Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 4. Кичне җиткерә алмыйча арып бетте Мәдинә. Быел яз җылы килде. Урамда апрель генә булуга карамастан, ул үзенең зәңгәрсу плащын киде. Бик килешә иде бу киеме аңа, үкчәле итеген киеп куйгач, үзенә сокланып карап торды, көзгедән бик чибәр, мин дип янып торган кызый күз кыса иде аңа. Мәдинә клубка килгәндә, биюнең иң кызган чагы иде. Аны Гомәр көтеп торган күрәмсең, шундук биергә чакырды, алар икесе рәхәтләнеп биеделәр. Кыз биергә бик ярата, Гомәргә дә бию җене кагылган икән. Аларга кемдер кызыгып, кемдер көнләшеп, кемдер сокланып карады. Күпмедер биегәннән соң, егет Мәдинәгә урамда йөрергә тәкъдим итте, кыз шатланып риза булды. Алар, җитәкләшеп, төнге урамда бик озак йөрделәр, нәрсә турында гына сөйләшмәделәр! Гомәр армия турында кызыклы хәлләрне сөйләп көлдерсә, Мәдинә авыл яңалыклары белән таныштырды. Кыз авыл кешеләрен шактый әйбәт белә булып чыкты, әйтерсең гомер буе шушы авылда яшәгән. Гомәр армия хезмәтенә кадәр Казанда шофер булып эшләгән икән, шул оешмага урнашачагын әйтте, Мәдинәне дә үзе белән башкалага китәргә чакырды. Киләсе елга читтән торып институтка керү хыялы да бар икән егетнең. Иртәгә дә клубта очрашырга сүз куешып аерылыштылар алар. Атна буе кич клубта биеп, аннан төнлә урамда йөрүләр бу ике яшь йөрәккә бик рәхәт иде. Аннан Гомәр эшенә китеп барды, ара ерак булу сәбәпле, айга бер генә кайта алачагын әйтте. Мәдинә өчен тормыш икегә бүленде. Гомәрле тормыш һәм Гомәрсез тормыш. ...Медпунктта Мәдинәнең үзе генә калганын көтеп булса кирәк, беркөнне аның янына Роза килеп керде. Үзе елмайган була, ә күзләре шундый зәһәр итеп карыйлар. – Безгә сөйләшергә кирәк, – диде ул керү белән. – Мин сиңа Гомәрне бирергә җыенмыйм! Мин аны армиядән көтеп алдым. Уйнадыгыз мәхәббәт уены, җитте. Кисәтү шушы! – дип, ничек кергән, шулай атылып чыгып та китте. Мәдинә юашлардан түгел анысы, ләкин ул һәрвакыт яхшылык, дөреслек белән эшләргә, яшәргә, проблемаларны тынычлык белән хәл итәргә өйрәнгән. Роза белән булган сөйләшүне Зәйтүнә апасына сөйләде. – Балакаем, берүк сак бул, нәселләре белән яманатлы, кара эчлеләр. Кайсы яктан китереп бәрүләрен белмичә дә кала авыл халкы. Үзләре дә, эшләгән этлекләре аркасында бер рәхәт тә күрмиләр инде югыйсә. Гаиләләрендә берсенең дә бәхете юк, – дип куйды апасы. Мәдинә аптырап, югалып калды. Ул түземсезләнеп Гомәрне көтте. Гомәр кайткан көн аның өчен бәйрәм булды, егеткә Роза белән булган сөйләшү турында сүз катты. Гомәр кызны тынычландырды, аны бик нык сагынып кайтуын әйтте. Бу көнне алар беренче тапкыр үбештеләр. Мәдинәнең тәннәре чемердәп, эченә ут йөгергәндәй булды. Аның мондый халәттә калуы беренче тапкыр иде. Туган авылы малайлары белән үбешкәне бар иде барлыкка, тик ул балачак уены кебек кенә булган икән. Гомәр белән бөтенләй икенче инде – Мәдинә егеткә бөтен күңеле, җаны-тәне белән гашыйк булуын аңлады. Егет тә аны ярата. Кыз тәмам тынычланып калды. Алар шулай матур гына йөреп киттеләр. Яңа елны Мәдинә белән Гомәр бергә каршыларга сөйләштеләр. Гомәр авылга кайтачагын әйтте. Мәдинә яңа күлмәк алды. 31 декабрьгә каршы төндә ул төштә җиде яшендә чирләп үлеп киткән игезәге Мадъярны күрде. Игезәге аңа кайвакытта, шулай төшенә кереп, булачак хәлләрне кисәтә иде. Бу юлы Мадъярның күлмәге пычранып, ертылып беткән, "барма бәйрәмгә" дип, тыпырчына-тыпырчына елый. Мәдинәнең шуннан йокысы йокы булмады. Җитмәсә, иртән Гомәрдән телеграмма килеп төште, "кайтмыйм, көтмә" дип язылган иде анда. Бернинди аңлатусыз. Мәдинәгә бу бик сәер тоелды, Гомәргә бер да охшамаган, ул әйткән сүзендә тора торган кеше бит. Эше килеп чыккандыр дип, үзен тынычландырырга тырышты кыз. Яңа елны Зәйтүнә апасы белән каршыларга булдылар. 31 декабрьдә кичкә таба эштән кайтышлый юлында Фәрит очрады. Бәйрәм белән котлады, кәефе шәп иде егетнең. Бәйрәмгә Гомәрнең кайта алмаганын белгәч, Мәдинәне кызгангандай: – Без, авыл яшьләре, бергә җыелабыз, син дә безнең белән булырсың, әбиләр белән утырырга җитешерсең әле, – дип куйды. Мәдинә рәхмәт әйтеп өйгә кереп китте.