыз... Иналны эзлим, дисәгез, мине бик тиз таба белерләр». Маршрутны дәвам иттем. Шактый михнәтле сәяхәт көткән икән мине. Профком кызлары, мөгаен, мине нинди сәфәргә чыгарып җибәргәннәрен белгәннәрдер инде. Чын дөреслекне әйткән булсалар да, китә идем бит инде югыйсә. Ул чагында кулыма чемодан тотмас идем. Рюкзагым бар иде бит минем. Походларга йөрмәгән кеше түгел. Безнең «42 ләр» юл багажларының артыгын, почтага барып, соңгы пунктка озаткан булып чыктылар. Аларга әле биштәрләр дә юнәткәннәр. Мин бер дивана сыман сары чемоданымны әле уң кулыма, әле сулына, әле җилкәмә куя-куя, иптәшләрем белән бер адымда атларга тырышып азапланам. Әле инструктор – чибәр осетин егете, бу илдә мин хуҗа дигәндәй, мут елмаеп, команда биреп кенә тора: «Җырлыйбыз!» «Мы по Осетии идём, Всем подарки раздаём! Кому – сына, кому – дочь, Чтоб Осетии помочь!» Үзләреннән көлгәнне төшенмиләрме соң, яшь, чибәр, томана студент, комсомол, спортсмен кызлар дәртләнеп-дәртләнеп җырлыйлар. Чөнки инструктор чибә-ә-р! Һәм ул һәр кызга бик тә вәгъдәле итеп күз кыса, елмая, каш сикертә... Менә Алагирга җиттек. Эчтәлекле экскурсиядә булдык – осетин шагыйре Коста Хетагуров музей-утарын манзара кылдык. Гаҗәеп архитектура комплексы иде бу. Көнләшеп куйдым: менә ничек зурларга кирәк кадерле затларыңны! Инде пикник ясап аласы икәнбез. Зур түгәрәк ясап утырыштык. Утызлап кеше җыелганбыз икән илнең төрле тарафларыннан. Болар инде үзара танышып өлгергәннәр. Дуслашканнар. Дуслары белән үк килгәннәре дә бар. Ир-ат халкыннан дүртәү генә. Бу вак-төяк арифметика соңыннан үзен сиздерер әле.